- 12.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстан Президенты Р. Н. Миңнехановка,
Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшингә
Ачык хат
2015нче елның сентябрендә күренекле татар язучысы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, 1976нчы елдан бирле СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи бүләкләре лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләте алдында зур казанышлар өчен» медале белән бүләкләнгән, Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Айдар Хәлимгә каршы җинаять эше ачылды.
А. Хәлимне РФ Җинаять Кодексының 282нче маддәсе, 1нче бүлеге буенча, милләтара низаг чыгаруда гаеплиләр.
А. Хәлимнең бай әдәби мирасы, журналист, иҗтимагый эшчәнлеге, аның халыкка, Ватанга 50 ел дәверендә фидакарь хезмәт итүенең дәлиле булып тора. Аның хисле чыгышларында җинаять эзләү, аның фатирында тентү үткәрү бөтен дөньяда билгеле булган, атаклы татар язучысын, иҗтимагый эшлеклесен канунсыз эзәрлекләүне күрсәтә.
Бу хатны имзалаучылар Сездән татар иҗади интеллигенциясен чираттагы эзәрлекләү шаукымына юл куймаска сорыйлар.
Җәләлов А. А. биология фәннәре докторы, профессор, Дәүләт премиясе лауреаты, Таһиров И. Р. академик, КФУ профессоры, Хәкимов Р. С. академик, Тарих институты директоры, Сафиуллин Ф. Ш. Русия Дәүләт Думасының, Татарстан Дәүләт Шурасының элекке депутаты, Фәйзуллин Р. А. Татарстанның халык шагыйре, Гәрәй Рәхим Татарстанның халык шагыйре, һ.б.лар. Барлыгы 93 имза.
Комментарии