Уңга карасаң да – юк, сулга карасаң да – юк… 

Уңга карасаң да – юк, сулга карасаң да – юк… 

«Аллаһы тәгалә сәламәтлек бирсен дә, эштән аермасын!» Коронавирус белән зарарланган хәзерге вәзгыять чорында бик күпләрнең төп теләкләре шундыйдыр. Сәламәтлек, нигездә, кешенең иммунитетына бәйле булса, эшле булу, тормыш итәр өчен матди чыганак табу проблемасы ил күләмендә катлаулана гына бара.

РИА «Новости» агентлыгы Русия хезмәт министрлыгына сылтама белән язганча, яңа ел каникулларыннан соңгы ике атнада гына да илдә 615 мең кешене эштән җибәргәннәр. Ә гыйнвар ахырына эшсез калучыларның тагын 105,7 меңгә артуы көтелә.

Эш бирүчеләр планы буенча, кыскартуларның иң күбесе Мәскәү шәһәренә туры килә – 22 мең 641 кеше. Кузбасста – 6 мең 107, Мәскәү астында – 4 мең 510, Татарстанда – 3 мең 832 һәм Краснодар өлкәсендә – 3 мең 646 кеше һ.б.

Аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, хезмәт министрлыгы оешмаларда икътисадый тотрыксызлык саклануын ассызыклый һәм гражданнарның шактый өлешенә эшсезлек янавын билгеләп үтә. Пандемия башланганнан бирле – узган елның 1нче апреленнән агымдагы елның 25нче гыйнварына чаклы вакыт эчендә илдә рәсми теркәлгән эшсезләр саны 1,9 миллион кешегә арткан, ягъни эшсезлек 3,6 тапкырга үскән! Димәк, рәсми мәгълүматлар буенча да, инде болай да 20 миллион кеше яшәү минимумыннан да азрак күләмдә хезмәт хакына чак җан асраган Русиядә хәерчелек тагын да артачак.

Шушындый хәлгә калган халыкны дәүләт ничек якларга җыена соң? Конституция нигезендә ул үз гражданнарын якларга һәм сакларга тиеш дип беләбез бит.

Сүз дә юк, ковид белән көрәшүдә шактый эш башкарыла. Ләкин исән кешегә яшәр өчен матди чыганакка килгәндә, «арта» дигән төшенчәләрнең берсе дә халык файдасына булмавы нык борчылырга мәҗбүр итә. Шул «арта»ларның халык көнкүрешендә иң әһәмиятле булганнарына тукталып китик.

ЭЛЕКТР ЭНЕРГИЯСЕ ХАКЫ

Электр энергиясен куллану илдә нык кимесә дә, соңгы биш еллыкны чагыштырганда, бәясе иң югары күләмдә арткан. «Совет рынка» ассоциациясе күзәтүләреннән чыгып, «Коммерсантъ» шундый нәтиҗә ясый. Экспертлар фикеренчә, ил буенча уртача алганда электр энергиясе агымдагы елда 5,5 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Себердә исә, 13,4 процентка чаклы арту ихтимал, дип фаразлана.

БЕНЗИН ҺӘМ ДИЗЕЛЬ ЯГУЛЫГЫ БӘЯСЕ

Ике атна рәттән инде бензин бәяләре акрынлап өскә үрмәли башлады. «Татарстанстат» мәгълүматларына караганда, АИ-92 маркалы бензин гыйнвар аенда 0,8, дизель ягулыгы – 0,4 процентка кыйммәтләнгән.

Бездә кызык хәл: нефтькә халыкара бәя күтәрелә, эчке базарда бензин кыйммәтләнә. Нефть хакы төшә – бензин барыбер кыйммәтләнә. Үзебез шул нефть өстендә утырабыз…

Беренче очракта сатучыларга нефтьне чит илгә чыгару отышлырак булганга, дәүләт акциз бәяләрен күтәрә. Менә тагын 1нче гыйнвардан аны 4 процентка күтәреп куйдылар, янәсе нефтьчеләр эчке базарны кайгыртсыннар… Нәтиҗәдә ел ахырында ук күпләп сату базарында ягулык хакы кыйммәтләнә башлады. Сатучылар югалган керемнәрен теге дәүләт акцизыннан түгел, халык кесәсеннән ала. Гел шулай бит инде, Русиядә башкача була алмый да. Рәсми даирәләрдә тынычландыралар анысы. Әмма бездә рәсми затлар үзләренчә, ә халык башкача көн күрә шул. Әнә Вице-премьер Александр Новак ситуация контроль астында дип тә сөендерә. Аңа ышансаң, хөкүмәтнең акыллы сәясәте аркасында ягулыкка бәяләр инфляция күләменнән артмаячак. Ничек исәплисең бит. Инфляция хисабы калькуляторы да төрле кулда төрлечә эшли: рәсми хисапларда ул куана-куана яшәрлек. Ләкин яшәгәндә куанырлык түгел. Инфляциянең нигезен тәшкил иткән бензин-соляр бәясенең ел саен арта баруы инде гадәти хәлгә әйләнде.

Дөнья базарында нефть кыйммәтләнә. Brent маркалы нефтьнең бер барреле 60 доллар чиген узып китте. Узган елның гыйнварыннан мондый хәлнең булганы юк иде. Сөенеч әлбәттә, тик АЗСлар яныннан үткәндә гел үзгәреп торган таблога күз төшә дә, күңелсез булып китә.

Нефтькә халык-ара бәяләр төшү дә безне куандырмый, бензин барыбер кыйммәтләнә. Уңга карасаң да – юк, сулга карасаң да – юк, дип җырлап җибәрәсе килә башлый.

Аңлашылганча, бу әле башы гына. Халыкка: «Әле ярый бензин бар!» – дип, шөкер итеп, куанырга гына кала. Әнә бит, Хабаровск шәһәрендә бензин бетү сәбәпле, АЗСларга чиратны сата башладылар хәтта. Чакрымнарга сузылган чиратлар җыелган бит. Спекулянтларда бензинның литры 125әр сумга чаклы күтәрелгән.

Бензинга кытлык туу сәбәбе дә гади: Хабаровск нефть эшкәртү заводы планлы рәвештә ремонтка тукталган булган. Ул планлы ремонт вакытында дефицит тумаслык күләмдә алдан бензин туплап куюны планлаштырып булмадымы икән инде? Ә бәлки бензинның кадерен белсеннәр әле дип, махсус шулай эшләгәннәрдер? Юкса, бәясе арткан саен, зарланучылар табыла бит. Әллә инде, уйламаганда шикле гаепләр буенча кулга алынган губернаторлары Фургалны яклап урамнарга чыккан халыкны бастырган яңа хуҗа – Михаил Дегтяровның шундый «уңышлы» менеджменты үрнәгеме бу?

КОММУНАЛЬ ХЕЗМӘТЛӘР ӨЧЕН ТҮЛӘҮЛӘР

Электр энергиясе белән бензин-соляр кыйммәтләнгәндә, газ гына читтә кала алмый инде. Анысының бәясе быел 3,11 процентка артыр дип көтелә. Ә энергоресурслар бәясе үсү калган бөтен товарларның, хезмәтләрнең хакы артуга китергәнлеге һәрберебезгә мәгълүм. Бу нисбәттән, коммуналь хезмәтләр өчен түләү халык өчен иң төп мәсьәлә булып торадыр. Өстә искә алынган 20 миллион хәерчеләр, алар рәтенә өстәләчәк эшсезләр, тагын бик күп санлы пенсионерлар, яшәү минимумы күләменнән чак кына күбрәк хезмәт хакына җан асраучылар өчен коммуналь хезмәтләргә ай саен түләү ул батырлык кылуга тиң. Ә декабрь, гыйнвар айлары өчен килгән квитанцияләр шул батырлыкны кылып яшәүче халыкка янә зур һөҗүм сыман булды. Татарстан буенча җылылык өчен түләү декабрьдә 31 процентка арткан бит! Гыйнварда тагын 8 процентка күбрәк түлисе була.

Квитанцияләрнең «авыраюын» салкын һава торышы белән аңлаттылар. Ягъни, бу кыйммәтләнүләр алдан планлаштырылмаган.

Ә менә җәен – 1нче июльдән исә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү планлаштырылган рәвештә артачак.

АЗЫК-ТӨЛЕК

Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) дөньяда азык-төлеккә бәяләрнең кинәт күтәрелүе турында хәбәр итә. Аеруча ашлык, үсемлек мае һәм сөт продуктлары кыйммәтләнгән. Ә безнең кибетләрдә андый хәл ел саен күзәтелә һәм бөтен төр азык-төлеккә бәя арта. Аның сәбәбен, иң элек, әлеге дә баягы энергоресурслар хакына бәйләп аңлаталар.

Гомумән, бездә тулаем тормышның туктаусыз кыйммәтләнүе дәвам итә. Әйткәнемчә, санап кителгән әлеге «арта»ларның берсеннән дә халыкка файда юк. Бары эшсезләр арта, хәерчеләр ишәя.

Дөрес, туган хәлне җиңеләйтү максатыннан, ил җитәкчелеге ашыгыч чаралар да күрергә тотынды. Әнә бит, шикәр комы һәм үсемлек мае бәяләре чамадан тыш ычкына башлагач, аларны вакытлыча авызлыклап куйдылар. Президент күрсәтмәсен үтәп, хөкүмәтнең җитди эш башкаруы булды ул. Ләкин андый алым белән генә бәяләрне көйләү мөмкинме соң? Искәртелгәнчә, һәр төр товарның, хезмәтнең кыйммәтен формалаштыруда хәлиткеч рольне энергоресурслар уйный. Ә аларның бәяләре туктаусыз үсә баруын ил җитәкчелеге күрергә, аңларга теләми дә ахыры! Нигә шикәр комы, үсемлек мае бәяләрен туктаткан кебек, ил эчендә энергоресурслар хакын да авызлыкламаска? Югыйсә, нефте дә, газы да Аллаһы байлыгы. Аны җитештерәсе юк, казып аласы гына… Бәясе ник арта? Бу тармакта бәяләр көйләнсә, баш авыртуы кимер, бөтен нәрсәгә дә бәя тотрыклырак булыр иде: коммуналь түләүләргә дә, азык-төлеккә дә.

Юк, андый адымга бармыйлар шул. Чөнки ул нефть, газ торбалары өстендә утыручылар кемнәргәдер ят кешеләр түгел. Шундый якыннарның табышларын чикләүгә юл куярга ярыймы соң?!

Шул ук вакытта бөтен илне туендырып торучы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән мәсәлән, теләсә ни эшләп була. Хәтерләсәгез, 2019нчы елда шикәр комының бәясе 18 сумга калды. Шикәр чөгендере үстерүчеләрдән чималны бөтенләй арзанга алдылар. Хәтта чыгымнар да капланмаган очраклар булды. Тик аграрчыларга сизелерлек ярдәм кулы сузучылар гына күренмәде. Ашлык белән дә охшаш хәл: бодайның килограммын 4-5 сумга сатарга мәҗбүр булганда, «Берни эшли алмыйбыз, базар бәяләре шундый», – дип, түрәләр иң башын җыердылар. Ниһаять, гомергә бер дигәндәй, бу сезонда дөнья базарында ашлыкка яхшы бәяләр урнашты. Узган елның соңгы өч аенда бодай 20 процентка кыйммәтләнгән булса, быел бәясе тагын 12 процентка артыр дип фаразлана. Булган ашлыкны сатып, мөмкин кадәр табыш алып калырга аграрчы өчен уңай вакыт җитте кебек. Тик, юк шул, тот капчыгыңны! Барлык икмәк читкә чыгып китәр дип куркып, хөкүмәт чикләүләр кертә башлады. Агымдагы елның 15нче февраленнән 30нчы июньгә чаклы чит илләргә бодай сату өчен һәр тоннага 25 евро күләмендә пошлина түләү тәртибе урнашты. Соңрак, бу гына аз дип, 1нче марттан пошлина күләмен икеләтә арттырырга карар кылынды. Димәк, аграрчы читкә саткан һәр тонна бодай өчен 4500 сум күләмендә пошлина түләргә тиеш була. Әгәр инде саткан ашлык 17,5 миллион тоннадан артып китсә, калган бодайның һәр тоннасына пошлина 100әр евро (9 мең сум тирәсе) тәшкил итәчәк.

– Билгеле, мондый шартларда ашлыкны читкә сатуның файдасы калмаска мөмкин, – ди РАЦИН дәүләт унитар предприятиесенең сату һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарын күзәтү бүлеге җитәкчесе Айрат Кәлимуллин. – Мин үземнең эш дәверендә ашлыкка хәзергедәй кулай бәяләр булганын хәтерләмим. Ә шул чаклы пошлиналар кертү, әлбәттә, ашлык үстерүчегә табышның кимүенә китерә. Мисал өчен, хәзер бодайның тоннасын аграрчы читкә 16,5 -17 мең сумга сата ала. Һәр тоннадан 4500 сум пошлина түләгәч, аның кереме 12 мең сум тирәсе генә кала бит. Шуңа өстәп ашлыкны җитештерү өчен тотылган чыгымнарны да санаганда, табыш күләме тагын да кими төшә.

Шулай итеп, дөнья базарында ашлык бәясе артудан безнең аграрчылар барыбер әллә ни файда күрә алмаслыгы аңлашыла…

Бер яктан, хөкүмәт пошлиналар кертеп, илне ашлыксыз калдырмаска тырыша, халык өчен борчыла кебек. Ләкин арзанлы икмәк белән тәэмин итү нигә аграрчы хисабына гына башкарыла соң? Базар мөнәсәбәтләре булгач, нигә ашлык бәясен дә базар көйләми, ә административ ресурслар кулланыла? Илгә арзанлырак ашлык кирәк икән, дәүләтнең һичьюгы аграрчыларга бәя аермасын кайтарып бирүе гадел булыр иде. Нефть-газны, башка файдалы казылмаларны хәтсез күләмдә читкә саткан илдә андый гына акчалар булырга тиеш бит инде.

Гомумән, шундый бай илдә, социаль әһәмиятле азык-төлек дигән булып, үсемлек мае, шикәр комы, ашлык бәяләрен чикләп халык алдында эш күрсәткән булу – килешә торган гамәл түгел. Әле бит соңгы вакытларда «мохтаҗлар өчен азык-төлек карточкалары кире кайтырга мөмкин» дигән сүзләр дә йөри башлады. Һичшиксез, бәяләр күтәрелгән, илдә хәерчеләр арткан заманда аз керемлеләргә ярдәм итәргә кирәк. Ләкин азык-төлек карточкаларын кире кайтаруга нигезләнгән ярдәм булса, илгә карата мәсхәрәле карашлар да артырга мөмкин.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии