ДӨНЬЯДАН РӘНҖЕП КИТӘБЕЗ

Сугыштан исән-сау кайтучыларга ниләр генә бирмәделәр. Инде оныклары фатир алды. Алучыны гаепләмим, бирсәләр кем дә алыр иде.
Гомерем буе әтине көтеп яшәдем. Кайтыр кебек иде. Күктән самолет очса, без – әтиләре кайтмаган балалар, аның артыннан чаба идек. «Әтине кайтар, әтине кайтар», – диеп такмаклый идек. Самолетлар да, поездлар да әтиләрне кайтармады.
Сугыштан кайтучылар, рәнҗемәгез, бар кешегә дә үлеп калырга димәгән. Тагын да күбрәк кеше исән-сау кайтса, яхшырак булыр иде.
бетте – әтиләр, абыйлар кайтты. Авыл икегә аерылды. Кайтучылар матур өйләр салдылар, балалар үстерделәр. Аларның өйләре гөрләп торды. Хәзер дә аларны бик кайгырталар.
Безнең гаиләдән 5 кеше сугыштан кайтмады. Миңа хәзер 73 яшь. Шушы яшемә җитеп безгә бер машина утын китерделәр, кайсы ел икәнен хәтерләмим инде. Ул безнең шатланулар, хәзер машина бирсәләр дә шулкадәр шатланмаслар. Без ул вакытта утынга бик интектек шул. Әтиле кешеләр, өмә ясап, ат белән утын ташыды. Ул вакытта әтисезләрнең гаиләсенә утын кайтарыйк дигән кеше булмады. Әллә ул үлеп калучылар берәр кая киттеләр генә микән дигән уйлар да бар. Онытмаслар иде аларны үлеп калган булсалар.
Язып кына бетерә торган түгел ул вакытларны. Бик кыерсыттылар безне. Дүрт тәрәзәле мунча кебек өйләрдә яшәдек, ә әтиле кешеләрнең өйләре матур, зур иде. Хәзер генә фатир алу өчен өй почмакларын сүтеп, начарайтып күрсәтүчеләр булды. Барын да халык күреп тора, нишләтәсең. Көчленеке замана.
Хәзер өйләребез җылы, газ кергән, пенсияне өйгә китереп бирәләр, Аллаһыга шөкер бүгенгесе. Тик без бу дөньядан рәнҗеп китәрбез инде.
Әлфия апагыз СӘЛӘХЕТДИНОВА.
Чирмешән районы, Түбән Чыгтай авылы.

Комментарии