Картлар йортына китәр идем…

Телевизордан турында бер тапшыру күрсәттеләр. «Кызым тукмады, беркемгә кирәгем калмагач, бирегә килдем», – дип бер ханым да сөйләп алды. Ул интернатка кемнәрне алалар икән? Мин дә барыр идем…

Заманында өч ул үстердем. Дөрес, ир белән. Ир дисәң, исең китәр инде. Гомер буе эчте, кайгысы булмады. «Аерылу – оят», – ди иде әни мәрхүм. Әле шуның өстенә башка хатыннар белән дә чуалды. Олыгая төшкәч, түзмәдем. Безне калдырып чыгарга куштым. Хәзер ул бер хатын белән яши.

Балаларга да кирәк түгелмен. Килеп хәлемне белүче юк. Өч бүлмәле фатирда ялгызым яшәп ятам. Бер улым мин яшәгән йортның икенче подъездында гына тора, икенчесе дә ерак түгел. Өченчесе – Октябрьск шәһәрендә. Оныкларым да алтау. Аларның да кергәне юк. Шуңа да картлар йортына китәсем килә. Фатирыма да түли алмыйм. Бурычым 83 мең сумга җыелды. Эшләгәндә хезмәт хакым аз булса, хәзер бар пенсиямне биреп бетереп барсаң гына. Аннан ничек җан асрарга?! 27 ел кирпеч заводында эшләп фатирлы булган идем, интегеп яшәргә язган икән. Ирем киткәч, алты ел буе бәрәңге дә ипи, сөт һәм көнбагыш мае гына алып яшәдем. Хәзер токмач белән шулпага сөяклек булса да алам инде. Үземә 55 яшь кенә булса да, исәнлегем дә чамалы. Ул интернатның кайда икәнлеген беләсем килә. Адресын яза алмассыз микән? Китәр идем мин анда. Пенсиям хөкүмәткә булса да ризамын. Бәлки, анда берәр эше дә булыр. Анысына да риза. Тик кеше арасы гына булсын…

Сәвия ГӘРӘЕВА.

Баулы районы, Алаба Күл авылы.

Редакциядән. Хөрмәтле Сәвия апа, төшенкелеккә бирелеп, шундый начар уйларны башыгызга кертмәгез әле. Картлар йорты турында уйлаганчы, бәлеш пешереп, улларыгызны кунакка чакырып, бар проблемаларыгызны уртага салып сөйләшеп карарсыз, бәлки?! Аңламый калмаслар. Йомшаграк булсагыз, аларга шалтыратып, үз яныгызга чакырып торсагыз, һичшиксез, сезнең фатирга эзләрен суытмаслар дип ышанасы килә. Ана күңеле балада булса да, бала күңеле далада шул. Бик күп әти-әниләр балаларының бер җылы сүзенә, якты карашына тилмереп яши. Шул ук вакытта бик күп аналар исерек улы, ире янәшәсендә газап чигә, төрле кимсетелүләргә дучар булып гомер итә. Ничек кенә булмасын, картлар йорты турында авыз да ачмый. Киресенчә, шул газаплы тормышына ябышып ята. Сезнең тормышның да уңай моментлары бардыр. Тынычлыкта яшәвегез – үзе үк зур байлык. Әгәр, катгый бер карарга килеп, картлар йортына урнашу турында хәл итәсез икән, башта җирле үзидарәгә кереп яки үз районыгызның социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә барып карагыз. Анда сезгә бар шартларны да аңлатырлар. Балалары булган өлкән яшьтәге кешеләрне картлар йортына урнаштырган очракта, пенсия күләме кечкенә булса, балаларыгыз да сезнең тәрбия өчен акча түләргә мәҗбүр булачак. Ни генә булмасын, улларыгыз белән киңәшләшегез әле. Картлар йортына китәр идем... , 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии