- 12.05.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №19 (10 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит»нең 13нче санында (28 март, 2018 ел) Фәнзилә Мостафинаның «Кояш» әле баерга җыенмый, «СОлНЦе» мәктәбе ничек яшәп ята?» дигән мәкаләсен укый башлагач, чын ир-атлар яуда сынала шул, дип уйлап куйдым. Бу турыда онытучыларның исләренә төшерәм: Татарстан мәктәпләренә саранчалар кебек ябырылып, прокуратура хезмәткәрләренең директорларга ясаган стратегик һөҗүмнәре турында сүз бара монда. Йөзләгән директор, мәгариф министрлыгында утырган курчак-түрәләр, Госдума кабул иткән кануннарны кабатлап язып утыручы халык ялчылары арасыннан ник берсе чыгып, РФ һәм ТР Конституцияләренең тупас рәвештә бозылуын искәртеп, дәлилләп маташсын?!
Татарстанлыларның Казанда Путин катнашында үткәрелгән киңәшмәдә татар теленең кыерсытылу фактларын аңлатырга, анда булган проблемаларны күтәрергә нинди мөмкинлеге булды. Кызганыч, бу форсаттан файдаланып калмадылар. Президент алдында баш иясе бар ич, калганын арткы планга да күчерергә мөмкин! Ләкин горурлыгын аяк астына салып таптамаган бер зат табылды. Кабатлап әйтәм, ул – бердәнбер гадел шәхес, безнең заманның чын герое. Татар милләтеннән булган түрәләребез, арт юлларыннан сулыш алып ятканда, ул нинди кыю адымга барды. Сүзнең кем турында барганын аңлагансыздыр инде. Әйе, бу –«СОлНЦе» мәктәбе җитәкчесе Павел Шмаков.
Павел Шмаков әле һаман да суд юлларын таптый икән. Аның гаебе – мәктәпнең ашханәсе һәм спортзалы булмау, имеш. Мэрия, башкарма комитетлар, түрәләр, мәгариф министрлыгы нәрсә карый? Менә кемнәрне җавапка тартырга кирәк. Хәер, бездә бит урысча әйткәндә, «гуманный суд». Алар Шмаковны милләтчелектә гаепләп, ябып куярлар иде – булып бетми, чөнки ул урыс милләтеннән.
Бу мәктәптә интернат чыгымнарын каплау өчен ата-аналар түләве бар. Элек ул мең сум булса, хәзер 1700 сум икән. Бу – рәсми сумма. Бернинди яшерен гамәлләр юк. Ә менә Рәшит Ваһапов урамында урнашкан 171нче номерлы мәктәптә ата-аналардан акчаны шантаж ысулы белән җыялар. Түләмисең икән, балаң «изгой» булачак, карашлар үзгәрәчәк. Бу ата-аналарга төрле юллар белән җиткерелә. Билгеле инде, протоколларсыз һәм приказсыз гына башкарыла. Мәсәлән, бер класска ремонт ясау өчен һәр бала башына ике мең сум бирәсе (әле ата-аналарның да шунда эшләячәген истә тотып). Шәһәр мәктәпләренең бер сыйныфында гына 28-32 бала. Шуннан сана – әйләнештә күпме акча! Бу кесә туплауның бердәнбер юлы түгел. 200 сумлык футболкаларны мәктәп аша 400 сумга саталар. Бертөрле форма булсын, имеш. Алмашка кирәк була, дип, икешәрне алырга кушалар. Ә аларга беркетелергә тиешле эмблема һәм логотипларны аерым суммага сатып аласы. Ә белем бирү? Ни кызганыч, анысы юк.
Миңа еш кына 2-3нче класс укучыларының программаларын, дәреслекләрен карарга туры килә. Искитмәле нәрсә бар анда! Йә Раббым, бу балаларга, ата-аналарына сабырлык бир! Класстан-класска күчермәс өчен дә ни генә кыландырмыйлар бит. Бу турыда завуч ачык рәвештә игълан иткән. Узган елларда бер бала суд аша 10нчыга барган, ләкин ноябрь аенда ук ташлап китәргә мәҗбүр булган. Тарта алмады, дип, ата-аналар җыелышында директор ачык текст белән мыскыллап халыкка җиткергән. Димәк, ул балага тарта алмаслык йөк асканнар. Бу инде «кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигән әйтемгә бик туры килә.
Андагы антисанитария – бәдрәфләренә дә аяк басарлык түгел. Гардеробларында киемнәр, шарфлар аяк астында аунап ята. Вакыт-вакыт кайбер явыз балалар элеп куйган киемнәргә кефир, сок сибеп йөри. Ә бит Казан шәһәрендәге СОлНЦе мәктәбендәге кебек тә эшләп була икән! 50гә якын укытучы бердәм булып үзләренең җитәкчеләрен – Павел Шмаковны яклап чыкты. Бу вакыйганы тарих битләренә алтын хәрефләр белән язып калдырырга кирәк. Уйлап карагыз, 156 укучының ата-анасы (бер ананы санамаганда), дәррәү булып, мондагы укыту системасын бертавыштан кабул иттеләр.
Павел әфәндегә судларда йөреп, җиңеп чыгар өчен бик яхшы адвокат кирәк. Ә яхшысы арзан бәяле булмас. Акчалата ярдәмнән тыш, башка чара калмый. Мин үзем дә пенсиямнән өлеш чыгарырга риза. Ләкин моны канун кысаларында эшләргә кирәк. Әй татар халкы! Павел Шмаков безнең өчен тормышын куркыныч астына куйды бит: төкермичә, намусына тугры калып. Аны аклау – безнең соңгы өметебезгә очкын салуга тиң.
«Безнең гәҗит»нең шушы ук санында «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә Яшел Үзән районы Күчәй авылыннан Гөлфирә Баһаветдинованың, Тукай премиясен – татарларны яклаучыларга, дигән сүзләре күңелемә май булып ятты, билләһи. Бик дөрес һәм вакытлы әйтелгән сүзләр. Чыннан да, бу бүләккә Фәүзия Бәйрәмова да, Павел Шмаков та лаеклы шәхесләр. Югыйсә, бөек Тукаебыз исеме белән ничек алыш-биреш уеннары уйнап яталар. «Таттелеком» оешмасын да бу премияне алырга кандидат итеп теркәгәннәр икән! Алар – чиркәү салучылар бит! Мондый бөек эшне эзсез калдырсалар, җир йотар. Путин үзе үк ул иптәшнең кулын кысып рәхмәт әйтте. Берәр атна кулын юмас әле бу, дип уйлап куйган идем шул чакта. Әйтерсең лә ул храмны үз кесәсеннән акча чыгарып салган?
Менә шулай абсурдлар илендә яшәп ятабыз инде. Йә Раббым, нинди ил соң бу Русия? Нигә Аллаһы Тәгалә дөньяның бөтен тилеләрен Русиягә җыйган? Халкы ачлы-туклы яши, сугышта кияргә ыштаны юк. Без – бөек халык, дип мактана. Авылдагы йортында капкасы, кереп утырырга бәдрәфе юк. Аның каравы, өендә – телевизор, сандыгында чиреге белән самогон тора. Җырлап эчәргә хромкасы бар. Менә шулар безне ничек итеп яшәргә өйрәтеп маташалар. Үзебезнең гомер үтеп бара инде. Ярар, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен кешечә яшәргә шартлар тудырылса иде дигән теләктә калыйк!
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Комментарии