«Санкцияләр безне куркытмый»

«Санкцияләр безне куркытмый»

Үз көчеңә генә таянып та эшләп була – Казанда узган «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының рәсми булмаган төп шигаре бу. 23 чит илдән һәм Русиянең 52 төбәгеннән җыелган 600 делегат әлеге фикерне төрлечә дәлилләргә тырышты.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» чарасы инде унынчы тапкыр уздырыла. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров билгеләп үткәнчә, алар милләтне саклап калу эшенә эшмәкәрләрне җәлеп итәргә тырыша. Шуңа күрә форумга нәкъ менә татар эшмәкәрләре чакырыла да. Татарлар кая гына сибелеп яшәми дә, нәрсә белән генә шөгыльләнми. Күпчелеген урыслар һәм башка милләтләр тәшкил иткән шәһәрләрдә дә югалып калмыйлар, үз эшләрен булдырып, дан казаналар. Менә шундыйларны үз кесәсенә генә эшләтмичә, Татарстан казнасына да ярдәм итү чарасын табарга кирәк, дип кодалау иде форумның төп максаты.

РЕКЛАМА ҖИТМИ

Мондый очрашулар вакытында, гадәттә, күргәзмәләр оештырыла. Һәм күрәсең: Татарстанда нәрсә генә җитештерелми икән бит! Чәе, балы, казылыгы, туны-читеге, кәгазе-каләме һ.б. Мондый күргәзмә оештырылмаса, күбесе турында белми дә каласы икәнбез. Әйтик, Татарстанның үзендә дә күпләп бал җитештерелүгә карамастан, Башкортстанныкы күбрәк мактала, аны сораучы да күбрәк. Ни өчен шулай, дип, бал сатып торучы абыйлы-энеле Бариевларга мөрәҗәгать иттем. Алар Кукмарадан килгән. «Казан балы», «Татар балы» дип язылган бал савытлары әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп тора. «Башкортлар безгә караганда өлгеррәк, үзләренең әйберләрен күрсәтә, мактый белә. Чынлыкта, безнең татар балы аларныкына караганда файдалырак та әле. Аларныкы чиста юкә балы гына, ә безнеке бөтен урман чәчкәләреннән җыелган. Без эшләгәнебезне күрсәтә генә белмибез, реклама җитми», – дип сөйләде Дамир һәм Таһир Бариевлар.

Казылык сатып торучы Ләйлә Сөләйманова яныннан кеше өзелеп тормады. Ләйлә ханым белән ире Али әфәнде Түбән Новгородтан. Казылык ясау эшен башлап җибәргәннән соң, үз товарларын «Бәхетле»гә тәкъдим итәләр. Шулай итеп әкренләп эш җайлана, заказлар керә башлый. Көннәрдән бер көнне Али әфәнде: «Әйдә, карчык, булган әйберебезне сатыйк та Татарстанга күченик», – ди. 2007нче елны Яшел Үзәнгә кайтып төпләнә Сөләймановлар. Атларны үзләре дә асрый, әзер итне сатып та алалар. «Сөләйман» дип аталган казылык Красноярск краена хәтле тарала. Быел хәтта күпләп сатып алып, Мәккәгә алып китүче дә булган.

«НИЗАГ ОЗАККА БАРМАС»

Әле октябрь ахырында гына Рөстәм Миңнеханов «төп стратегик партнерыбыз» дип таныган ил – Татарстандагы барлык инвестицияләрнең дүрттән бер өлешен кертүче Төркия турында форумда бер сүз дә булмады. Хәтта катнашучыларны атап киткәндә дә төрекләр хакында дипломатик рәвештә дәшми калдылар. Шул ук вакытта оештыручылар, форумда Төркиядән биш-алты вәкил бар, дип белдерде. Шуларның берсе – Яшәр әфәнде Байтак белән әңгәмә кордык. «Мин үзем Төркиядән булсам да, тамырларымның Татарстаннан булуы белән горурланып яшим. Истанбулда стоматология клиникам бар. Татарстанда да теш дәвалау үзәге ачасым килә, узган ел Президентыгыз белән дә сөйләшкән идек. Хәзер җир алу турында килешүләр алып барам», – дип сөйләде ул. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр бозылу сәбәпле, кайбер иптәшләренең форумга килә алмый калуын да әйтте. «Безнең уртак эшләребез күп, шуңа күрә бу низаг озакка бармас дип уйлыйм», – дигән өметтә икән Яшәр әфәнде.

ЭЧКЕ ТУРИЗМНЫ ҮСТЕРӘЛӘР

Чит илләргә юл ябылуның, долларның бәясе артуның файдалы ягы да бар: эчке туризм үсә. Менә Татарстан да шул юнәлеш буенча җиң сызганып эшләргә җыена. ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдергәнчә, дүрт төрле туристик проектны аякка бастыру каралган. Беренчесе күпләргә билгеле Болгар шәһәрчеген торгызуны, анда күпләп туристлар китертүне дәвам итү булса, калган проектлар әлегә кәгазьдә генә. Мәсәлән, Казаннан ерак түгел Идел буенда «Нариман» дип аталган ял базасы булдыру күздә тотыла. Кама Тамагы районында балык тотарга яратучылар өчен махсус зона булдырмакчылар. Ә Балык Бистәсендә гаилә белән ял итү урыны оештырырга телиләр. Болар барысы да югары дәрәҗәдә, Европа стандартларына туры китереп эшләнеләчәк, әлбәттә. Ял итү базасы булдыру проблема түгел, менә Татарстанда диңгез генә ясый алмаслар. Ә диңгез тәмен бер татып караган кеше аны Камада балык тотып ял итүгә алыштырырга риза булырмы икән соң?

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии