ҮСЕП ҖИТКӘЧ, НИ ДИЯРЛӘР?

Бөтен буйлап, җиң сызганып мәктәпләрне яба башладылар. Бу хәлләргә мин дә үз фикеремне язарга булдым. Авылларны бетерергә дигән сәясәт бара бездә. Иң беренче өлкән яшьтәгеләр дәваланып гомерләрен озынайтмасыннар дип, хастаханәләрне яптылар. Аннан колхозларны бетерү эшенә керештеләр. Булганны як-якка таратып, анысын да башкарып чыктылар. Аннан чират мәдәният йорты белән китапханәгә җитте. Инде дә килеп, мәктәпләрне бетерү эшенә керештеләр. Картлар бетә бара, мәктәп белән колхоз да таратылгач, авылдан нәрсә кала? Баласын укытырга мәктәбе булмаган яшьләр нигә калсын инде авылда?! Авылны бетереп, түрә булган куштаннар, без җиңдек дип, «урра» кычкырачак. Булдырып эш күрсәтсәләр иде, бетереп түгел. Элек-электән эшләрен матур итеп алып барган тырыш кешеләрне кулак дип, сөргенгә сөргәннәр. Хәзер шуларның оныклары үсеп җитте. Кайсы түрә, кайсы депутат булды. Алар чит илдә капитал туплый. Халыкның ничек яшәгәнендә эше юк.

Элек хастаханәләрне, укытуны бушлай алып барырга акча җиткән. Ул вакытларда колхозда ике йомырка ким чыкса да, җавап тотканнар, ә хәзер миллион тонналап югалган ашлыкка җавап тотучы юк.

Нигәдер рус мәктәбен бетереп, татар мәктәбенә кушмыйлар, татар балаларын урыс яки чуаш мәктәбенә җибәрәләр. Путинның бер дин генә калырга тиеш дигән сәясәте бу.

Безне яклый алмагач, нигә безгә депутат сайлау? Сайлау алдыннан шул хакта уйланасы иде. Мәктәбе, колхозы беткән авылда урта буын бар бит әле. Аларны кая куярлар, нәрсә эшләтерләр икән? Калган кешеләрне атарга дисәләр дә, раслап тавыш бирер кайбер депутатларыбыз.

балаларының укуы түбән дигән сылтау табалар мәктәпләр япканда. М. Шәймиев тә, Р. Миңнеханов та – авылда укып чыгып шушы дәрәҗәгә ирешкән кешеләр. Хәзерге балалар мәктәптән мәктәпкә куып йөрткәннәрен онытмаячаклар бит. Укып кеше булырлар да, моның үчен алмаслар дип, кем әйтә ала?!

Әлфия апагыз МӨХӘММӘДИЯРОВА.

Биектау районы, Юртыш авылы.

ҮСЕП ҖИТКӘЧ, НИ ДИЯРЛӘР? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии