Ачык хат

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н.МИҢНЕХАНОВка

Ачык хат

2016нчы елның 28нче апрелендә Татарстан Фәннәр академиясендә «Шәһре Казанның милли-мәдәни йөзе» исемле түгәрәк өстәл үткәрелде. Безнең тәкъдимнәрне һәм таләпләрне Сезгә җиткерергә булдык.

Башкалабыз Казан – борынгы һәм бай тарихлы шәһәр. Урта гасырларда бу җирдә өч татар дәүләте – Болгар ханлыгы, Алтын Урда һәм Казан ханлыгының чәчәк атуы Казанның милли кыяфәтендә чагылырга тиеш. Аның архитектурасының нигезендә Шәһре Казан – Татарстан башкаласы, бөтендөнья татарларының мәркәзе дигән төп фикер ятарга тиеш.

Татарстан башкаласына татар тарихын кайтару буенча безнең тәкъдимнәр:

1.Тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәткә атлы һәйкәл куярга.

2. «Дүрт җайдак» исемле проектны гамәлгә ашыру буенча эшне башларга. Бу проект буенча Казанга керә торган юлларда (көнчыгыштан, көнбатыштан, көньяктан һәм төньяктан) татар ханнарының һәм каһарманнарының атлы һәйкәлләрен кую тәкъдим ителә. Мәсәлән, көньякта (Болгар юлында) Болгар ханы Алмышның атлы һәйкәлен куярга.

3.Шәһәр мәҗлесе (Гордума) топонимика комиссиясенә, Тарих институты белән бергә, татар мәркәзенә борынгы татар исемнәрен кире кайтару эшен башларга:

1) Бауман урамына борынгы исемен кайтарырга. Казан ханлыгында бу урамның исеме «Нугай юлы» булган.

2) Клара Цеткин урамына Бишбалта урамы исемен яңадан кайтарырга. Бу исем 2005нче елда куелган иде, ләкин 2006нчы елда Клара Цеткин дигән исемне кире кайтардылар.

Казан шәһәр мәҗлесе (Гордума) һәм Башкарма комитеты Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен – «Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре» һәм «Дәүләт телләре турында…» Канунны даими боза. Шуңа күрә безнең Конституция биргән хокукларыбызны яклауны сорыйбыз:

1.Казан шәһәр мәҗлесенең (Гордума) утырышлар залында кичекмәстән синхрон тәрҗемә оештыруны таләп итәбез!

2.«Парклар һәм бакчалар» программасы буенча үзгәртелә торган паркларда барлык язулар татар һәм рус телендә булуны таләп итәбез!

3.«Парклар һәм бакчалар» программасы буенча үзгәртелә торган паркларны бизәүдә татар тарихын, татар халык әкиятләрен, татар архитектурасын истә тотарга кирәк.

4.Татарстан башкаласының 10 метро станциясеннән икесе генә татарча исемләнгән һәм бер татар тарихи исеме юк! Оят бу, хурлык! «Дубравная» яңа метро станциясенә татар ханбикәсе Сөембикә исемен йә «Биләр» исемен кушуны таләп итәбез!

Шәһре Казанда Екатерина IIгә һәйкәл куюга кискен каршы чыгабыз! Бу тәкъдимне керткән кешеләр тарихны белми кебек. Нугайларга каршы геноцид оештырган, Кырым татарларын үз җирләреннән куган патшабикәгә һәйкәл кую нияте бик сәер күренә. Пугачев гаскәрен мәрхәмәтсез, кансыз бастыру да билгеле. Татарларга каршы мәрхәмәтсез чукындыру, кыерсыту сәясәтен алып барган патшаларга Татарстан башкаласында урын юк.

Ф.В.ЗӘКИЕВ,

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе

Комментарии