Җанисәптә ялгышма!

Татарны кемгә генә әйләндермиләр. Хәтта рус итү өчен, көчләп чукындырганнар да. 1997 елда икенче Бөтендөнья конгрессы эшендә депутат булып катнаштым. Андагы чыгышларның берсендә татарларның СССРда сан исәбе буенча руслар, украиннар, белоруслар, үзбәкләрдән кала бишенче урында торуын әйттеләр. Әмма кинәттән ничәдер 100ләп меңгә кимеп, ә казахлар шулкадәр санга артканга бишенче урынга күчүләре, ә татарларның алтынчы булып калуларын ассызыкладылар. Сәбәбен Казахстандагы җанисәптә татарларны казах итеп тамгалаудыр дип аңлаттылар.

ТАТАР БАШЫН КЕМ АШЫЙ?

Инде башкортстанда да шул хәл. Билгеле, гадел узмаган өчен тугандаш башкорт халкы гаепле түгел. Бу – җитәкчеләрнең башкортларны татардан күп итеп күрсәтеп, республика абруен күтәрү өчен кылынган сәясәтләредер.

Хәлбуки, үзем бу эшкә гаҗәпләнәм. Чуашиядә яшимен. Һәм җанисәпкә хәзерлек биредә дә бара. Ләкин: “Син чуаш бит, әйдә, сине шулай тамгалыйбыз”, – дигән рәнҗетү юк. Бездә татарны төрле этник группаларга бүлү дә күренми. Авылда мордвалар да бар (татарлар “мукшы”, чуашлар “ирзя” ди). Чуашлар кебек үк христиан динендә булсалар да, аларга да: “Әйдә, сезне чуаш итеп языйк”, – димиләр. безнең күршедә генә. Анда да чуаш авыллары бар. Анда да: “Сез кайчандыр татар булган, шулай тамгалыйк”, – дигән сүз ишетелгәне юк. Әгәр Башкортстан шулай эшләмәсә, җанисәптә бер милләтне икенче итеп тамгалау турында белмәс тә идек,

СОВЕТ ИДЕОЛОГИЯСЕ

Башкортстан турындагы беренче мәгълүматны 1965 елда ук, авыл хуҗалыгы институтында беренче курста укыганда алдым. КПСС тарихыннан, милләтләр тормышына кагылышлы тема да өйрәнелде. Доцент Александр Федорович Ижайкин безгә халыкларның булып оеша башлавы һәм җитлегеп өлгерүе, шартларында ниләрне исәпкә алып, союздаш яки автономияле республикалар төзелүен аңлатты. Монда беренче шарт булып төп халыкның 50%тан ким булмавы кирәк. Шунда ул зур кызгану хисе белән Татарстанның бар шартлары килеп тә, уртасында урнашканлыктан, Союздаш республика статусына ия була алмавын әйтте. Ул Татарстанны шулкадәр мактады ки, хәтта аның өчен горурлыгым эчемә сыймастай булды. Ләкин Башкортстан турында башкача сөйләде. “20% барлы-юклы халкы белән республика булырга да тиеш түгел. Анда барсаң, башкортны эзләп табарга да мөмкин түгел”, – диде. Аннан соң, 1970 елда җанисәп булып, чыннан да, башкортлар – 23,4%, татарлар – 24,8%, руслар – 40,5% булуы билгеле булды. Күренә ки, руслар байтакка артык булса да, татарлар башкортлардан 1,4%ка күбрәк.

1971-1972 елларда армия сафларында хезмәт иттем. Ул вакытта СССР булганлыктан, анда украиннар, молдаваннар, таҗиклар, үзбәкләр, грузиннар һәм башка төрле милләт егетләре күп иде. Чуашиядән бер чуаш һәм бер татар егете – мин идем. Ләкин күңелемә иң уелып калганы шул: бу частьтә Башкортстаннан чакырылган егетләр күп иде. Болар бөтенесе диярлек татар һәм бераз руслар да бар. Хәтеремдә дөрес калган булса, боларның күбесе Дүртөйле районыннан. “Безнең гәҗит” аша үзләренә сәлам дә юллыйсым килә. Бу егетләр белән бик нык дуслашып киттем. Яхшы җырлыйлар, матур бииләр иде. Ләкин шунысы уйландыра: менә шушы зур чакырылыш егетләр арасында бер генә башкорт та юк. Татар егетләре барысы да саф татарча сөйли. Араларында хәтта чуашлар да бар. Аларны башта чуаш дип тә белмәдем. Чөнки татарча сөйләшәләр, җырлыйлар, шулай ук оста итеп бииләр. Шуларны искә төшергәч, уйлап куям: әллә, чыннан да, Башкортстанда башкортлар юк дәрәҗәсендә микән?

Безнең бу яклардан күчеп китеп, Уфада яшәүче туганнарыбыз да бар. Татарны башкорт итеп санау гаугасы күптән ишетелә. Шуңа туганымнан:

– Сезне башкорт итеп исәпләргә тырышмыйлармы? Бу як белән сезгә басым ясамыйлармы? – дип сорыйм.

– Кайда соң анда башкортлар? Аларны күргәнем дә юк. Анда руслар да татарлар. Башкортка әйләнергә кушучы юк, әйткән очракта да аларны кем тыңлый соң, – дия иде.

Ләкин Уфада башкортлар ул әйткәнчә үк юк түгел икән. 2002 елдагы җанисәп буенча башкортлар – 154928, татарлар – 294399 кеше. Шулай да Уфада татарлар башкортлардан ике тапкыр диярлек артык һәм теге туганым әйткәнчә, бу саннар да башкортлар файдасына түгел, күпчелекне руслар тәшкил итә. Алар – 530136.

Совет чорында хезмәттә ирешелгән уңышлар, тупланган тәҗрибәләр белән алмашу, уртаклашу өчен, еш кына төрле олы һәм бәләкәй очрашулар үткәрелә һәм аларның кайберләре зур бер бәйрәм шикелле булып куя иде. Мәсәлән, 1984 елның июль ае тирәсендә Чуашстан һәм Башкортстан халыкларының дуслыгы көннәрен билгеләп үттеләр. Чуашстанга зур делегация килде. Ул зур бәйрәмгә әверелде. Тугандаш Башкортстан делегациясе татар авылын да күреп калсын дип, райком аны безнең авылга да алып килде. Анда башкорт халкының олы шагыйре Мостай Кәрим дә була дигәннәр иде, ләкин, кызганыч, ул, никтер, күренмәде. Бу – язучы, шагыйрь, артист һәм төрле категориядәге хезмәт ияләреннән төзелгән зур бер делегация иде. Вакыт уза-уза андагы артистларның кайберләре Казанга күченеп, татар артисты булып куйды. Очрашу күңелне тетрәндерерлек матур һәм күңелле узды. Артистлар татарча һәм башкортча җырлады, биеде. Сәнгатебез уртак бит. Әйтерсең бер үк халык бергә җыелган. Ә делегация җитәкчесе, чын мәгънәсендә, бөек драматург, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, СССР язучылар берлеге секретаре, күп төрле орденнар, Юлаев исемендәге премия лауреаты, Башкортстан АССР югары Советы рәисе Әсхать Мәсгут улы Мирзаһитов иде. Делегация җитәкчесе буларак, ул рус, башкорт, чуаш һәм татар халыклары арасындагы какшамас дуслык мөнәсәбәтләре турында зур чыгыш ясады. Тамашачылар аны күп тапкыр зур алкышлар белән хуплады.

ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮЧЕ БАШКОРТЛАР

1985 елның февраль-март башларында райком миңа бер инструктор белән Әсхать Мирзаһитов янына командировкага барырга кушты. Ә максаты шул. Стәрлетамакта ашлама заводы бар. Әсхать абый аша шул заводтан азот ашламалары ташуны җайлаштырып булмасмы.

Уфада Язучылар союзы урнашкан өйне чак эзләп таптык. Әсхать абый сәгать 4ләр-5ләр тирәсендә килергә тиеш дип, зур гына бүлмәгә кереп көтеп утырырга куштылар. Кергән чакта русча дәшсәк тә, алар безнең белән татарча сөйләште. Озак көтеп утырырга туры килде. Бүлмә зур. Һәр өстәл артында кемдер утырган. Бар да нидер яза. Барысы да язучы иде, күрәсең. Күзле түмгәкләр кебек безгә алар эшен күзәтеп утырырга туры килде. Үзара сөйләшеп тә куялар, ә кайчак бөтенесе дә сүзгә кушылып китеп, зур бер әңгәмә ясап алалар. Һәм сәер хәл: башкорт язучылары бар да татарча сөйләшә. Ник бер сүз башкортча яңгырасын!

– Сез үзегез башкорт язучылары, ә татарча сөйләшәсез? – дип сорамый булдыра алмадым.

Ә алар бераз көлемсерәп:

– Без бит татарлар, – диделәр.

– Ә башкортча шулай дөрес язарга булдырасызмы? – дигәч, янәдән көлемсерәп:

– Булдырабыз, – дип җавапладылар.

– Соң инде алай булгач, Әсхать абый үзе кем соң? – дим.

Янәдән: “Татар”, – дигән җавап яңгырады.

Менә сиңа мә! Башкортстан Язучылар союзында башкорт исемен күтәреп, татар язучылары утыра икән.

Әсхать абый килә алмады. Ул чирләп больницада булган. Шул кичне драмтеатрда аның “Әниемнең чал чәчләре” исемле спектакле була икән. Вакыт бушка узмасын дип, без шунда юнәлдек. Билетлар юк иде. Кассирга: “Без Әсхать абый янына Чуашиядән килдек”, – дигәч, безне шыгрым тулы залга түләүсез алып кереп, яхшы урынга утырттылар. Күрәсең, Әсхать абыйга безнең килү турында белгерткән булганнар. Спектакль башкорт телендә булды һәм күңелгә ошады. Иртән Язучылар союзына барсак, ул янәдән больницада булды, ләкин безгә телефоннан аралашу мөмкинлеге булдырдылар. Ул минем белән саф татарча бик ягымлы гына итеп сөйләште. “Килүегез яхшы булган, сезгә булышырга тырышырмын. Тартынып тормагыз, кирәк булганда шалтыратыгыз”, – диде дә Стәрлетамак ашлама заводына барырга кушты.

Шуларга игътибар итик: Уфада сәяхәт итеп йөргәндә, башкортча сөйләм ишетмәдек. Бары спектакль генә карадык. Ашханә, кибет, кунакханә һәм урамда русча һәм татарча сөйләшәләр. Уфа ул чакта миллионлы шәһәргә әйләнгән иде инде. Бу хәл радио, газета-журнал аша бик тантаналы хәбәр ителде. Миллионынчы булып 3 гаиләдә бер үк вакытта 3 бала дөньяга килгән. Боларның берсе рус, икенчесе татар, өченчесе башкорт гаиләсендә туган икән. Монда да күренә ки, миллионынчы кеше санына килгәндә, татарларны борылып уза алмаганнар. Сан исәбеннән чыгып фикер йөртсәк, татарлар позициясе бу урында да кире кага алмаслык ныклы булып торган.

ҮСЕШ ТАТАР ХИСАБЫНА

Менә шушы сәяхәттән соң күп тапкыр уйланырга туры килде. Нидән чыгып, мине, гади бер колхозның бернәрсә белән дә билгеле булмаган агрономын Башкортстанның югары органнарында эшләп торучы драматург янына җибәрделәр икән? Күрәсең, райком секретарьлары Әсхать Мирзаһитовның татар икәнен белми калмаганнардыр. Менә шул исәптән чыгып, Мирзаһитов янына татар кешесен җибәрсәк, һәм ике татар чын күңелдән ачылып китеп сөйләшсә, эш нәтиҗәлерәк булыр, дип уйлаганнардыр.

Билгеле, үз язучыларың, мәдәният эшлекләрең җитешмәсә, бу эшкә татарны тартып, менә безнең дә язучыларыбыз һәм башка эшлеклеләребез бар бит дияргә кирәк инде. Халкы аз булгач, ул милләтнең әдәбият, мәдәният эшлеклеләре җитешмәгәч, Мәскәүнең ул республиканы бетереп атуы бар. Күпме татар язучысы һәм артисты Башкортстанда эшләү шарты юктан Татарстанга күченәдер. Башкортстанда калсалар, үзләрен башкорт, я Әсхать абый Мирзаһитов кебек башкорт халкы эшлеклесе итеп күрсәтергә мәҗбүрдер. Татар телендә укытуны кысып, татар балаларына башкорт дәресе кертсәң, билгеле, киләчәктә алар азмы-күпме башкорт милли эшлеклесенә әйләнергә мөмкин һәм аннан башкорт дип тә санап була. “БГ”ның һәр санында диярлек Мортаза Рәхимов һәм аның улына кагылышлы язмалар бирелде. Бу хакта да өстәми булдыра алмыйм. Телевизордан берничә тапкыр Мортаза Рәхимовның интервью биргәнен тыңлаганым булды. Шаккатырганы шул: ул татар әдәби телендә искиткеч дөрес сөйли. Анда бернинди дә башкорт акценты юк. Әллә аның нәселендә дә татарлар бармы, башкорт Президенты булгач, бу хакта яшерәләрме, дип ирексездән уйлап куясың.

Нишлисең бит, республика бетүен теләмәсәң, башка милләт кешеләре исәбеннән халкың абруен күтәрергә уйласаң, әнә шулай эшләргә дә туры килә торгандыр. Бәлки, яңа Президент Рөстәм Хәмитов киләсе җанисәптә андый адымга бармас.

1989 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча СССРда барлыгы 6 млн 648760 татарның нибары 26,2%ы гына Татарстанда яшәгән. Миллионнан артык, башкортларның үзләреннән дә күбрәк Башкортстанда, тагын миллионнан артыгы Урта Азия дәүләтләрендә яшәгән һәм яшәп килә.

Катлаулы тарихи язмыш татарны туган җирләреннән аерган. Татар халкының һәм башкортларның кайда яшәве тарихи сәбәпләре исәпкә алынмый, җентекләп өйрәнелми торып, 1919 елның 23 мартында ашык-пошык Башкортстан Республикасы оештырыла. Аңа татарлар күп яши торган җирләр дә кертелә. Бу вакытта Колчак гаскәрләре белән сугыш барып, хәзерге Татарстан җирендә әле гражданнар сугышы узып бетмәгәнлектән, Татарстан Республикасы төзелми тора. Ул Колчак яуларыннан 1919 елның июнь айларында тулысынча азат ителә. Ә РСФСР составында Татарстан Республикасы оештырылу турындагы декрет 1920 елның 27 мартында гына дөнья күрә. Татарстанның чикләре, Башкортстандагы татарлар яши торган районнарны аңа кире кертү турында ул заманда аеруча кызу бәхәсләр була. Ләкин халык теләген белү өчен, референдум үткәрелми. Моңа Совет хөкүмәте кискен каршы чыга. Зур Татарстан Республикасы төзү аларны куркыта, күрәсең. Һәм халыкны икегә бүлгән килеш 1919 елгы декрет буенча Башкортстанның инде аерымланган чикләре шулай ук калдырыла.

Нәтиҗәдә, административ-территориаль бүленүләрдә кайчандыр дәүләтчелеге булган Татарстан Башкортстаннан ике тапкыр зур буласы урында, аннан шулкадәр кечкенәрәк булып калган. Бүген Башкортстан территориясе 143 мең 600 кв. метр булса, Татарстанныкы 67 мең дә 836 кв. м гына. Хәзер менә шушы Татарстан буласы җирләрдәге татарларны башкортка әйләндереп маташалар инде.

Татарстан халкы 2009 елда 3 млн 768 кеше дип исәпләнә. Шуларның 52,9%ы – татарлар, 39,5%ы – руслар, 3,3 %ын чуашлар һәм тагын башкалар дип фараз кылына. Башкортлар 14 мең дә 900, ягъни – 0,4%. Бу саннарда күренә ки, Совет хөкүмәте Татарстанга тиешле Башкортстандагы җирләрне аңа калдырмаган. Югыйсә Татарстанда башкортлар саны шактый артык булыр иде. Шуны истән чыгармыйк: әле аларга биредә татарга әйләнергә дә кушмыйлар.

Соңгы җанисәпләрдә татар халкының артуын түгел, киресенчә кимүен күрәбез. Мәсәлән, 1989 елда – 7 млн 200 булып, аннан 6 млн 648 мең 760. 2002 елда уздырылган җанисәптә 5 млн 554 мең 601не тәшкил итәбез. Алары да төрле төркемнәргә бүленгән.

Әгәр, чыннан да, шулай кимеп барабыз икән, безне кем ашый соң? Башкортка әйләнәме? Аңардан да яманрагы – руска әйләнеп бару юкмы?! Башкортлар үзләре дә руска әйләнмиме?

Сәмигулла АЛТЫНБАЕВ.

Чуашстан Республикасы,

Шомыршы районы, Өч-Балтай авылы.

Комментарии