Кандидатлыкка кандидатлар

Кандидатлыкка кандидатлар

«Бердәм Русия» фиркасе ДәүДумага көзен депутатлар сайлату уңаеннан кандидатлыкка кандидатлар – праймериз (телеңне сындырырлык чит ил сүзе!) үткәрде. Шул вакытта берничә әйбер күзгә чалынды. Күрәсең, аны оештыручылар да, сайлау участоклары әгъзалары да, халык үзе дә бу «спектакль»ләргә чираттагы чаралар итеп карарга тәмам күнегеп бетте, ахры. Ни өчен дигәндә, бу праймеризларда үткән еллардагы кебек шау-шу, ыгы-зыгы, кандидатларның үзара ызгыш-талашы, бер-берсен «батыру», пычрату булмады, диярлек. Халык бераз аптырап калды, ничек инде ызгыш-талашсыз, гаугасыз булырга мөмкин, элек гел бер-берсен кимсетә, түбәнсетә, талашалар иде. Инде 25 еллап «сайлыйбыз», ә менә быел бу праймеризны күрми дә калдык, диярлек. Кандидатлар телестудияләрдә өч-дүрт, биш-алты кеше җыелып, «түгәрәк өстәл» артында, ызгышып-талашып булса да, үзара бәхәсләшә, программаларын җентекләп аңлаталар иде. Ә хәзер исә, бер-ике тапкыр 20-30 кандидатны берьюлы җыеп, аннан-моннан ике-өч минутлык сүз бирдерәләр дә, шуның белән вәссәлам.

Бардым мин ул праймеризга. Ничек бармыйсың инде рәхәт тормыш вәгъдә итүче кандидатлыкка кандидатлар сайларга? Тоттырдылар аяк чолгавы озынлыгындагы ике исемлек. Берсендә – унлап «Бердәм Русия» кандидатлары. Ни ишетеп, ни шәхсән күреп белмәгән кешеләр, диярлек. Арада тик министрлар, эре завод директоры хатыны, зур шәхси эшмәкәрләр, гомумән, бер генә гади эшче дә, крестьян да күренми. Икенчесендә кандидатлар тагын да күбрәк, 40тан артык. Халык ул аяк чолгавын ала, бер метрга якын кәгазьне тотып карый да аптырап кала. Ишетәм, кайберсе: «Шул кадәр күп болар, әйдә, кайсы туры килә, шуңа төртәм», – дип, кабинага кереп китә.

Тагын бер сәер хәл күзәтелә. Күзәтүчеләр бөтенләй күренми. Полиция бар, ә менә күзәтүчеләр юк инде. Бәлки башкаларында булгандыр, ә менә минем участокта юк, диләр. Димәк, кирәк дип тапмаганнар. Исемлекнең 40 кешелегендә өч-дүрт «эшсез» дигәннәре бар. Башта: «Менә Русиядә нинди демократия, хәтта эшсез кеше дә Думага сайлана ала!» – дигән уй килергә мөмкин. Аннан соң Думада бер генә эшченең дә, крестьянның да башка бер генә «гади» кешенең булмавын, анда бары тик банкирлар, олигархлар, министрлар, хакимият вәкилләре, зур завод директорлары, миллионерлар, череп баеган капиталистлар утыруын искә төшерәсең дә, тагын аптырашта каласың. Теге «эшсез» турында кызганып: «Кая бара бусы? Кем аны үткәрсен анда? Кемгә кирәк ул? Карга күзен карга чукымаган көтүгә кереп 500 мең сумны ай саен кесәсенә салып, түшәмгә төкереп ятарга кем ирек бирсен бу мескенгә? Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый дигәндәй, кемгә хаҗәт?! Русиядә 6 млн эшсез, барысы да Дума депутаты була аламы бу «демократия илендә»?

Тагын бер мәсьәлә: ни файда бу праймеризлардан? Халык акчасын икеләтә, ике мәртәбә туздырудамы? Ирексездән инде 90нчы елларда ук булган бер анекдот искә төшә. Ике сайлаучы сөйләшә. Берсе: «Нигә кирәк булды икән Ельцинны ике мәртәбә сайлау?» – дип сорый. Икенчесе: «Артык озын булганга, икегә бүлеп сайлаганнар, ахрысы», – дип җавабын биргән ди. Көл дә, ела да. Инде нинди эшләр майтарыр болар депутат булгач? Әлегә хәзергеләре хезмәт хакларын киметергә, кредит, ипотека процентларын арттырырга сәләтле икәнлекләрен генә күрсәттеләр. Ә, оныта язганмын, бәлки яңа депутатлар, аена 500 мең сум түгел, 600 мең яки 1 млн кирәк безгә, дигән закон чыгарырлар? Һәрхәлдә, бернинди яхшылыклар, җиңеллекләр булмастыр кебек.

P.S. Кандидатлар дигәннән, бер совхозда баш ветеринар булып эшләгәндә, миннән элгәре эшләп киткән курсташым Азат Закировның сүзләрен анекдот итеп сөйлиләр иде. Аның чорында фермада бик күп бозаулар үлә. Директор, бер идарә утырышында ачуланып: «Азат Харисович, соң ул бозаулар үлемен туктатырга кирәк бит инде!» – ди икән. Азат исә: «Нурулла Бәһрамович, үләселәре үлеп бетте, шулай да арада кандидатлар бар әле!» – дип җавап биргән. Ә бу очракта халык исәбенә тәмле ашап, эшләмичә рәхәт яшәргә теләүчеләр кимеми, киресенчә, күбәя генә бара.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии