Хыяллар чынга аша!

Хыяллар чынга аша!

Яңа елга яңа хыяллар, яңа максатлар белән аяк атлау – гадәти хәл инде ул. «Узган ел әллә ни яхшы булмады», яисә «проблемалы, уңышсыз ел иде» дигән нәтиҗә ясап, яңа елдан ниндидер могҗиза көтәбез, барлык теләкләребезнең тормышка ашуына өметләнәбез.

«Өметсез – шайтан!» диләр бит. Хыяллану, яхшыга өметләнү – күркәм хәл, анысы. Тик, җир йөзендә күбрәк яши торгач, ул хыял-өметләрнең нәкъ менә яңа ел могҗизасы нәтиҗәсендә тормышка ашуына ышаныч кына кими бара. Зур үскән саен, Кыш бабай барлыгына ышаныч беткән сыманрак килеп чыга инде.

Гомумән, яңа ел могҗизасы булу-булмавы да, хыял-өметләрнең тормышка ашу-ашмавы да, «ышаныч» дигән төшенчәдән торадыр. Ап-ак кар сыман саф, самими бала күңеле әле әкиятләргә дә ышанучан бит. Котыптан килгән Кыш бабайның бүләкләр өләшүе дә сабыйлар өчен шундый бер матур әкият.

Ә өлкәннәр өчен әкиятне кем тудыра соң? Алар өчен кем Кыш бабай ролен башкара?.. Бу урында, ирексездән, елмаеп куясы килә… Телевизорны кабызып, үзәк каналларның берәрсен ярты сәгать чамасы карау да җитә. Шунда ук безнең Кыш бабайларыбыз кемнәр икәнлеге аңлашыла. Дөрес, алар олы капчыкларын тотып, йорт буенча бүләк өләшеп йөрми. Ләкин, сөйләгән сүзләре, биргән вәгъдәләре, дөрестән дә, әкият иленә алып кереп китә инде.

Хәер, кайберләре Яңа ел бәйрәме алдыннан балаларга бүләкләр дә өләшкәли. Чып-чын Кыш бабайлар диярсең, билләһи! 2020нче елның декабрь азагында да, «Хыяллар чынга аша!» дигән гыйбарә астында, илебез Президентыннан башлап, тагын әллә ничаклы түрәләр – «дәүләт ирләре» сабыйларның теләкләрен үтәү белән мәшгуль булдылар. Әлеге изге эшнең шарты гади: һәр түрә Яңа ел чыршысына эленгән открытканы ала. Ә ул открыткада берәр баланың теләге язылган. Түрә шул теләкне үтәп, әлеге баланы бәхетле итә. Сүз дә юк, бик кирәкле, изге эш бу! Нәтиҗәдә, кайсыдыр министр сабыйга велосипед бүләк итте, кемдер – компьютер, смартфон. Хыялы чынга ашкан бер авыру баланың махсус бассейнда дельфиннар белән йөзгәне хәтердә, икенчесе – вертолетта очты. Кыскасы, «Хыяллар чынга аша!» дигән гыйбарә астында үткән акция нәтиҗәсендә, дөрестән дә, берникадәр сабыйның Яңа ел хыялы үтәлде, алар үзләрен бик бәхетле хис иткәннәрдер. Һәм ул балалар өчен әкият тудырган чиновникларга бу урында рәхмәт кенә әйтәсе килә!

Ләкин, медальнең икенче ягы да бар бит. Инде әлеге сабыйлар хакына, аларның нәни генә хыялларын үтәп, изгелек кылалар икән, нигә дәрәҗәле «дәүләт ирләре» шул «яхшылыкка таба кечкенә генә адым»нары турында да үзәк телеканаллар аша бөтен дөньяга сөрән салалар соң? «Яхшылык эшлә дә, суга сал! Халык белмәсә дә, балык белер.» – ди бит халык мәкале. Ярый, ил Президентының шундый игелекле эше турында репортажлар күрсәтсеннәр ди. Ул бит Президент, бердәнбер, иң биек җитәкче! Аның һәр адымы, эш-гамәле бүтәннәргә үрнәк булырга тиеш. Хәтта, үрнәк булырга тырышу өчен генә яхшылык эшләсә дә, инде зур вакыйга буларак бөтен кыңгырауларны кагып, бөтен телеканаллардан шаулыйлар. Анысына күнектек кебек. Ә калган түрәләрнең: министрларның, хәтта ведомство җитәкчеләренең берәр балага велосипед яки телефон алып бирүе ил күләмендә әһәмиятле, игътибарга лаеклы вакыйгамы соң? Декабрь азагында үзәк телеканалларны карагач, аларның әһәмиятле генә түгел, ә иң мөһим яңалыклардан булуына инанасың. Юкса, эфир вакытының һәр минуты миллионнарча сумнарда бәяләнгән иң рейтинглы «Время», «Вести» кебек тапшыруларда ул турыда репортажлар күрсәтеп тормаслар иде. Аларда бит кызу урак чорында игенчеләр турында, йә инде берәр заводның алдынгы эшчесе хакында сөйләргә дә эфир вакыты юк диярлек…

Чынлыкта, әлеге артык төчелек арзанлы пиарны хәтерләтә. Сабыйлар теләген үтим дигән булып, түрәләр үзләрен күрсәтергә тырышу очрагы түгелме соң бу?

Гадәттә, изге гамәлләрне кемдер кушканга түгел, ә чын күңелдән кылалар. Һәм ул турыда кычкырып та йөрмиләр. Ә безнең түрәләрнең халыкка күрсәтерлек бүтән эш-гамәлләре юк дәрәҗәсендә шул. Нәрсә, илдә тормыш кыйммәтләнә, рубль түбән тәгәри, хезмәт хаклары кими, хәерчеләр арта, халык кырыла дип күрсәтсеннәрме алар үзләрен? Юк инде, нигә андый негативлар? Тормыш болай да проблемалар белән тулган. Халык һичьюгы шул телевизорлардан матур тормышны, түрәләрнең ни дәрәҗәдә кайгыртуларын күрсен.

Болай эшләп, түрәләр берьюлы балаларга да, олылар өчен дә Кыш бабай ролен үтәүчеләр булалар. Аңлашылганча, балаларга (әлбәттә, бәхет тәтегәннәренә генә) бүләкләр биреп, теләкләрен үтәп, Яңа ел могҗизасы тудырдылар. Ә олылар күңелләренә «дәүләт һәм чиновниклар халык турында кайгырта» дигән әкиятне сеңдерәләр.

Шулай булгач, безнең түрәләребез ничек Кыш бабай түгел дияргә мөмкин? Нәкъ үзләре инде, һәм, өстәвенә, алар бит уйдырма, әкияти түгел, ә чынбарлыкта яшәүчеләр.

Дөрес, түрәләребез Кыш бабай ролендә йөргәнче, үзләренең турыдан-туры вазыйфаларын сыйфатлырак үтәп, илнең икътисадын ныгыту, халкының тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә күбрәк гамәлләр кылсалар, тагын да шәбрәк булыр иде. Әкиятен алардан башка да сөйләүчеләр табылыр иде әле. Халык эшләгән өчен кесә тутырып хезмәт хакы ала башласа, илдә велосипед, телефон ише бүләкләр турында хыялланган нарасыйлар да кимер иде. Юкса, карагыз инде, дәүләт ярдәменә мохтаҗлар арта гына бара. Бәлки ил җитәкчеләре аларның кайдан килеп чыгуларын аңлап та бетермиләрдер? Ничек кенә булмасын, рәсми мәгълүматлар буенча караганда гына да, Русия халкының 13,5 проценты хәерчелектә яши. Ә рәсми булмаган чыганаклар хәерчеләрне ике тапкырга күбрәк дип күрсәтә. Барысы да ничек санау осталыгыннан тора, әлбәттә. Рәсми органнар мантыйгы буенча, гомумрусия күләмендә кабул ителгән яшәү минимумыннан да кимрәк керем алучылар – хәерчеләр дип атала. Әлеге яшәү минимумы, җан исәбенә бүлгәндә, 2021нче елга 11 мең 653 сум күләмендә билгеләнгән. Бу хәтле акчага хәерче рәтенә төшмичә ай буе яшәп буламы соң?.. Шул Кыш бабайларыбызның берәрсе булса да яшәп күрсәтсен иде ул. Юкса, ил халкының шактый өлеше 12-15 мең сумга да тулы канлы итеп яшәргә һаман өйрәнә алмый, көч-хәл белән җан асрап кына азаплана.

Ә яңа ел җиткән саен, әлеге дә баягы Кыш бабайлар бүләге буларак, илдә тормыш кыйммәтләнә генә бара. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артасын инде автомат рәвештә көтеп торабыз. Чөнки ул һәр елны шулай: электр энергиясе бәясе үсә; гомумхалык милке булган җир асты байлыгы – табигый газ хакы инде кояшка менеп җитеп бара. Гыйнвар аенда бензин да кискен кыйммәтләнәчәк, дип кисәтә экспертлар. Анысы – дөньяда нефтькә бәя артуга бәйле икән. Бу хәл, гомумән, мәңге җавабы табылмас табышмак инде. Ник дигәндә, нефтькә бәя кимесә дә, бездә бензин-солярка кыйммәтләнә генә бит. Шуның җавабын, күрәмсең, ил җитәкчелеге һаман таба алмый. Тапкан булса, болай бензин-соляркаларны туктаусыз кыйммәтләндереп, халыкны талауга юл куймас иде дип уйлыйм.

Бу урында, нигәдер, берничә көн элек укыган бер хәбәр искә төште. «Кытайдагы эре компаниянең экс-җитәкчесен үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Ул ришвәтчелектә һәм ике хатын белән яшәүдә гаепләнә», – дип язылган иде анда. Бигрәк кансызлар, кыргыйлар инде бу кытайлар. Чиркәү инквизициясе чорында яшиләрмени? Үлемгә дучар итәрлек шул да булдымы гаеп? Менә шундый кырыслык хөкем сөргәнгә, аларда Яңа ел бәйрәме бездәге кебек зурдан үтми дә. Тагын да мөһимрәге – аларның безнеке кебек мәрхәмәтле Кыш бабайлары да юк.

Ярый, монысы темадан читкә китү булды кебек, сүз башына әйләнеп кайтыйм. Ышанырга гына кирәк, ул очракта Яңа ел әкияте дә була, хыяллар да чынга аша. Чөнки, инде аңлатканымча, безнең илдә һәркем өчен могҗиза тудыручы үз Кыш бабае бар… Шул ук хәерчелекне генә алсак та, Русия Президенты 2030нчы елга аларның күләмен 6,5 процентка чаклы киметү максатын куйды. Бу могҗиза түгелмени? Әлеге максатка ирешү өчен, 2024нче елга чаклы 15,3 триллион сум акча тоту каралган инде. Әлеге эш бик вакытлы һәм кирәкле. Чөнки, ачыкланганча, мохтаҗ булган гаиләләрнең һәр бишенчесе 2014-2018нче елларда бернинди дәүләт ярдәме ала алмаган. Димәк, алдагы көннәрдә хәл уңай якка үзгәрәчәк. Теге гаиләләр дә, ярдәм алып, гөрләп яши башларлар, насыйп итсә!

Күңелләрне күтәрә торган хәбәрләрнең тагын берсе: Владимир Путин сирәк авыру булган балаларга ярдәм итү өчен фонд булдырылуы турында игълан итте. Фонд оешмасы «Игелек түгәрәге» («Круг добра») дип аталачак.

Мәгълүм булганча, еллык кереме 5 миллион сумнан арткан физик затлар хәзер НДФЛны 15 процент күләмендә түли башлаячак. Моңарчы ул һәркем өчен тигез – 13 процент иде. Менә шул өстәмә ике проценттан килгән керем әлеге фондка җибәреләсе. Хөкүмәт белдерүенчә, аның күләме 2021 елда 60 миллиард сум, 2022 елда – 64 миллиард, 2023 елда – 68,5 миллиард тәшкил итәчәк. Бәлки инде шушы фонд эшли башлагач, ил күләмендә халыктан тиенләп авыру балалар өчен акча җыю очраклары кимер. Моңарчы бит, чынлап та, нигездә халык җилкәсендә булды ул изге гамәлләр. Нигәдер үзәк телеканаллардан «Безнең Кыш бабайларыбыз да фәлән миллион сум күчерделәр» дигән хәбәрләрне ишетмәдек. Күрәмсең ел азагы, Яңа ел бәйрәме алды булмаганга, алар ял иткән, халык мәшәкатеннән онытылган вакытларына туры килгәндер.

Тагын да шул Илбашыбыз турында әйтәм әле, ни генә булмасын, молодец инде! Халык өчен дип, шул авыру балалар өчен дип, бай русиялеләргә салымны арттырып, үзенә ничаклы авырлык ала бит! Ә теге байлар теләп ризалаша дип уйлыйсызмы әллә? Ризалашырлар ди, көтеп торыгыз! Аларның болай да 2020нче елда күбесенең хәлләре мөшкелләнде бит. Бик кызганыч хәл: иң бай миллиардерларыбызның шактые зур акчаларын югалтып, тәмам бөлү хәленә җиттеләр. Мисал өчен, «Лукойл» генераль директоры Вагит Алекперов ел дәвамында иң күпкә ярлыланган Русия миллиардерлары исемлегендә беренче урында. Рейтингны Форбс тәкъдим итте. Журнал язуынча, 2020нче елда Алекперовның байлыгы 4 миллиард долларга кимеп, 19,1 миллиард долларга калган. Бу очракта, Алекперовның хәленә керергә тырышып, «19,1 миллиард доллар гына» дип язу урынлырак булыр бәлки.

Ярлыланучы миллиардерлар рейтингында икенче урынны Новатек һәм Сибур хуҗасы Леонид Михелсон алды. Аның байлыгы 24,5 миллиард доллар белән бәяләнә, ел дәвамында ул 3,5 миллиард долларга кимеде. Өченчесе – Геннадий Тимченко, аның Новатек, Сибур, Стройтранснефтегаз һәм башка компанияләрдәге акцияләре бар. 2020нче елда Тимченконың байлыгы 2,3 миллиард долларга юкарып, 20,3 миллиард доллар тәшкил итте.

Ел дәвамында иң нык ярлыланган Русиянең ун эшкуарына шулай ук Леонид Федун (1,7 миллиард долларын югалткан, хәзер байлыгы 8,2 миллиард долларга калган), Михаил Гуцерьев (1,6 миллиард долларга кимеп, 2,1 миллиард доллары калган), Самвел Карапетян (1,5 миллиард доллардан колак каккан), Игорь Алтушкин (1,3 миллиард долларга бөлгән), Олег Дерипаска (1,07 миллиард долларга хәерчеләнгән), тагын берәр миллиард долларларын югалткан Владимир Богдановны, партнерлар Алла Нисановны һәм Зарах Илиевны санап үтәргә мөмкин. Шушы югалтулар өстенә, әлеге миллиардерларга янә НДФЛның 2 процентка артуы китереп суга. Түзә алырлармы, исән калырлармы инде алар, белмим. Ләкин, хәлләре мөшкел…

«Игелек түгәрәге» фонды эшли башлап, авыру балаларга халыктан азрак акча җыярга туры килсә, бәлки шушы бөлүче миллиардерларга ярдәм җыя башларбыз? Алар да кызганыч. Алар бит халык түгел, элита! Халык кына, бердәм булгач, барыбер үлми ул! Бигрәк тә, мондый Кыш бабайларыбыз булганда, яшәячәкбез әле! Әкиятләрне бер итеп, хыялларны чын итеп яшәрбез, Кыш бабайлар бирсә!

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии