- 12.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №18 (11 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Кадерле редакция! Миңа 72 яшь, үз гомеремдә бик күп төрле газета-журналлар алдырып, танышып бардым. Сез газетада хат язучыларга аңлатма биргәнсез һәм анда, авторлар белән хат язышырга мөмкинлек юк, дигәнсез. Язмасагыз да ярый дигәнне аңлата түгелме бу? Ә ни өчен башка газеталар без язганнарның хаклыгын тикшереп, яисә үзләре танышасы килепме, урыннарга килү мөмкинлеген дә таба?
Хәзер кайбер газеталар котлау һәм реклама белән бит тутыралар. Бу дөресме? Газетага нәрсәгә ул реклама? Акча эшлиләр, килешәм. Газеталарга халыкка аңлату, илкүләм яңалыклар белән таныштыру кирәк.
«Болгар» радиосын тыңлап исем китә, яшь буынга нинди тәрбия бирелә? Тәүлек буе җыр әйләндерәләр. Яшьләргә авылда калу, үзләрен халык арасында тоту турында ник сөйләнми? Җыр үз урынында, тәрбия һәм башка мәсьәләләрне дә истә тотсыннар иде.
Бу БДИ укучыларга, яшь буынга нинди файда бирә? Безнең балаларның киләчәге нинди? Республикадагы тәртип саклау органнары ник үзләре җинаять эшләп үрнәк күрсәтә, алар түрәләр белән килешеп эшлиме? Аңлатыгыз халыкка: ни өчен аларга хөкем аз, ә авыл агае бер капчык фураж урласа, 5 ел төрмә көтә? Миллиард бер капчык фураждан арзанмыни?
Хәзер бөтен халык ил түрәләрнең дөрес юлдан бармавына инанды. Үзе тәртип сакчысы, ә үзе нишли? Бай түрәләр белеп кылансын иде. Халыкка, картларга, сабыйларга, ятим балаларга, гарип-горабаларга ярдәм итсеннәр. Инде төзисен – төзеп, урлыйсын – урлап, талыйсын талаганнардыр. Халыктан оялмасалар, Аллабыз бар, шуны уйласыннар.
Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.
РЕДАКЦИЯДӘН. Даими авторыбыз Зыятдин әфәнденең бу хаты бераз гаҗәпләндерде. Башка газеталар хаклык тикшереп, урыннарга килеп тикшерә, дип яза ул… Әллә соң без гел редакциядә генә утырабыз микән дип шикләнеп тә куйдык хәтта. Газетабызның һәр санында диярлек бер (кайбер саннарда хәтта берничә) язма, республикабыз районнарына барып, тикшерү уздырып язылган була. Әгәр сез даими авторыбыз гына булмыйча, даими укучысы да булсагыз, мондый сорау куймас идегез кебек. Русларның бер мәзәгендәге кебек: «Чукча не читатель, чукча – писатель», дип, елмаерга мәҗбүр иттегез хәтта.
Авторлар белән хат язышырга мөмкинлек юк, дигәнебез дә сез китереп чыгарган нәтиҗәләрдән ерак мәгънәдә. Һәм бу безнең газетада гына түгел… Редакциягә йөзләгән хат килә һәм ул хатларга җавап язып утырырга мөмкинлегебез юк, дигәнне аңлата ул сүзләр. Проблемалы хатларны аерып алып, аны тикшереп, газетага саллы язмалар әзерләнә. Күп язмалар (шул исәптән сезнеке дә) корректорлар тарафыннан эшкәртелеп, газетада басылып бара.
Реклама безнең газетада бик аз басыла, ә менә абунәчеләр акчасына гына яши алмаган матбугат чаралары реклама хисабына булса да яшәргә тырыша.
Сезнең күпсанлы сорауларыгызның безгә кагылган өлешенә җавап бирдек шикелле. Газетабызны энәсеннән җебенә кадәр укып барсагыз, башка сорауларыгызга да җавап тапмый калмассыз.
Комментарии