Кемне сайлыйбыз һаман?!

Кемне сайлыйбыз һаман?!

Соңгы вакытларда 14нче сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына булачак сайлаулар турында бик күп сөйли башладылар, матбугатта да шушы хакта шактый язалар. Телевизордан күреп торабыз, бөтен җирне «Бердәм Русия»нең аю төшерелгән байраклары, плакатлары белән бизәгәннәр. Хәтта кайбер комбайннарга да шул байракны элеп куйганнар. Шәп бит, ә! Имеш, Татарстанда бөтен эшләр шул «Бердәм Русия» ярдәмендә башкарыла, аны гел мактап алга сөрәләр. вакытында шул партиягә тавыш бирергә өндиләр. Күреп, ишетеп торабыз, Татарстаныбызның төрле җитәкче урыннардагы түрәләре – шул партиянең әгъзалары. Нәрсә бу? Республикабызның Президент исемен бетереп, Татарстаныбызны бетерүгә алып барумы? Болай булгач, 30нчы август Республика көнен киләчәктә бәйрәм итеп үткәрүнең дә кирәге калмаячак инде. Хәер, хәзер аны җитәкчеләребез үз гаепләрен сиздермәс өчен, Шәһәр көне дип кенә әйтәләр шул.

Җәмәгать, Татарстаныбызның үз Конституциясе бар дип мактанган, горурланган булалар, ләкин анда бит «Бердәм Русия» дигән бер сүз дә юк. Киләчәк буын балаларга, оныкларга Татарстанның нәрсәсе генә калыр икән? Бу турыда язсаң сүзләр, фикерләр бик күп инде ул. Исән-сау чагымда берничә җөмлә белән генә булса да үз фикеремне әйтеп калырга теләдем.

Салих Миннегәрәй улы.

Минзәлә районы.

Комментарии