Сабый җанлы һөнәр ияләре

Тәрбияче! Бу сүзне ишетүгә, гомерен балалар белән бәйләгән гүзәл зат күз алдына килеп баса. Бөтен кеше дә бу эштә эшли алмый, чөнки бала көйләү, аңа тәрбия бирү җиңел кәсепләрдән түгел. Иртә таңнан кулыннан җитәкләп алып килгән сабыйга ничек якын килергә, аны башка эш төренә ничек җәлеп итәргә – моны тәрбияче булып эшләүче кеше үзе генә белә. Көн буе шул балалар язмышы синең кулында. Алар синең һәр адымыңны күзәтә, яратмаса, үз мөнәсәбәтен белдерә, яратса, артыңнан калмый...

Күп еллар тәрбияче булып эшләгәннәр балалар дөньясы белән яши. Ул аларның башкалар аңламаган якларын сизә, еласа – юатырга, егылса – торгызырга, шатланса – аның кебек үк шатланырга өйрәнә.

Балалар дөньясы үзгә дөнья. Аны ачар өчен серле сүзләр, балалар аңлый торган ягымлы, җылы караш кирәк. Тәрбияченең осталыгы балага үз дөньясын ачарга мөмкинлек бирә. Беренче матур сыйфатларын барлыкка китерүдә дә тәрбияченең йогынтысы зур роль уйный. «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – ди халык мәкале. Чәчү дә, җыю да тәрбияче үстергән шытымнарның торышына бәйле. Яхшылык кына урасы иде лә бит!

Тәрбияченең олы җанлылыгы бала күңелендә мәңгелеккә сеңеп кала. Ул аны онытмый, аңа тартыла. Бала күңелендә тәрбиячесенең игелекләре яши.

Элеккеге әбиләр башкарган тәрбия эшен бүген тәрбияче үти. Башка мөмкинлекләр, башка юллар белән генә. Аларга бу вазифаларында бары уңышлар гына телик. Сабыр канатлары ныклы булсын, үзләре тәрбияләп үстергән буын балалары аларны сөендереп торсын.

«Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Зәния ЗАКИРОВА,

Зәй шәһәре 

Комментарии