- 12.01.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №1 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Хәтерлисезме, газетабызның 11 ноябрь санында “Күрәзәче” конкурсын игълан иткән идек. Шуннан бирле укучылар активлыгы белән сөендерде, ичмасам. Киләсе яртыеллыкка “Безнең гәҗит” тиражын фаразлап, редакциягә 500ләп хат килде. Һәр анкетаны җентекләп укып, киңәш-теләкләргә колак салырга, ә нәтиҗәне нәкъ бүген – яңа елның беренче санында ясарга булдык.
Иң беренче эш итеп, редакция хезмәткәрләренә юллаган изге теләкләрегез өчен зур-зур рәхмәт әйтәсем килә. Иҗади уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек-саулык үзегезне дә ташламасын, гел шулай аралашып яшик. Бу кадәр Яңа ел котлавы белән ел буена җитәрлек уңай энергия бүләк иттегез, хәзер язасы гына килеп тора. Ә сезнең киңәшкә килгәндә, миңа аларның төрлелеге ошады. Мәсәлән, яңа сәхифә хакындагы идеяларны туплап кына да бер газета чыгарырга мөмкин. Аракы эчү һәм тәмәке тартуга каршы чаралар турында, яшь аналарга багышланган, бакчачылык, аш-су киңәшләре, авыллар тарихы, медицина… Шулай ук фотога карап багучылар, БДИ, юрист һәм психолог киңәшләре, кеше хокуклары, картлар йорты, яман шеш авыруы сәбәпләре, уен автоматлары, скинхедлар, җавапсыз мәхәббәт, Бөек Ватан Сугышы һәм тагын әллә никадәр темага язуыбызны үтенгәннәр. Кыскасы, кемнең кайсы җире авырта бит… Боларның күбесе газета битләрендә яктыртылган булса да, сезне борчыган сорауларга ныграк басым ясарга тырышырбыз. Мөслимнән бер анкетаның “киңәш-теләкләрегез” юлында: “Коррупциягә каршы барырга, миллионнар урлаган бурларны кызганмыйча утыртырга. Кеше үтерүчеләргә, балаларын ташлаганнарга каты җәза бирергә!” – дигән “карар” килеп төште. Тагын үземнән дә өсти алам: укытучыларның хезмәт хакын икеләтә, сыер савучыларныкын өчләтә арттырырга, колбасалата түләүне бетерергә, ришвәт алучы “гаишник”ларны эштән куарга, милек бүлешүче туганнарны дуслаштырырга… “Безнең гәҗит”, һичшиксез, болар турында курыкмыйча язды һәм язачак. Ләкин сезнең дә ярдәм кирәк. Әйтик, Кайбыч районы Борындык авылы халкы исеменнән хат язучыга мөрәҗәгать итәсем килә. Аноним хатлар белән эшләү бик җайсыз. Редакциягә шалтыратсагыз, әлбәттә, проблемагызны барып тикшерербез. Ә сезнең турыда беркем белмәс.
Менә Актаныштан Рафак абый: “Авыл тормышы турында язмалар юлласам, алар газетада урын табармы?” – дигән. Әлбәттә, сездән актуаль, кызыклы материаллар көтеп калабыз! Мамадыш районыннан Роберт исә: “Мине дә эшкә алыгыз әле”, – дип язган. Роберт, укылырлык, әйбәт язмаларыңны җибәрергә киңәш итәм, сәләтле яшьләргә һәркайда юл ачык. Чаллыдан даими авторыбыз Линар Закиров газетадагы фотоларның сыйфатсыз булуын искәрткән. Текстларда һәм сканвордта орфографик, техник хаталар калуын, хәтта пробелның дөрес куелмавына кадәр язучылар булды. Шушы анкеталарга карап, ир-ат һәм хатын-кыз психологиясен чагыштырып утырдым әле. Хатын-кызлар гадәттә “Татарча сериал”, “Гыйбрәт ал”, “Имәндә икән чикләвек” сәхифәләрен үтереп мактаса, ирләр аларны киметүне сораган. Аның каравы, соңгылары спорт һәм тикшерү материалларын арттыруны тели икән. Аудиторияне күздә тотып, универсальлеккә генә омтыласы кала. Хатларның күбесендә: “Котлауларның кирәге юк, аның өчен радио бар”, – дигәч, инде котлауны быелдан түләүле ясадык. Бәлкем, Ходай кушып, аннан бөтенләй бетәр. Иң яхшысы – якыныңны үзең котлау, теләкләреңне үз авызыңнан җиткерү. Калган киңәшләрегезне дә колакка киртләп куярбыз.
Анкетага өстәп, дүртәр битле мактау хатлары да килде. Газетаның сезне шулкадәр куандыруына без чиксез шат! Психологлар әйтмешли, тәнкыйть белән мактау бертигез күләмдә булырга тиеш, позитив өчен тагын бер кат рәхмәт. Түбән Камадан Владислав Домозалов “Арулармысез” сәхифәсенең сирәк чыгуына борчыла. Гөлзифа Габидуллинаның “Кайту”ын яратып укуын, газетаның кулдан-кулга йөрүен әйткән ул. Владислав әфәнде, керәшеннәр тормышы турында сездән дә кызыклы хатлар көтәбез.
“Безнең гәҗит”нең атнага ике тапкыр, төсле, калынрак булып чыгуын сораучылар да булды. Болары хакында үзебез дә хыялланабыз, бергә булсак, әлбәттә, үсәрбез…
Әйдәгез, инде иң оста күрәзәчеләрне барлыйк. “БГ”ның тиражы 17 меңгә тәгәрәячәк дип тә, 71 меңгә кадәр сикерер дип фаразлаучылар да булды. Кыек атып, туры тидерәчәгенә генә ышанмыйча, төгәл фәннәр нигезендә исәпләп чыгаручы да очрады. Ул – Балык Бистәсеннән Марсилә Садыйкова. Марсилә апа 2003 елгы тираждан башлап, артуларны куша-куша, быелгысы 24311 булырга тиеш, дип аерым кәгазьгә язып аңлаткан. Кызыклы ысул. Киләчәктә сез әйткән прогресс белән барырга язсын, Марсилә апа!
“Анкетага мин дә язарга булдым әле. Дүрт класс белемем генә булса да, “Безнең гәҗит”не бик яратып укыдым. Кызганыч, быел бик укыйсым килсә дә, аңа языла алмадым. Чөнки ашау үтмәс авыру белән интегәм, онкология больницасы юлын таптыйм. Дарусыз яшәп булмый, ярдәм итәргә бер кешем дә юк. Пенсияне бүлгәли башлагач, җитми… Күрәзәчелеккә килгәндә, алдагы ел белән чагыштырганда, алга китү булмаска ошап тора, шул килеш калыр”, – дигән Әлмәт районының Түбән Мактамасыннан 1929 елгы Рәисә әби.
Дөрес әйткәнсез, быелгы тиражыбыз артмады да, кимемәде дә – 21800 данә белән чыгачакбыз. Татар матбугатлары тиражы кимегән көндә үзебезне саклап кала алу, аякта ныклап басып тору – безнең өчен сөенеч. Димәк, күрәзәчелек сәләтенә ия кешенең берсе – Рәисә Гаттарова. Шулай ук Яшел Үзән районы Муллаиле авылыннан Фәридә Нуруллина, Буа районы Кайбыч авылыннан Гөлфирә Әхмәтова, Азнакай районы Стәрле авылыннан Галия Гәрәйшина, Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан Расих Хантимеров, Мамадыш районы Кече Сөн авылыннан Әгъзаметдин Низаметдинов нәкъ әлеге санны язганнар. “Күрәзәчеләрнең” барысын да бүләкләргә булдык. Һәм игълан ителгән шартларны үзгәртеп, бүләк фондын арттырып, барлык җиңүчеләргә дә тигез бүләк юллыйбыз. Сезгә, 6 кешегә, 2010 елның икенче яртысында редакция хисабыннан “Безнең гәҗит” килеп торачак. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии