- 11.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №23 (8 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит»тә басылган язмаларга карата укучыларыбызның фикерләрен укырга яратам. Әйтик, радионың элекке дикторы Миләүшә Насыйбуллинаның алдап бурычка акча җыю маҗаралары турында Фәнзилә Мостафинаның «Ни кылансаң да килешә, сөйлә генә, Миләүшә…» исемле мәкаләсенә (№24, 17 июнь, 2015) кайтавазлар күп булыр дип өметләнгән идем. Булмады, ахры.
Нәрсәгә шаккатырга? КПСС шәүләсе астына сыенып яшәгән адәмнәр яңа дәүләтне шул алдап-йолдаудан башладылар түгелме соң? Күз ачып йомганчы үзләрен генә түгел, нәсел ыругларын да чын капиталистка (капиталист сүзен тискәре ягы белән әйтәсе килми) әйләндерделәр. Дөрес, без мескеннәрне дә онытмадылар… Налог җыярга, үзләренең җаваплылыгын киметергә җайлы булсын өчен, хрущевкалардагы фатирларны (хәзер тулай торактагы сәке урыннарны да), 4-5 сутый бакчаларны, гаражларны хосусыйлаштырып, бездән дә капиталист ясап куйдылар. Берәр автотехникасы булган шундый капиталистны кемнәр генә ничек кенә саумый?! Налогчылар дисеңме, ЖКХ, страховка, ЮХИДИ, элемтә, сәүдәгәрләр, коррупция һ.б. Хәзерге аптека системасын гына карагыз, аларда да мескен пенсияле капиталистны дәвалау түгел, ә ничек итеп алдап-йолдап кесә калынайту кайгысы. Хәтта Русия ил башындагы түрәләр үзләре дә, 60-70 процент даруларга ныклы ышаныч юк, диделәр. Сез искә алган ТНВ, кешегә тын алырга бирмичә, ниндидер шлемник дигән матдәне рекламалады. Кесәләрен күпмегә калынайтканнардыр, тик йөрәк авыруына грамм да файдасы булмады. Эш буенча яхшы танышым, нәкъ менә шул шлемникны еш куллана башлагач, якты дөнья белән хушлашты.
Нәрсәгә ул реклама? Минем фикеремчә, ул – халык алдауның 99,9 процентлы ышанычлы коралы! Мәсәлән, 10 тиенлек теш чистарту порошогына берәр исле үсемлек согы кушып болгаталар да, ниндидер ярымшәрә ханымны яисә билгеле артистны, спортчыны яллап, безнең алдашуга көйләнгән тел белән радио аша башны катыра башлыйлар. Без – Русия халкы, шул бер файдасыз теш пастасын йөзәрләгән мәртәбә артык түләп алабыз инде. Кызганыч, бала-чаганы да шул аферага җәлеп итәләр.
1991нче елда кече улымның 15 яшьлегенә 500 сумлык (минем өчен әз акча түгел) саклык кенәгәсе бүләк иткән идем. Хөкүмәтебез акчаның иминлеген һәм баланың 20 яшьлегенә хәтта 9 процент үсеш тә ышандырган иде (нәкъ менә шушы Миләүшә ханым кебек)! Җайлап кына мәрхүм Гайдарга аудардылар да «Амин!» (15 яшьлек егеткә инде 40 яшь!), ә шушы ысул белән ничә миллион русиялене төп башына утырттылар. Миләүшә ханым һәм аңа охшаганнар шул сәясәтне дәвам гына итә кебек һәм алар хакимиятнең, закон чыгаручыларның, законны якларга тиешле органнарның һәрвакыт аны яклаячакларын белеп-тоеп яши.
Соңгы вакытта «Бандитский Татарстан», «Бандитская Казань»ның 1, 2 китапларын укып чыктым. Моннан 20-30 ел элек булган вакыйгаларның әллә ни кызыгы да юк инде. Ул китапларны бүгенге җитешсезлекләрне томалау, алардан халыкның фикерен читкә юнәлтү өчен генә чыгарганнар кебек. Хәзер юкмыни бандитлык? 120дән артык кешене Иделдә ватык көймә белән батырып үтерделәр дә, гаепне ниндидер бер Пермь хатынына сылтап калдырдылар.
25 мең сумнан артык акча түләп, Чаллының «Кама-Пласт» дигән оешмасы аркылы, килешү төзеп, бер тәрәзәмнең рамын пластикка алыштырткан идем. Бер-ике ай узмады, яңа тәрәзәмнең кимчелекләре күренә башлады. Инде ел ярым артыннан йөрим, файдасы юк. Судка барып җиттем. Анда да мине якларга ашкынып тормыйлар. Суд утырышында оешма вәкиле, ап-ачык итеп: «Өстәмә 3-4 меңнәрен түләсәләр, бу кимчелекләрне төзәтергә тырышырбыз», – диде. Димәк, бу оешма алдан ук клиентларыннан өстәмә түләтер өчен гамәлен күреп куйган. Шунысы гаҗәеп, тагы бу оешма Ершова А.А. исемле бер ханым кулында. Әгәр дә бу ханымның саллы гына терәге булмаса, үзенең клиентларын җәзаларга батырчылык итәр иде микән?
Бүгенге бандитлык рәвешен генә үзгәртте кебек. Игътибар итсәгез, ниндидер дәрәҗәдәге түрәләрнең хатыннары ирләренә караганда яхшырак эшли дип аңларга кирәк. Мескен кайбер түрәләрнең торак урыннары да юк бугай әле. Бомж диярсең! Миләүшә Насыйбуллина да әнә бернисез, дисез.
Миләүшә ханым тозагына эләгүчеләрнең барысы да кызганыч, мин һәм бөтен татар дөньясы хөрмәт иткән мәрхүм Рөстәм Вәлиевнең тол калган хатынын алдауны җаваплы түрәләр ничек аңлыйлар һәм ничек аңлаталар икән? Татарстанның дин әһелләре (ике төп дин дә) мондый күренешләргә нинди мөнәсәбәттә? Минем аңлавымча, Татарстандагы ике төп дин дә бу алдау-йолдаулы тормыш рәвешен хупламый бит.
Фоат МИФТАХОВ,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии