КФУда намаз бүлмәсе кемгә комачаулый?

КФУда намаз бүлмәсе кемгә комачаулый?

Татарстанда динара татулыкны какшатуга тайпылышлар дәвам итә. Күптән түгел генә «Независимая газета» басмасында «Казан университетында яшерен намаз уку бүлмәсе ачылды» дигән язма чыкты. Анда сүз КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты бинасында булдырылган гыйбадәт бүлмәсе турында бара. Янәсе, ул православ динендәге җәмәгатьчелеккә ошап бетмәскә дә мөмкин, дип борчыла мәкалә авторы Глеб Постнов.

«Независимая газета» хәбәрчесе югары уку йортында эшләүче, ләкин исемнәре аталмаган чыганакларга таянган. Алар, 30 кеше сыйдырышлы намаз бүлмәсе яшерен рәвештә ачылды, дип белдерә. Эксперт буларак Татарстанда ислам динен үстерүгә каршы фикерләре белән танылган Рәис Сөләйманов җәлеп ителгән. Шул ук вакытта университетның рәсми вәкилләренә сүз бирелми.

Мәсьәләгә ачыклык кертергә «ИсламРевью» интернет-порталында эшләүче коллегаларыбыз алынды. Алар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттеләр.

Институт директоры Рамил Хәйретдинов аңлатканча, менә инде ике ел рәттән аларның базасында Исламны өйрәнү һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге эшли. Әлеге үзәктә Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган мөселман дин әһелләре, мәдрәсә мөгаллимнәре, нәзарәт вәкилләре белем эсти. Моны күздә тоткан программа федераль хөкүмәт тарафыннан расланган. КФУдан тыш проектта Мәскәү, Петербург дәүләт университетлары, шулай ук Башкорт педагогия һәм Пятигорскиның лингвистика университетлары да катнаша. Һәрбер дөньяви уку йортына партнер буларак дини вузлар беркетелгән. Мәсәлән, КФУга Русия Ислам университеты ярдәм итә.

Рамил Хәйретдинов сүзләренә караганда, 2015нче елда аларның Ресурс үзәгендә ике дистәдән артык чара узды. Алар квалификацияне үстерү курслары, «түгәрәк өстәлләр», лекция һәм форумнар. Анда 700гә якын кеше катнашкан.

«Әлеге курсларда катнашучыларга дини йолаларын үтәү өчен аерым шартлар тудырылды, – ди институт директоры. – Ресурс үзәгебез урнашкан икенче катта 207нче бүлмә вакытлыча намаз уку залы буларак кулланыла. Дин әһелләре аннан дәресләр арасында гына, тәнәфесләрдә файдалана. Башка вакытта ул ябык тора һәм Ресурс үзәккә караган китапханәнең ярдәмчел бүлмәсе функциясен үти».

Шулай итеп, гамәлдә бу университет студентлары өчен махсус ачылган намаз уку залы түгел, ә бәлки вакытлыча эшли торган гыйбадәт бүлмәсе генә. Һәм аны имамнар укый торган җирдә булдыру – табигый хәл, ул хакта киң җәмәгатьчелеккә аерым сөйләп тору артык булыр иде. (Дөньяви курслар, төрле тренинглар оештыручылар: «Бездә буфет эшли, хәтта бәдрәфебез дә бар», – дип реклама ясамый ич.) Ягъни биредә бер кем дә бер нәрсәне дә махсус сер итеп калдырырга тырышмады.

Тиешенчә тикшерелмәгән мәгълүматка нигезләнеп, Рәис Сөләйманов «КФУда, бөтен Татарстандагы кебек үк, исламлаштыру көчәя» дигән нәтиҗә чыгара. Ул хәтта Президент Рөстәм Миңнеханов һәм башка түрәләрнең мәчетләргә йөрүе, бәйрәм намазларында катнашуы, ислам дине ядкарьләрен торгызуында куркыныч күрә. Шул ук вакытта республика җитәкчелегенең православ һәм башка дини конфессияләргә ислам белән бер үк дәрәҗәдә игътибар юнәлткәнен Сөләйманов «күрми». Мәкаләнең башка өлешендә дә бу хакта ләм-мим.

Сүз уңаеннан, Русиянең стратегик тикшеренүләр институтыннан куылганнан соң, Рәис Сөләйманов озак вакыт эшсез йөргән. Чарасызлыктандыр инде, ул хәтта үзе үк тәнкыйтьләгән Татарстан Президенты Аппаратына эшкә урнашырга теләгән, дип сөйлиләр. Хәзер Рәис Сөләйманов матбугатта Милли стратегия институты эксперты буларак чыгыш ясый. Асылда исә андый зур исем йөртүче оешма – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп Мәскәүдә теркәлгән гади бер коммерция фирмасы икән.

Билгеле ки, андый «белгеч»ләрнең һәм мәкаләләрнең төп максаты булып Татарстанда һәм кайбер башка республикаларда динара һәм милләтара каршылыклар тудыру. Моннан исә алар артында торган заказчылар файдаланмакчы. Үзләренең сәяси һәм икътисади максатларына ирешер өчен кайберәүләр кан койдырырга да әзер. Хәер, безнең халык аңлы һәм андый провокацияләргә бирешми.

Сәет ХӨСӘЕНОВ.

http://islamreview.ru/

P.S. Әлеге авторыбызның язмасын тулыландырмый кала алмадым.

30нчы декабрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе «Экстремистик билгеләр пропагандасы» өчен Русия стратегик тикшеренүләр институты эксперты, үзен ислам белгече дип санаучы Рәис Сөләймановны җиде көнгә сак астына алу карарын чыгарган иде. Соңыннан аның Яңа ел бәйрәмен изоляторда үткәрмәве мәгълүм булды. Югары суд район суды карарын юкка чыгарган.

Мәгълүмат агентлыклары язуынча, Р.Сөләйманов социаль челтәрләрдәге үз битләрендә Русиядә тыелган «Хизб ут-Тәхрир», «Ислам дәүләте» террор оешмасы байраклары булган рәсемнәр урнаштырган өчен гаепләнгән. Ә тоткарланырга ике көн кала сорау алу өчен Татарстанның экстремизмга каршы үзәгенә чакырылган булган.

Рәис Сөләйманов 2011нче елдан Русиянең стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе үзәген җитәкләде. 2013нче елда ул әлеге вазифадан алынса да, институтта эшен дәвам итте.

Элегрәк Татарстан прокуратурасы Рәис Сөләймановның мәгълүмат чараларына язган республикада радикал ислам таралу, җирле халыкның мигрантларны кысрыклавы һәм шулай ук ваһһабиларның хәрби лагерьлары булу турындагы мәгълүматларын тикшергәч, язмаларның нигезсез, ваһһабилык таралу мөмкинлегенә дәлилләрнең булмавын, экстремизм чагылып китүнең күпертелүен ачыклап, кисәтү ясаган иде.

«Безнең гәҗит»тә дә әлеге шикле экспертның яла ягу, имеш-мимешләргә генә корылган уйдырмалары турында мәкаләләр («Кем син Рәис, һәм илнең киләчәккә стратегиясе» №36, 11 сентябрь 2013. һ.б.лар) еш басылды. Әлеге экспертның эшчәнлеге, аның шау-шулы белдерүләре өчен ул ни өчендер җавап тотмый. Әйтик, Татарстан урманнары террорчылар белән шыплап тутырылган, дип, анда 3 мең боевик яшәве һәм башка белдерүләре өчен бу кеше, һичшиксез, җавап тотарга тиеш иде, минемчә. Ә ул бары тик кисәтү белән генә калды. Һәм Рәис һаман сөйли, һаман коткы тарата. Бу юлы да тынычланмас, булмаган букиләр уйлап чыгарып эшчәнлеген дәвам итәр, дип уйлыйм.

«Азатлык» радиосы ярдәмендә Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии