- 12.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №10 (10 март)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Безнең авылда Сабирҗан Фәизов атлы бер абзый бар иде. Бик үзенчәлекле кеше иде ул. Сүзен «бастырып» кына, ярты сәгатькә ике генә сүз әйтә иде. Ә күршесе Хәлилрахман абзый, киресенчә, бик кызу, тиз һәм күп сөйләшә торган иде. Икесе дә мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын, абруйлы картлар булдылар. Менә шушы Хәлилрахман карт: «Тегесе юк, монысы юк, акча юк. Колхоз ни салам, ни печән, ни фураж бирми, сыер асравы авыр», – дип зарлана икән Сабирҗанга. Тегесе тыңлап тора. Хәлилрахман бер тын алганда, «Да жалко тебя, но никак себя», – дип, бу да телгә килә. Хәлилрахман моңа үпкәләп, сикереп тора һәм кулын селтәп чыгып китә, чөнки Сабирҗан аны кызганып, хәленә керми. Өстәвенә әле русча җавап бирә. Бер генә урыс та яшәмәгән татар авылында бит әле җитмәсә. Ә Сабирҗан абзый дөресен әйтә, чөнки үзенең хәле дә Хәлилрахманнан әллә ни аерылмый. Нигә бу вакыйганы сөйлисең әле диярсез. Түрәләрне «кыерсыталар» дигән хәбәрне ишеткәч, искә төште ул. Түрәләргә бәясе 2,5 миллион сумнан артык булган машина алу тыелу турында закон чыккач, бик жәлләдем аларны. Мескеннәргә 5-6, 9-10 миллионлык машиналардан 2,5 миллионлыкка утыру бик авырдыр. Әллә ни кыйбат та түгел инде, «Лада-Гранта», «Лада-Калина»лардан 5-6 тапкыр гына артык бит. Бу «федераль» түрәләргә шулай. Ә менә республика, өлкә түрәләрен бөтенләй «мәсхәрә» иткәннәр, аларга 1,5 миллион сумнан арткан машиналарга утырырга рөхсәт юк икән. Болары аеруча кызганыч. Түрәләргә телефонның да 15 меңнән кыйбатрагын алырга ярамый. Телефонга тоткан акчасы да аена 2 меңнән артмаска тиеш. Кругом кысканнар мескеннәрне. Соң шул кадәр җәберләргә ярыймы инде көне-төне җаны-тәне белән тырышучы түрәләрне.
Әле күптән түгел генә күренекле, хөрмәтле бер татарыбыз – Дума депутаты – телевизордан болай дип сөйләде. Янәсе, әгәр урысның ике-өч елда таралып бетә торган «Жигули»ена утырсак, халык безне аңламас. Карале, үзе шундый зур түрә, ә нинди беткән «Лада-Гранта»да йөри, дип әйтерләр. Шуңа күрә без иномаркаларда йөрергә мәҗбүрбез, диде. Сүз дә юк, гасырлар буе бүреген салып, башын иеп, җиргә кадәр билен бөгеп түрәләрне каршы алып, озаткан халыктан ни көтеп була? Шуңа күрә түрәләрнең эрерәге дә, ваграгы да кыйбатлы иномаркага утыра. Телевизордан: «Русиянекен сатып ал! Татарстанныкын ал!» – дип лаф орып, «импортозамещение» дип халыкның башын катырып, үзең кыйммәтле, җайлы, уңайлы иномаркада җилдерү «патриотизм» тәрбияләү дип атала торгандыр.
Ә теге Дәүләт Думасы депутаты татар түрәсе 1,5 миллионлык машинага утырмаячак. Аңа, федераль түрә булгач, 2,5 миллион торганы бирелә. Ә ул аңа да утырмаячак, чөнки 8-9 миллион торганын элек сатып алган бит. Аны нишләтеп була? Ул – шәхси милек. Конфискацияләп буламы? Юк инде, адәм көлкесе бу, кеше ышанмаслык хәл. Ә аена 10-15 мең сум хезмәт хакы алучы эшче-крестьян «Лада-Гранта», «Лада-Калина»ларны төшендә генә күрә. Халыкның ачуын китереп, тузга язмаган мондый нәрсәләрне күрсәтмәсәләр, әйбәтрәк булыр иде.
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре

Комментарии