«Быел илдә ковидтан үлүчеләр саны 250 мең тирәсе булырга мөмкин…»

«Быел илдә ковидтан үлүчеләр саны 250 мең тирәсе булырга мөмкин…»

«Коронавирус чынлап та бар һәм ул шактый куркыныч чир!» Бу авыруны үз башыннан кичергәннәр, тагын да аянычлырагы – аның нәтиҗәсендә якыннарын соңгы юлга озатканнар, бер тавыштан, әнә шулай дип кычкырганда, әле һаман да чирнең куркынычлыгына җитди карамаучылар табылып тора. Җәмәгать урыннарында битлексез йөрүчеләр ачык мисал моңа. COVID-19 га җиңел карашта булып, күпләр бернинди саклану чараларын кулланмыйлар. Тик, юкка! Чир бик мәкерле һәм аның зыяны да шактый зур икәнлеген көндәлек тормыш дәлилләп тора бит. Дөрес, рәсми статистикага карасаң, бездә әле хәл башка чит илләрдәге кебек үк куркыныч түгел, дигән фикер туа анысы. Ә чынбарлыкта шулаймы соң?

«Юк, һич алай түгел! Бездә ковидка кагылышлы хәл ялганлап, «матурайтып» күрсәтелә!» – ди, Росстатның демографияне исәпләү бүлеге экс-киңәшчесе Алексей Ракша «БИЗНЕС Online» электрон гәҗитенә биргән интервьюсында.

Рәсми статистика буенча, март аеннан башлап 7нче декабрьгә чаклы вакыт аралыгында Русиядә коронавирустан 2 миллион 488 мең 912 кеше чирләгән. Аларның 43 мең 597се үлгән. Ә менә танылган статист һәм демограф Алексей Ракша фикеренчә, чынлыкта хәл күпкә катлаулырак:

– Бездә апрельдән алып ноябрьгә чаклы 230-250 мең тирәсе «артык үлем» очрагы килеп чыга. – ди Алексей Ракша. – Аның 80 проценты – ковид нәтиҗәсе дип карасак, 180-200 мең үлем була.

Алексей Ракша әлеге нәтиҗәне Росстат мәгълүматларына нигезләнеп ясый. «Мин генә түгел, демографлар, эпидемиологлар һәм башка белгечләр дә шул фикердә: пандемиянең катлаулылыгын дөрес бәяләү өчен «артык үлем» исәбенә игътибар итәргә кирәк», – ди ул. Ягъни, узган елга караганда быел үлем очрагы ничаклыга күбрәк теркәлгәнне исәпләргә.

Статистикалары ачык булган башка илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, артык үлемнең 80 проценты ковид нәтиҗәсе икән.

Әлбәттә, урынлы сорау туа: нигә рәсми мәгълүматларда үлем очраклары алай күп күрсәтелми соң? Алексей Ракша белдерүенчә, оператив штаб статистиканы ничек тели, шулай бозып бирә, ялган саннар белән тутыра икән. Аның «Стопкоронавирус.РФ» сайты да гел ялганнан тора, ди ул. Роспотребнадзор оешмасы мәгълүматларында да дөреслекнең аз булуын искәртә танылган статист һәм демограф.

– Төбәкләрдәге хәлне карасак, үлем очраклары иң югары булган өлкәне демографлар кыскартып ДИЧ дип атыйлар, – ди Алексей Ракша. – Бу – Дагестан, Ингушетия, Чечня. «Артык үлем» исәбе буенча нәтиҗә ясаганда, иң зур зыян күрүчеләр шул өч республика. Апрель аеннан аларда үлүчеләр саны гадәттәгедән берьярым тапкырга артты. Дөньяда рекордлы күрсәткечләр булмаса да, Латин Америкасы сыман, иң нык зыян күрүчеләр рәтендә бу төбәкләр.

Статист һәм демограф Алексей Ракша ил күләмендә ковидка бәйле хәлне анализлап, тетрәндергеч нәтиҗәләр ясаган:

– Минем исәпләүләр буенча, 2020нче елда илдәге халык 610-680 мең кешегә табигый рәвештә кимер, – ди ул. – Бу бик зур сан. Башка еллар белән чагыштырганда, үлем очрагы 300 мең тирәсенә артыр. Аның 250 меңе – ковид нәтиҗәсендә.

Коточкыч саннар бит, җәмәгать! Инде коронавирус дигән афәткә ничек җиңел карамак кирәк? Халыкны паникага бирелдертү өчен язмыйм бу сүзләрне. Ә чирне таратмауга һәм саклану чараларын күрүгә җаваплылыкны арттыру өчен искәртәм.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии