Сагындырды «Безнең гәҗит»

Быел җәйге ялыбызны гаилә белән бергәләшеп Кара диңгез буенда үткәрергә булдык. Юлга кузгалыр алдыннан, күзем өстәл өстендә яткан «Безнең гәҗит»кә төште. Диңгез буенда вакыт күп булыр әле, шунда укырмын дип, ике санын алып сумкама салып куйдым. Чыннан да укылды, кат-кат укый торгач, ятлап та бетердем бугай инде. Рәхмәт яусын «Безнең гәҗит»кә, турыдан туры эфирда телефон аша аралашканда яраткан, үз итеп бетергән журналистларымның тавышын ишеттерде. Өйгә кайткан җиремә почта тартмасында җыелып барган «Безнең гәҗит»ләрне һәм «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗит»ен күреп, сөенечтән күзләрем яшьләнде.

Чит җирләрдә йөргәндә, үзебезнең татар булуыбыз белән горурландык. Кем белән генә аралашсак та, шундый матур сөйләшәсез, кайсы милләттән, дип бик күпләр сорады. «Безнең гәҗит»не укыган кеше үз теленнән оялмас һәм үз телен онытмас!

Кулыма каләм алгач, шуны да әйтим әле, газетаны соңга калып китерүләре турында шактый ишетергә туры килә. Аларга киңәшем шул: үзегезнең почта бүлекчәсенә барыгыз яисә шалтыратыгыз! Бер генә мәртәбә түгел, вакытында китерә башлаганчы. Мин шулай эшләдем дә, берничә мәртәбә шалтыратканнан соң тавышымнан таный башладылар. Татарча белмәгән почта хезмәткәрен дә татарча матур итеп, «Безнең гәҗит» дип әйтергә өйрәттем. Язылгансыз икән, сорагыз, шалтыратыгыз!

Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,

Алабуга шәһәре

Комментарии