ХАТЛАРДА – БЕЗНЕҢ ТОРМЫШ

ХАТЛАРДА – БЕЗНЕҢ ТОРМЫШ

Әле менә бер кочак арасында күмелеп утырам. Рәхәт! Менә бит, безне ничек яраталар. Бер газетага да моның кадәр хат килмидер кебек.

Кеше язмышы, авторның ачы хәсрәте тулы хатларга битараф кала алмыйм. Автор белән бергә борчылам. Ә менә «Көлкегә калдым» конкурсына килүче хатлар арасында бик кызыклары бар. Кайберләрен хәтта редакциядә кычкырып укып көлешәбез. «Чак кына үлми калдым» сәхифәсенә килгән хатлар сезне дә уйландырадыр, мөгаен, чөнки аларны укыганда безне саклаучы фәрештәләр барлыгына, югары көчләргә ышана башлыйсың. Кыскасы, хатлар аша без укучыларыбызны борчыган мәсьәләләр белән якыннан танышабыз һәм алар безгә сезнең белән бер сукмактан атларга ярдәм итә.

СҮККӘН САЕН ЯХШЫРМЫЙ

Узган атнада Самара өлкәсе Шламка авылыннан Сөләйман Абзалимовтан хат килде. Дөресрәге, тулы бер бандероль. Ул безнең редакциягә Сөләйман ибн Абд әр-Рахман әл-Хүкәйльның «Мөхәммәд ибн әл-Ваһһабның тормыш юлы» дип исемләнгән китабын җибәргән. Бу кибеттән алынган каты тышлы китап түгел, ә аның 190 битле һәм каты бакыр чыбык белән тегелгән күчерелмәсе.

Китапка мондый хат та беркетелгән:

«Хәзер кешеләргә ваһһабит дигән ярлык тагу китте. Кемнәр соң ул ваһһабитлар? Әллә бу уйлап чыгарылган бер провокация генәме? Мөселманнарга бәйләнү өчен уйдырма кирәк бит инде. Менә шул сорауларга газета аша җавап бирсәгез иде. Ялган артык тирәнгә китте һәм халыкка аңлатырга вакыт җитте. Шул ялган аркасында күпме гаепсез мөселманнар җәзалана, гаиләләр ач-ялангач кала…»

Хөрмәтле Сөләйман абый. Китабыгыз өчен зур рәхмәт. Бүген бу, чыннан да, бик актуаль тема. Мөселманнарның барысы да, хәтта ки башка диндәге кешеләр дә, ваһһабчылыкның күп очракта ялган ярлык булуын бик яхшы белә. Без дә бу хакта күп тапкыр яздык инде. Ваһһабчының кем икәнен дә аңлаттык, Мөхәммәд әл-Ваһһаб турында да язгаладык. Әгәр тагын да кызыксынучылар булса, бу хакта язуыбызны сораса, ваһһабчылык турында аерым язма бастырырбыз, мөгаен.

Гомумән, дини темага бик күп хатлар алабыз. Әле менә Илмир И. исемле авторыбыздан урысча язылган һәм Илдус Фәизне сүгеп язган хат килде. Бу хакта да без бик күп яздык инде, шуңа күрә аны тәрҗемә итеп утыруны кирәк дип тапмадык.

Шулай ук кайтавазлар да бик күп килә. Әйтик, Түбән Кама шәһәреннән Зәкәрия бабай «Динне таплаучылар күз алдында» исемле мәкаләдә (№38, 26 сентябрь, 2012 ел) үзе хакында да сүзләр булуын искәртеп, хат авторының адресын язып җибәрүебезне сорый.

«Мәкаләнең авторлары – Нәсим бабай, Рузилә әби, – дип яза ул. – Мин Нәсим бабайны эзләп, 4 мәчетне урап чыктым, андый кешене тапмадым. Сезгә ул кешенең адресын сорап хат язган идем инде, җавап алмадым. Миңа ул кешенең адресын җибәрә аласызмы, юкмы? Җибәрсәгез дә, җибәрмәсәгез дә, җавап бирегез: тискәресе дә, уңае да хәбәр. Бирмәсәгез, адресын ни сәбәпле бирә алмыйсыз? Мин бит газетада эшләгән кеше түгел, аның серләрен белмим. Мәкалә килгән конвертны салып җибәрергә ярыймы? Яраса, җибәрегез, аның адресы шундадыр».

Әгәр безгә укучы хат язып, үз исем-фамилиясен редакция өчен генә дип куйган икән, без аны ничек сезгә җибәрик ди инде?! Ул бит конфиденциаль мәгълүмат булып санала. Икенчедән, редакция авторлар белән хат алышмый дип, һәр санның 14 битендә язып торабыз.

АНОНИМНАР КҮП ЯЗА

«Олы Әтнәдән Илгизәр» дип адресланган хатта, район халкының чиреге инвалид саналуы һәм дәүләт акчасын үзләштереп ятуы турында әйтелә. Җитмәсә, күбесе эшләп тә йөриләр икән, чөнки әле пенсия яшенә дә җитмәгәннәр. «Аның каравы, 15 мең инвалидлык пенсиясе дә, эшләгән өчен хезмәт хакын да алып баралар», дип әллә көнләшә, әллә күпсенә автор. Үзенең тулы адресын һәм исем-фамилиясен дә күрсәтергә курыккан бу укучыбыз уйлавынча, Искәндәр Сираҗи әлеге хатны уку белән Әтнәгә очып барырга һәм бөтен инвалидларны «иләп», ялганнарын фаш итәргә тиеш икән. Хатта тагын бер мәсьәлә күтәрелгән, анысына тукталып тормыйм. Нишләп әле хат язучыларны олылап утырыйк ди?!

Хәер, андый хатлар көн дә берәү булмый калмый анысы. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәреннән Сания апафатир өчен түләүләрне арттыру турында бик зарланып язган. «Начальстволарның акчасы җитмәгәнгә, 150 млрдны хәзер халыктан җыялар», ди ул. Ни кызганыч, кайсы миллиардлар турында сүз барганын да, кайсы «начальство» икәнен дә конкретлаштырып бетермәгән. Чаллыны сүгәбезме, әллә югарырак үрмәлибезме?

Тагын бер аноним хатка күз салыйк. Бу автор Кукмарада тикшерү узып, Казандагы Ершов урамында урнашкан больницага юллама алуы һәм анда барып та табибка керә алмавы хакында яза. Кукмара табибы юллама язып биргән, ләкин ниндидер исемлеккә кертергә оныткан, имеш. Шуның аркасында ул кабат Кукмарага кайтып, тагын бер кат юллама алып, тагын бер айдан Казанга юл тоткан. Бу юлы бар да уңышлы гына узган.

Шулай ук ул бер бала белән булган очракны да тасвирлаган.

Ни өчен автор исемен куймаган дип аптырыйсы юк, ул Кукмараның һәрдаим газетада «макталучы» табибларыннан курыккандыр. Ә менә без бу хатны газетага бастырырга курыкмаска тиеш, әйеме?!

Аноним хатларның чираттагысында укучыбыз газетадагы хәрефләрнең бик вак булуын әйтә һәм эрерәк язуыбызны сорый.

Алай эшләсәк, язмалар да күләм ягыннан кечерәк була, хатлар да азрак керә дигән сүз. Бәлки, сезнең гозерне искә алып, 32 битле саннарда хәрефләрне бераз эреләтербез дә, ләкин әлегә сезнең үтенеч бердәнбер булганга, хәрефләрнең зурлыгын үзгәрешсез калдырабыз.

Аноним авторларга тагын бер үтенеч: безгә үз исемнәрегезне әйтергә курыкмагыз, элемтә өчен телефон номерлары да кирәк. Редакция сезне беркайчан да сатмаячак. Исемнәрегез безнең өчен генә калыр. Ләкин без билгесез авторлар сүзләрен тикшереп йөрмибез. Кайчакта, бу аноним хатлар үч алу өчен дә языла. Редакция кулы белән үч алырга теләсәгез, барып чыкмас.

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылыннан Зыятдин Шәвәлиев дигән даими укучыбыз һәм авторыбыз газетада басылган үз язмаларын район хакимияте дә укып баруын, үзе янына килүләрен, сөйләшүләрен әйтә, рәхмәт сүзләрен җиткерә. Шулай ук Зыятдин абый чираттагы хатларының берсендә Лужков, Тимофеев, Сердюковларның урлаган акчалары өчен борчылып язган. «Әйтегез әле, ул акчалар бу кешеләрдән алынамы? Акчасы нәрсәгә тотыла?» дип сорый ул.

Зыятдин абый, урлаганда тотылган кадәр акчалары алардан алынса да, моңа кадәр урлаганнары шул килеш үз кесәләрендә кала. Ә алынган акча кая китә дисәгез, әлбәттә, дәүләт казнасына кире кереп утыра һәм бюджетны бүлгәндә, аның кайсы өлкәгә тотыласын хәл итәләр.

ШАТЛЫК ӨЛӘШҮЧЕ ХАТЛАР

Рәхмәт хатлары да күп килә. Кайберәүләргә бөтенләй көтелмәгән яктан ярдәм итәбез икән без. Мәсәлән, Алабугадан язучы даими авторыбыз Эльвира Гайнатуллина, «Безнең гәҗит»кә рәхмәт» дип исемләп, мондый хат җибәргән:

«Быел үзебездә почта бүлеге эшләмәү сәбәпле, шәһәрдәге башка почта бүлекчәсенә барып, газеталарга язылып кайтырга булдык. «БГ»ның үзе белән «бәбиләренә» дә («Мыштым тема», «Могҗизалы дөнья», «Серләр гәҗите», «Шифалы гәҗит» турында сүз бара – ред.) язылдык. Барысы сигез басма булды! Биш басмага язылсаң, почта әрҗәсен бушка төзәтәләр икән. Безгә дә бу тәкъдимне әйттеләр һәм без бик теләп ризалаштык. «БГ»ның арзан гына торучы «бәби»ләре аркасында, подъезддагы почта әрҗәбезне килеп ясап та киттеләр, рәхмәт төшкере! Без бу хакта инде үз мәхәлләбездә почта булган чагында ук сорап теңкәләренә тиеп беткән идек, гозеребезгә колак салучы гына булмаган иде. Ә хәзер менә шундый алга китеш! Бушка берни дә эшләнми диләр дә, эшләнә икән бит!»

Түбән Камадан Миңнур апа Нуриевадан Яңа ел бәйрәме белән котлаган открытка килде. Әздән дә күңел була шул – шатландырдыгыз. Аңа бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Сүз уңаеннан, шул ук Миңнур ападан атнасына берничә хат алабыз. Әле менә берсендә ул Түбән Биш авылыннан Гөлүзә исемле кибетчене мактап язган.

«Безнең авылдагы «Чишмә» кибетендә эшләүче ачык йөзле Гөлүзәне күреп, күңел сөенә. Һәр кешегә ягымлы, ачык булган кибетчене хәзерге заманда очратуы да кыен. Ә менә Гөлүзә – күңелгә дәва табучы. Аны күреп сөйләшү өчен генә дә, кибеттән аласы әйберне табып, махсус ул эшләгән көнне килгәлим. Болытлы көнне кояш чыккан кебек, Гөлүзә һәрвакыт елмаеп каршы ала. Ул шулай озак еллар эшләсен, сау-сәламәт булып яшәсен иде», дигән изге теләкле хатта бу авылның кайсы районда урнашуы язылмаган. Конверт тышында да Түбән Кама шәһәре генә дигән адрес тора.

Шулай ук Саба районыннан шәхсән миңа атап язылган, мәхәббәт аңлатулы хат алдым. Кыш бабайны күргәндәй сөендем, бәхет кышы тоткандай куандым, рәхмәт сезгә J!

Лаеш районыннан Гәүһәрия апа Вәлиуллинага да җылы эчтәлекле хаты өчен зур рәхмәт. Без дә, күпчелек иҗат кешеләре кебек үк, бар вакыйганы күңелебез аша үткәрәбез, йөрәгебезгә якын алабыз. Авыр сүзләр ишеткәндә, таяныч булырдай, безне яклап әйтелгән бер җылы сүз дә кайчак олы терәк була. Сезнең хат та, шәхсән минем өчен, шундый зур терәк һәм таяныч булды.

Кыскасы, сезнең хатлар берсе дә каядыр югалмый. Языгыз, аралашып яшик!

Сезнең хатларны Эльвира ФАТЫЙХОВА укыды.

ХАТЛАРДА – БЕЗНЕҢ ТОРМЫШ , 3.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии