- 12.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Чаллыга баргач, сүз иярә сүз чыгып, газета хәбәрчесе (әле мин актив та түгел!) булуымны белеп алдылар. Бер дә күрмәгән кешеләрнең күптәнге танышлары итеп кабул итүләре әллә ничек уңайсыз булып китте диимме – ни әйтергә белмәгәннән, уйланмаган сүз әйтеп ташладым: «И-и, монда да укыйлармыни әле, язмаларымны?»
«Укып кына калу түгел, телевизордагы сериал артистлары белән яшәгән кебек, гәҗиттә язылган хәлләргә сөенеп тә, көенеп тә яшәп ятыш безнең, кызым!» – диде, өлкән яшьтәге бер апа. Баштагы көтелмәгән сүздән каушап калсам, монысына аптырап ук киттем. Һәр әйткән сүз – аткан ук, ләбаса. Хәер, кешегә яла яккан, начар сүз язган юк. Вакыйгаларны гел яхшыга борасы килә, тормышны ямьлисе, пычрагыннан арындырасы килә… Чынлап та, бу апа әйткәнчә, газеталарда чыккан мәкаләләрдә тасвирланган кеше язмышларына, вакыйгаларга битараф булмаганнар бар. Мондыйлар, гәҗиттәге сурәткә, я булмаса, бастырылган исеменә карап, яшәгән җиреннән торып кына аларның борчуын уртаклашалар, яхшы теләк телиләр. Ә «БГ» журналистлары әр-хур ишетеп, шул вакыйгаларда зыян күргәннәргә, ачы язмыш сынавы каршында ялгыз калганнарга ярдәмгә баралар. Ә шул ук вакытта, үзара ярдәмләшеп, аралашып яшәгән кешеләр, берәр хәл килеп чыкса, берни күрмәгән, берни белмәгән булып кылана. Мин үзем кеше хәленә бик тирән керәм (әйтерсең, үземнеке үземә җитмәгән!), чөнки игътибарсыз кала алмыйм, хәтта үземә битараф булганнарга да…
Ахырзаман галәмәтләре сәхифәсендәге «Җитәкченең үченнән саклан!»(№35, 4 сентябрь, 2013 ел)мәкаләсе басылганга айлап вакыт үтте, ә мин Мулланур абый белән Тәнзилә апа килешә алдылар микән дип, уйлап йөрим. Оныткан булсагыз, мәкаләдә, ир кешенең сәхнәдә йөргән хатын-кызны аягыннан тартып егып имгәтүе һәм миңа иң тәэсир иткәне – шуны күргән ничә пар күзнең күреп тә «күрмәүләре» турында язылган иде. Чын дөреслекне яшерүгә корылган бу вакыйганың асылы – кемгәдер ярашу, шулай ук курку да…
Ахырзаман галәмәтләре – кешеләрнең бер-берсенә булган мөгәлләмәләрен «күрмичә-дәшмичә» калу сәбәпле барлыкка килә диясем килә минем. Тәртипсезлекнең йөгәне юк: берсе шома гына үтеп китсә, икенче юлы да шулай үтеп китәчәк. Бу юлы дәшмәгән халык, икенчесендә дә «күз йомачак». Ләкин, шунысы да бар: дүрт аяклы ат та абына, диләр. Эмоциональ кешеләр артык кызып киткәндә ялгыш адым ясарга мөмкиннәр. Ничек кенә булмасын, камил акыллы кеше «суынгач» ялгышын аңлый. Һичшиксез, гафу итү-итмәвенә карамастан, гафу үтенә белергә тиешбез. Тоткан дәрәҗәгә, «югарыдагы» туганга ышыклансаң, вакыйга тагын да катлаулана гына ул! Күпме гөнаһ, күпме рәнҗеш… Берсе дә җир өстендә ятмый. Һәр нәрсәнең үз урыны бар!..
Өлкәннәргә җәмәгатьчел эшләрне калдырып ял итү мәслихәт. 70тән узган кешенең нервлары какшавы, гаҗәп тә, гаеп тә түгел. Тормышта ни булмас, ләкин кылган гамәлгә җавап бирү кирәк. Чын ир кеше хатын-кыз белән булышмый да. Әйткәләшүдә җиңелеп каласы килмәсә, ир кешегә бер сүгенеп чыгып китү дә ирләрчә була, ичмасам. Сүгенмәскә закон бар-барын, аннан ука коелмый – кеше имгәтүгә тиң түгел ләбаса.
Күп кенә ирләр, ачы телле хатыннарга түзә алмыйча, кул күтәрүгә баралар. Халкыбызның тел байлыгы чиксез: мәкаль- әйтемнәрдән генә дә никадәр яхшы киңәш-табыш алырга мөмкин. «Кул ярасы төзәлер, сүз ярасы төзәлмәс», – ди. Моны – белгәне бар, белмәгәне бар. Ә белергә теләмәгәне бик күп! Ызгышлар – алар талашырга яратучыларга (алар аннан яшәү көче, адреналин ала!) үзен күрсәтергә, фикерен җиткезергә иң кулай урын, менә дигән форсат. Кайчак, үткән вакыйгаларны үз файдасына борганнарга һәм сөйләнгән сүзләрдән гаеп, кер эзләүчеләргә: «Алай түгел, болай гынадыр ул…», – дип, яхшы мәгънә салырга тырышам, бер дә курыкмыйча, хупламавымны белдерәм. Игътибар иткәнегез бармы? Хупламасаң, андыйларга сүз барышы ошамый. Кикрикләре бик тиз шиңә! Көр күңеленә канат куеп, биеклеккә күтәрелгән «киерелгән түш» кәефсезләнеп, кешеләр янына – җиргә төшә. Әлбәттә, кәефе кырыла. Ә без, хуплыйбыз шул. Рәхәтләнеп кешене, аның гамәлен кушылып тикшерәбез. Гаеплибез. Аферистлар көчле интуицияле була – башкаларның сүзен «егып салып», үз сүзләрен өскә чыгаралар. Андыйлар кеше сүзен тыңламый, киңәшкә колак салмый, үз фикерен генә алга сөрә. Әйтеп тә, кеше пычрата икән, китеп барыгыз яннарыннан… Гайбәткә катнашмасаң да, тыңлап тору да – гөнаһ. Ызгыш-талаш сөюче кеше, әгәр тыңлаучы, «әйе» дип хуплаучы булмаса, күккә карап дуласын мыни?! Бер акыл иясенең сүзләре һәрчак күңелемдә йөри. Татарча тәрҗемәсе алай тәэсирле түгел. Шуңа күрә, күңелемдә ничек сакланса, шулай – үзгәртүсез язам: «Никогда не спорьте с идиотами. Вы опуститесь до их уровня, где они вас задавят своим опытом». Бик акыллы сүзләр, шулай бит?! Ызгыш-талаш сөючеләр белән булышмыйм, ызгышмыйм. Үзем, фәкать үзем булып калам. Авыл җирлекләрендә һәрберебезнең кем икәнебезне беләләр. Үзеңне нинди генә кабыкка төрсәң дә, үзагач күренә инде ул! Үз сүзеңне өскә чыгарып кына дөреслеккә ышандырам димә. Татарда да бар андыйларга әйтем: «Тинтәк җиңдем дигән, акыллы юл куйдым дигән». Кул көче белән дә, әрләшеп тә җиңүче булып булмый. Сабырлык, тәкъвалык җиңә.
Бу вакыйгада чит кеше булсам да, тагын шул турыда үз фикеремне җиткерәсем килә. Эшен җиренә җиткереп эшләгән, атказанган исемгә лаек булырдай хезмәткәрне эшеннән чыгаруны бары – Аллаһы Тәгаләнең барын белмәгән һәм белергә дә теләмәгән, пычрак күңелле кеше генә башкара ала. «Үзенеке – үзенә кайтсын!» диясе килә. Ә нигә әйтмәскә, әллә үз гамәлләренә үзләре лаек түгелме, андыйлар?! Тагын шунысын яхшы беләм: үзэшчән сәнгать осталарының күзләре начар күргән очракта да, күңел күзләре бик яхшы күрүчән була. Ә Күзкәйдә һәр икесе дә күрмәс булган… Гадәттә, без – кешеләр, зыянлы, мәкерле кешеләрнең начар гамәлләрен «күрмибез». Шулай, үз-үзебезне нәкъ Т. Шәйхнурова тарыган ситуацияләрдән «страховкалап» куябыз. Ә нәтиҗәдә агрессив, начар күңелле кешеләр «чәчәк аталар», яңадан-яңа начарлыкларга «бөреләнәләр». Җәмгыять үсеше турында сүз дә була алмый бу очракта. Пычрак гамәлләр бетми торып, кешелек дәрәҗәсе дә күтәрелмәс. Ялганны – ялган, хакны – хак итеп күрсәтмибез, яраклашабыз гына бит, җәмәгать! Гаделлекне табарга, ялганны ачарга тырышып, яклауга мохтаҗларга ярдәмгә, ил буйлап «БГ» журналистлары гына йөриләр кебек тоела. Кайсы гәҗиттә татар кешесен яклаганнары бар икән?! «Кыйблабызны табышырга ярдәм ит», дип эшчәнлекләренә шигарь «күтәргәннәрдә» әле бер районда хакимият белән халык арасында туган аңлашылмаучанлыкны һәр ике якка аңлаталар, әле икенче районда мәдәният өлкәсендә булган вакыйгада зыян күрүчене яклыйлар, йә мәдәниятен күтәрәселәре килә. Кызганам мин сезне, хөрмәтле журналистлар! Көчлеләрне кызганмыйлар кызгануын, ләкин… Йөзләгән чакрым ераклыклар аша кеше гозерен үтәргә киләсез. Үткән вакыйгаларга сезгә ачыклык кертергә булышу түгел, зыян күргән, ярдәмгә мохтаҗ авылдашына да булышырга теләмиләр. Кыйбланың кай якта булуы дөньяви эшләр белән аң томаланганда, дәрәҗәлерәк кеше белән мөгамәләне саклап калырга теләгәндә – кай якта булса да барыбер. Кыйбла тарафлары, начар гамәлләребезгә Ходайдан зур сынаулар килгәч кенә искә төшә… Һәр җирдә шулай. Һәркем үзен генә кайгырта, ярдәм сораганнарга битараф. Дөнья түгәрәк, көннәрдән бер көн ярдәм үзеңә кирәк булачак! Үзеңә кирәктә, башкаларның сиңа битарафлыгы, һай үзәкне өзә… Сынаганым бар – тавыш-гауганы тормышны бер яклы гына аңлаган надан-аферистлар, башкалардан өстен карашлы, үз-үзен генә зурлаучы кешеләр тудыра. Ялгыш фикер йөртүләрен тыныч кына аңлатып карарга кирәк иде аларга. Җитәкчеме ул, гади кешеме – куштанланып, анда булган усаллыкны камилләштерәбез генә. Үз фикереңне белдермичә, беркайда да проблема хәл ителми. Яраклашсаң, бер яклы гына хәл ителә. Ләкин синең файдага түгел!
…Тукай бездән ерак, шулай да, Тәнзилә ханымның кичерешләре күңелемә бик якын тоелды. Шуңа күрә, бу ызгышта рәнҗетелгән Тәнзилә ханымнан, соң булса да гаепләрен аңлап гафу үтенерләр, шулай булса, күңел ярасы аз булса да төзәлер дигән уйлар йөртәм .
Гүзәл ГАЛЛӘМОВА.
Лаеш районы, Имәнкискә авылы.
Куркак «КЫЗЛАР», хатлар язмагыз!
Тукай районындагы китапханәче белән депутат арасындагы низаг буенча кайтавазлар күп булса да, шушы язманы гына бастырып, бу эшкә нокта куярга булдык. Иске Дөрештәге хәлләргә дә бу санда нокта куеп бетерергә исәпләсәк тә, эшләр алай җиңел генә булмый икән әле. «Тукай батырының кулын кем кашыр?»(№28, 17 июль, 2013 ел) язмасына кайтаваз итеп, интернеттан «Тукай батырының кулын барыбыз да кашыр» дигән язма килеп төште. Аны, имеш, авыл халкы исеменнән, Иске Дөрештән Фәридә Сәгыйдуллина исемле хатын язган икән.
Язманың ахыры бөтенләй аяктан ега торган: «Сүзебезне тәмамлап шуны әйтәсебез килә: Г. А.Чабатова һәм шушы мәкаләне язган Эльвира Фатыйхова «Безнен гәҗит» аркылы Р.М.Дусадбековтан гафу үтенсен, барлык авыл халкы шуны көтеп кала».
Андый кайтавазларны күргән һәм инде бер тапкыр авызым пешкән кеше буларак, бу хатынга шалтыратып, кайтавазны ул язганмы-юкмы икәнен ачыкларга булдым. Шул көннәрдә кабат Тукай районына барасым булып, әле хәтта аның өенә дә кереп чыктым. Сүз уңаеннан әйтим, мин кабат-кабат сүгеп язган Сарман борылышында бу юлы юл төзү эшләре бара иде. Яңгыр явып тора, юл салалар! Ярар, киләсе көзгә кадәр генә булса да юл булыр бәлки, иң мөһиме – салсыннар!
Фәридә ападан ул хат хакында сорагач: «Юк, мин язмадым аны! Аны язып җибәргәч кенә кызлар миңа укыттылар», – диде Фәридә ханым. «Кызлар»ның гына кем икәнен әйтергә теләмәде. Ноутбугым да үзем белән булгач, аңа әлеге язманы тагын бер кат укып чыгарга киңәш иттем.
– Укыйм шул! Алайса, әнә, Гөлсинәне яклап язган хаты өчен Янирә Фәйрүзне судка биргән дип ишеттем! Мине дә судка бирмәсеннәр, – диде ул.
Укып чыккач та, язмадагы байтак урыннар белән килешмәвен белдерде Фәридә апа. Ул язмада авыл кешеләренең имзалары да тормагач, аны авыл халкы исеменнән биреп булмавы көн кебек ачык иде. Бигрәк тә ниндидер кызлар да язгач, Фәридә апа килешмәгән урыннар да булгач, аны газетага урнаштыруның мәгънәсен күрмим. Һәм… Хөрмәтле «КЫЗЛАР»! Әйдәгез хатларны үз исемегез белән языгыз яме, ә клубта эшләүче техник хезмәткәрләр исеменнән түгел!
Сезнең белән кабат күрешүләрне өмет итеп,
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
P.S. Фәйрүзә апага килгәндә, аның рөхсәте белән, бу судта мин дә катнашыр идем. Бу арада әле анда башка судлар да бара, аларның да ахырына якынлашканын көткән мәлем.

Комментарии