Хәйран калдык!

Хәйран калдык!

«Язгы » (11 апрель, 2012) дигән язма Кече Кибәче авылы турында булгач, кызыксынып, кулдан-кулга йөртеп укыдык һәм хәйран калдык. Без, авыл халкы, олылап түр башында утырта торган абыстаебыз Нурлыкода апа «мине авыл халкы яратмый», «каршы як карчыгын да су баса, ул шуңа өенә кайтмый» дип әйтеп яздырган. Күрше карчыгының ник кайтмаганын ул үзе дә, авыл халкы да бик яхшы белә. Ялган сөйләү гөнаһ бит, абыстай әби.
Нурлыкода апаның чын су басуны күргәне юк әле. Нинди икәнен телевизордан карасын иде, ичмасам. Язлыкта су керүдән куркып, кыш буе ишегалдындагы карларны түгеп, түбәдән карларны төшереп, булдыра алганча читкәрәк чыгарырга тырышабыз. Ә алар ишегалдыннан бер чана кар чыгармый, канау казымый, бакча артында, капка кырыйларында канау юк. Кар сулары кая китсен? Бар җиреңне карап, эз салып торсаң гына су юл ала ул. Нурлыкода әбигә кергән чаклы гына су авылда бөтен кешегә дә керде. Бәрәңге чокыры да, идән асты да су белән тулды, ишегалдын да ерып йөрдек. Илгизе исә, кешегә эш эшләп, салгалап йөри. Шуның аркасында гаиләсе дә таркалды. Менә дигән кыз алган иде, югыйсә.
Нурлыкода апаның «мине яратмыйлар» дигән сүзе күңелебезне рәнҗетте. Авыл халкы аны хөрмәт итмәсә, гомер буе өстәл түрендә утыртмас иде. Барыбыз да аңа ашка әйтеп, ялгыз карчык булганга сәдакасын да аңа бирә иде. Илгиз шунда торганга, хәзер хәер кертүче азайды, шуңа әбекәй авыл халкына ямьсез сүз әйтә. Су баскан чакта: «Нурлыкода апа, хәлең ничек? – дип сораган берәүгә: «Минем хәлне күрмисеңмени, сорап торасың», – дип, төрле ямьсез сүзләр дә өстәп, исерек ирләр кебек сүгенгән икән. Ә мәеткә килгәндә, ул Нурлыкода апа кулына тими. Аңа хөрмәт йөзеннән Коръән укырга гына әйтәләр. Авырсынса, укымасын. Укымышлы кешеләр күп, Коръән укучысы да җитәрлек.
Мескен хәлдә яшәмәс өчен, эшләргә кирәк шул, Илгиз энем.
Аның ике елдан бирле эшләгәне юк. Туганнары үз өенә кертми аны, шуңа апасында ята. Рәхәт бит, эшләмәсәң дә тамак тук. Кайсы районның, кайсы авылында авыл җирлеге рәисе килеп канау казып йөргәнен ишеткәнегез яки укыганыгыз бар, ә бездә казып йөри, нишләсен…
Нурлыкода апаның өенә берни дә булмаган, бер ягы яңарак кына эшләнгән, икенче ягын авыл җирлеге тырышлыгы белән сипләделәр. Юкка зарлана, шөкер итәргә кирәк. Узган ел су басканда күргән зыян өчен 10 мең сум акча да бирделәр үзенә. Шул акчага ком салдырса, су керми аңа.
Авыл тулы ялгыз карчык. Берсе дә зарланмый. Пенсия акчасын җыеп, нәрсә дә булса эшләтә, әзерне көтеп ятмый. Хастаханәгә дә авыл җирлеге рәисе алып барганын көтмиләр. Илгизне өйле итәргә тырышма, әбекәй. Үзе өй салсын! Ир кеше агач утыртырга, өй салырга, бала үстерергә тиеш! Пенсия акчасына яшәп ятарга тиеш түгел. Илгиз, авылны хурлап, район җитәкчеләренә пычрак атып ятуыңны туктат! Нинди матур һәм бай безнең авылыбыз! Ул юллар, күперләр. Салынып ятучы Спорт сараен гына күрегез! Болар барысы да – җитәкчеләр хезмәте. Нинди йомыш белән керсәң дә, берсе дә кире бормый, халыкның яшәеш шартларын уңай якка үзгәртү өчен тырышалар. Шундый хөрмәткә лаек җитәкчеләре булганда, Сабабызга күз тимәс.
Бу хат, авыл халкы фикерен исәпкә алып язылды.

Комментарии