- 12.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №6 (10 февраль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Тарихтан билгеле булганча, Мәскәү дәүләте басып алу өчен, Казан ханлыгына берничә тапкыр хәрби поход оештыра. Аларның барысы да уңышсыз тәмамлана. Казан ханлыгын Явыз Иван үзенә буйсындырырга теләп, Зөя елгасы тамагында урнашкан Олы Әмир авылы янында гаскәр туплый. Якындагы татар авылларын талап, аларны азык-төлек белән тәэмин итә. Махсус кальга төзи. Олы Әмир авылын юкка чыгара. Авыл халкы туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Аларның нәселләре хәзерге вакытта Чирмешән районының Кармыш авылында яши, ә кайберләре Башкортстан Республикасының төньяк районнарына китеп, урман эчендә урнаша. Олы Әмир авылы зиратының урыны әле дә билгеле.
Зөя бистәсендә археологик тикшерүләр тәмамлану уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә казу эшләре җитәкчесе Айрат Ситдыйков журналистларга утрауда татар бистәсе урнашкан булуы турында сөйләгән. Мәскәү археологлары да анда XIV-XVII гасырларда татар бистәсе булуын тасвирлаган. Казу эшләре вакытында авыл урамнары, йортлары, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башка әйберләр табылган. Һәр татар авылында мәчет булган.
Православ дине әһелләре һәм кайбер түрәләр дә Зөя бистәсен изге җир дип әйтергә маташалар. Ул берничек тә изге җир була алмый, чөнки Явыз Иван Казанны вәхшиләрчә басып алгач, анда «Ново-Крещенская контора» оеша. Ул татар-мөселман халкын көчләп чукындыру үзәгенә әйләнә. Сталин хакимлек иткән чорда анда махсус җәзалау үзәкләре булуы билгеле.
Казан ханлыгын алырга митрополит Макарий зур тәре күтәреп барган. Бүгенге көндә дә урыс православ дине җитәкчеләре татар халкын мыскыл итеп, Казан шәһәренә ел саен тәре походлары оештыралар.
Казан ханлыгы – татар халкының соңгы дәүләте. 1552нче елның октябрь ае башында (иске стиль белән) Явыз Иван гаскәре Казанны вәхшиләрчә яулап ала. Арба көпчәгеннән биегрәк булган ир заты юк ителә. Хатын-кызлар мәсхәрәләү газапларына дучар була. Әсирлеккә алынган татарларны салларга урнаштырып, дарларга асып, башкаларны куркыту өчен Идел елгасы буйлап Әстерханга таба агызып җибәрәләр. Казандагы зиратларның кабер ташларын төзелә торган чиркәү нигезләренә салып мәсхәрәлиләр. Идел һәм башка зур елгалар буенда урнашкан барлык татар авылларында яшәүчеләрне куалар. Иделдән 30-50 км ераклыкта гына авыллар төзергә рөхсәт ителә. Алар калдырып киткән авылларга урыс гаиләләрен күчерәләр.
Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, Екатерина IIгә кадәр Казанда 56 чиркәү эшләп торган. Шул ук вакытта түрәләр татарларга бернинди мәчет тә төзергә рөхсәт бирмәгән. Казанны басып алгач, Явыз Иван Кремльдәге мәчетләрне, хан сарайларын җимерткән. Бар мәчетнең манараларын ватып, аңа тәреләр куйганнар. Ул хәзер «Благовещение соборы» дип атала.
Матбугаттан билгеле булганча, урыс «патриотлары», Идел буе һәм Русиянең православ үзәге булган Зөя урыс шәһәре булып калырга тиеш, дип язалар. Тора-бара Казанны да урыс шәһәре дип әйтүләре бик мөмкин!
Татарларны көчләп чукындыру гасырлар буе дәвам иткән. Лука Канашович (Аксак Кара тун) авыллардагы 518 мәчет-мәдрәсәне берьюлы яндырткан, чукынырга теләмәгән татарларны төрмәләргә яптырткан, кышын бәкеләргә батырып үтерткән… Татар милләте башка сыймаслык дәрәҗәдә җәбер-золым күрсә дә, инкыйразга дучар ителсә дә, тырышлыгы, һөнәрчелеге, тыныч холыклы булуы аркасында яшәвен дәвам иткән.
1552нче елда Казан ханлыгын саклап һәлак булган каһарманнарны искә алу һәр елның 15нче октябрендә үткәрелә. Татар халкы бу көнне әлегә рәсми рәвештә билгеләп үтә алмый. Килер бер көн, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтыр һәм тиешле карар кабул итәр.
Казанны саклап шәһит киткән батыр бабаларыбызга һәйкәл һаман куелмаган. Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк, дигән борынгылар. Үткәнебезгә генә түгел, киләчәгебезгә дә битараф булмасак иде!..
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны.

Комментарии