- 12.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №32 (13 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
(ТРдагы ике дәүләт телендә)
Мөхтәрәм Президентыбыз!
Сезгә Казан шәһәренең Идел буе районындагы 18нче татар гимназиясенең әти-әниләре, балалары һәм шулай ук аны төрле елларда тәмамлаган укучылары белем йортыбызны яңа биналы итү мәсьәләсе хакында мөрәҗәгать итәләр.
Шуны җиткерәбез Сезгә: башлангыч сыйныфлардагы укучылар гыйлемнәрен элеккеге балалар бакчасы бинасында үзләштерә (Кол Гали урамы, 13а), 5-11нче сыйныфтагылар исә 42нче урта мәктәпнең сул як өлешендәге өченче катында белем ала (Габишев урамы, 27а).
Ашханә ике бинага уртак булганга күрә, тәнәфестә бер бинадан икенчесенә йөрергә дучар булалар. Спорт залы да заман ихтыяҗларына туры килми.
18нче гимназия – РФ Президентының мәгариф өлкәсендәге Гранты иясе (2006 ел). Яңа уку елында аның оешуына 15 ел тула (1999 ел). Рөстәм Нургалиевич! Без Сезнең ярдәмгә мохтаҗ!!! Балаларыбызны иркен, якты, уңайлы белем йортында укытасыбыз һәм гыйлем өстисебез килә. Без бит Татарстан башкаласында гомер итәбез һәм моңа тулысынча лаек! Үзегезне ноябрь аенда гимназиянең юбилеена чакырабыз. Катлаулы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын Сезгә!
Хөрмәт белән: Казан шәһәренең «18нче гимназия» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе ата-аналары, укучылары һәм төрле елларда тәмамлаучылар.
Июль, 2014 ел.
Адрес: 420110, а/я 230, Казан, Җиңү проспекты, 33-170, Рания Нәҗип кызы Садыйковага.
Комментарии