«Безнең гәҗит»не Путин да укыган!

«БГ»тә (15 июнь, 2016 ел) Әлфия Фазлыеваның «Фәнни ачыш ясамаганнар фән эшлеклесе була аламы?» дигән язмасы басылган иде. Автор, белеме дә җитенкерәмәгән, күңеле белән ачыш ясарга һич омтылмаган, андый эш өчен бөтенләй сәләтсез булган кешеләр фән өлкәсенә тыкшынып, фәнне алга җибәрү урынына, аны артка сөйрәргә батырчылык итәләр…» – дип, урынлы борчылып язган.

Шул мәкаләне Путин укыган да, «Татарстанда шундый хәл булганда Русия Фәннәр академиясендә дә шулайдыр. Югыйсә соңгы вакытта фән өлкәсендә чит илләрдән артка кала башладык», – дип, Фәннәр академиясенә киткән. Мондагы хәлләр белән танышкач, хәйранга кала. Фәннәр академиясенә Дәүләт Думасы депутатлары, җитештерү сферасындагы зур җитәкчеләр, бер үк фамилиядәге кешеләр, ягъни нәселләре белән кереп тулганнар. Ә яшь галимнәргә урын юк. Шуңа күрә алар үзләренең талантларын эшкә җигү өчен кайсы Америкага, кайсы Кытайга китәргә мәҗбүр булган. Пыр туздыра боларны Путин: «Икенең берсен сайлагыз: йә Фәннәр академиясен, йә төп эш урыннарыгызны! Югыйсә, икесенең берсендә дә юньләп эшләмисез!» Бәлки, кем дә булса: ۫«Нишләп Путин «Безнең гәҗит»не укысын? Аның аңа гына үз башы да җитә», – дияр. Бәхәсләшмим, шулай икән, димәк, «Безнең гәҗит»нең хәбәрчеләре, журналистлары илбашы дәрәҗәсендә фикерли, дигән сүз. Бу «Безнең гәҗит»нең дәрәҗәсен арттыра гына.

Фәннәр академиясенә бер үк нәсел кешеләре кереп тулган кебек, ил буенча җитәкче оешмаларга да «бер команда» кешеләре кереп урнашты. Алар үзләре дә юньләп эшләми, эшләрдәй кешеләргә дә ирек бирми. Ә урыннарын бирү турында сүз дә юк. Андый җитәкчеләрдән котылып булмый, әле пенсиягә чыккач та 10 ел утыралар, әгәр коррупция белән килеп капмасалар… Илебезнең мантымавының төп сәбәпләреннән берсе, мөгаен, шушыдыр да. Чөнки җитәкче тели икән, һәрбер проблеманы хәл итә ала. Фәкать көчле рухлы, нык ихтыярлы, тырыш һәм игелекле җитәкчеләр генә үз дәүләтен, үз халкын мул тормышта яшәтә һәм бәхетле итә ала.

Ни кызганыч, бу яктан безнең ил электән үк бәхетсез булган, әйбәт патшаларга тиенмәгән.

Шулай да Путин бу өлкәдә шактый эш башкарды. Дагыстандагы җитәкчеләр командасы алыштырылган кебек, губернаторлар, министрлар, район хакимияте башлыклары алыштырылып, алар урынына эшлекле җитәкчеләр куелды. Димәк, боз кузгалыр алдында. Ә моның инициаторы «БГ» булды. Әйтеп карасыннар: «Путин «Безнең гәҗит»не укымый», – дип!

Киләчәктә дә «БГ»тә президентлар һәм югары җитәкчеләр укырлык мәкаләләр басылуын телим. Бу батыр гәҗиткә һәм аның күптөрле проблемаларны уңай хәл итү өчен бөтен республиканы айкап йөрүче кыю йөрәкле журналистларына уңышлар телим.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии