- 12.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мин үземне гади кеше дип саныйм. Шулай да Тукайның «Ник болай соң без? Без дә Хакның бәндәсе», дигән сүзләре мине гомерем буена борчып торды. Әле дә борчый.
Татар халкының теле, дине изелү белән беркайчан да күңелем килешмәде. Студент чакларымда да моңа булдыра алганча каршы тордым. «Чаплашка» дип мыскылласалар, әле аңлы рәвештә җавап бирә алмый идем, ләкин татарлыгымны тирән тоя идем. Һәм, бер чарасыз булган хәлдә, йодрыгымны төйнәп, мине мыскыл итүчеләргә ташлана идем. Төрле вакытлар булды: канга батырып кыйнадылар да, үзем дә бер-икесен типкәләдем. Ләкин моның әллә ни нәтиҗәсе генә юк иде. Башка юлы бардыр, дигән уй ул вакытта башыма килмәде. Империя безне шулкадәр зомбилаштырган, маңкортлаштырган иде.
Тора-бара халкымның үткәне, тарихы белән кызыксына башладым. Бер танышым миңа теткәләнеп беткән кулъязма бирде. «Русларның Казанны алуы» дип атала иде ул. Бу китап мине нык тетрәндерде. Йодрыклар белән генә халкымның хәлен үзгәртеп булмасын аңладым. 90нчы елларда мин дә милли хәрәкәткә килдем. Ул вакыйгаларның үзәгендә кайнадым. Татар халкы, теле өчен борчылып язган мәкаләләрем төрле газеталарда басылды. Әллә ни эшләр майтара алмасам да, язганнарым кемне булса да уйландырса, мин бик канәгать. Бүген дә татар халкына тугры хезмәт итүче «Безнең гәҗит»кә язгалап торам. Милләтемнең якты киләчәге өчен өметемне өзмим. Ул коллык богауларын бер көн салып ташлап, ирекле яшәр. Мин моңа чын күңелемнән ышанам.
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии