Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановка Ачык хат

Мөхтәрәм Президент әфәнде!

2015нче елның 13нче сентябрендә Татарстан халкы Сезне бертавыштан Президент итеп сайлады. Халык Президентны соңгы тапкыр 2001нче елда сайлаган иде. Ниһаять, Татарстан дәүләтенең башлыгын сайлау хокукын халыкка кире кайтардылар. Бу вәзгыятьтә сайланган Президентка аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Чөнки Татарстан Конституциясе нигезендә Татарстан Президенты Мәскәүнең әмерләрен генә үтәүче түрә түгел, ул «Татарстан Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары вазифаи заты» (ТР Конституциясе, 89нчы маддә). Ә дәүләт башлыгының өстендә бернинди дә түрә юк, ул халыкның ихтыярын үтәргә тиеш: «1. Татарстан Республикасында суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күп милләтле халкы» (ТР Конституциясе, 3нче маддә).

30нчы декабрь көнне «Эфир» телекомпаниясе Татарстан Президенты белән «Турыдан-туры сөйләшү» оештырды. Сорауларны 27нче декабрьдә кабул итә башладылар. Әмма татар кешеләре: «Татарча сорау бирергә мөмкинме?» – дип, сорагач, «Нет, говорите по-русски» дигән сүзләрне ишеттеләр. Үзләренең Конституция биргән хокукларының бозылуы турында зарланып безгә күп кешеләр мөрәҗәгать итте.

90нчы елларда Татарстан Республикасы Президентының Яңа ел мөрәҗәгате ике тапкыр була иде. Башта татар телендә, аннары урыс телендә. Бу Конституциягә туры килә. Әмма соңгы елларда Президент, нигездә, русча мөрәҗәгать итә, татар җөмләләре дә кушыла. Тулысынча татарча мөрәҗәгать булса, Конституциягә туры килер, татар теленең дәүләт теле буларак дәрәҗәсен күтәрер иде.

Татарстан Конституциясендә ап-ачык язылган:

«8 маддә:

1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла».

Әмма ләкин Конституция кабул ителүгә 23 ел үтте, Конституциянең 8нче маддәсе тормышка ашырылмаган. Бүгенге көндә Татарстанда бер генә дәүләт теле – рус теле хакимлек итә. Татарстан дәүләтендә татар халкының Конституция биргән хокуклары тупас бозыла:

– Татар урта мәктәбе юк ителде.

– Татар Милли университет ачу турында карар үтәлмәгән.

– Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирүне тыю татар балаларын югары белемсез калдыра.

– «Татарфильм» киностудиясе төзелмәгән.

– Федераль татар телле телеканал оештыру – көн кадагында.

Сез, бөтенхалык сайлаган Президент, халык ярдәме белән, бу мәсьәләләрне чишәргә тотынырсыз, дип ышанабыз. Чөнки бөтен дөньяда яшәүче күп миллионлы татар халкы Сезгә ышанып карап тора. Татарстан Президенты ТР Конституциясенең 90нчы маддәсен тормышка ашырыр дип, ышанабыз: «Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауның, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары үтәлешенең гаранты булып тора».

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең рәисе Ф.В.ЗӘКИЕВ.

11. 01.2016.

Комментарии