«Автобусларны кире кайтарсыннар иде!»

«Автобусларны кире кайтарсыннар иде!»

Тынычлык (Мирный) бистәсеннән 83 яшьлек Рәшит абый Нургалиевның соңгы вакытта редакциябезгә берничә мәртәбә килгәне булды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Казан белән ике араны бер итеп йөрергә иренми. Чөнки җанына төшкән борчуы бар. Кайчандыр Тынычлык бистәсеннән Казанның барлык почмакларына да диярлек йөреп торган 69 һәм 69а маршрутлы автобусларын йөрүдән туктатканнар. Шуның аркасында, җирле халык җәфа чигә, дип аңлата пенсионер. Бу мәсьәләне хәл итүләрен сорап, кая гына хатлар язмаганнар. Президентка да, Мәскәүгә үк тә барып җиткәннәр. Нәтиҗәсе генә юк…

Мирный бистәсендә яшәүчеләрнең автобусларга кытлык кичерүен ишетеп кенә түгел, яшәп тә караган кеше мин үзем. Анда гаиләсе белән дус кызым яши – авылдашлар без. Атна-ун көнгә бер кунакка бара торган гадәт хәзер бөтенләй бетте, барсаң – бер сәгать кенә утырып, кире китәргә кирәк. Автобуслар Казанга кадәр йөрүен бик иртә туктата. Әле аның килгәнен дә, кимендә ярты сәгать көтәргә кирәк. Автобуска иртәнге якта утырыйм димә – халык эшкә агыла, анда утырып түгел, басып барырлык та урын калмый. Бу аңлашыла да. Хәзерге көндә бистәгә кадәр ике автобус кына йөри: 23нче һәм 56нчы маршрутлар. Менә шуннан соң, иртәләрен бәләкәйләргә бакчага, мәктәпкә, әти-әниләргә эшкә, өлкән яшьтәгеләргә үз эшләре буенча Казан үзәгенә ничек барып җитәсе – монысы зур сорау астында.

– Безнең бистәдә 10 меңнән артык кеше яши. Элек монда автобслар күп һәм еш йөри иде. Менә 2011нче елны гына алыйк. 69, 69А автобуслары бар иде. Бу автобуслар «частник»ныкы булды – Жильцов фамилияле кешенеке. Ул бу автопаркны сатып алган вакытта, элеккеге хуҗасы автобусларын тиешенчә карап тормаганмы, ремонтларга акчасы булмаганмы, кыскасы, бөтен автотранспорты ватылып беткән иде инде. Шыгыр-шыгыр килеп йөри торган тузган автобуслар эләкте мескенгә. Ахыр чиктә, ремонтлап җаны чыккач, «керем китерми» дип бу ике маршрутны да йөртүеннән туктатты. Без шушыннан соң бик авыр хәлгә калдык. Моңа кадәр гадәтләнгән ешлыкта автобуслар килми, килгәнендә дә халык шыплап тула, кемнәрдер сыймыйча, тукталышта кала башлады хәтта. Аннан соң, Казанның бөтен почмагына да диярлек йөргән 69А белән 69нчы маршрут автобуслары бетерелгәннән соң, без үзебезгә кирәккән җиргә 3-4 транспортка утырып бара башладык. Билет бәясе 27 сум. Димәк бер якка барып җитү өчен генә дә, уртача 100 сум акчаң китә. Ә кире кайту белән исәпләгәндә, бу бөтенләй, 200 сумга кадәр җыела. Халыкның акчасы суга салынган дигән сүз. Моннан файдаланып калучыларны да беләбез. Күп очракта халык билгеле бер тукталышка кадәр автобус белән бара да, аннан соң троллейбуска утыра. 6нчы һәм 9нчы троллейбуслар өчен бу бик зур керем чыганагы булды инде. Аларга кеше бик утырмый бит. Менә шуңа күрә бәлки халыкка файда китерә торган, бер утыруда Казанның теләсә кайсы почмагына илтеп җиткерә торган 69нчы маршрутлы автобусларны кире кайтармыйлардыр да. Аңлыйбыз, халыкның акчасын савып калырга кирәк бит. Бу автобуслар мәсьәләсендә 2012нче елдан бирле көрәшәбез инде. Иң беренче Миңнехановка яздык, ул ярдәм сораган хатка 192 имза куелган иде, – дип сөйли Рәшит абый .

Шушы хат буенча Тынычлык бистәсендә җыелыш та узган. Депутатлар җыелган. Халык арасыннан тупланган инициатив төркем җыелыш вакытында мәсьәләне кискен куйган: безгә автобусар бирмисез икән, бөтен түрәләр яши торган Боровое Матюшинога илткән юлны ябабыз, дип тавыш чыгарганнар. Халыкның ду килүен күреп, депутатлар вәгъдә биргән – хәл итәргә тырышырбыз, дигәннәр.

– Депутат Равил Хөснуллин да бар иде араларында. Ул ачыктан-ачык әйтте: «Халык, тавышланмагыз. Тынычланыгыз. 7-8 кешедән торган бер төркем оештырып, иртәгә үк автобуслар йөртү мәсьәләсендә эшли башларбыз», – диде. Шуннан соң безнең бистәдән Казанга кадәр ничә кеше йөрүен ачыкламакчы булганнар. Бер тукталышта автобуска ничә кеше керә, автобус никадәр тула. Ике-өч тукталыш эчендә, 5 баллы система буенча караганда безнең автобусларның 4 баллга кадәр тулуы ачыкланды. Шуннан соң безгә 69 белән 69А маршрутларын кире кайтардылар. Ләкин алар 3 ай гына йөрде дә, башка күренмәделәр. Кабат хатлар яза башладык – килгән җаваплар бер үк: кеше утырмый, керем китерми… – дип аңлата әңгәмәдәшем.

2014нче елның март аеннан башлап, 69 һәм 69а маршрутлары йөрүдән бөтенләй туктаган. Тик бу хакта халыкны алдан кисәтеп торучы булмаган. Һәм монда яшәүче өлкәннәр – әбиләр һәм бабайлар әле дә бу маршрутны сагынып искә ала.

– Безгә бу автобуслар ни өчен кирәкме? Без бит барыбыз да Казанның Идел буе районына карыйбыз. Безгә кирәк булган бөтен дәүләт учреждениеләре дә: Пенсия фонды булсынмы, шәһәр больницаларымы – барысы да Казанның Горки тукталышында урнашкан. Анда турыдан-туры бер генә автобус та йөрми хәзер. 69 йөри иде. Әйе, берничә транспорт алыштырып барып җитәбез без анда. Моның кесәгә сугуы гына бер хәл – халык бит җәфалана да. Күпме вакыт үтә автобус көтеп. Ә кышкы суыкларда бәләкәй балалар да тукталышта тора, аларга ничек авыр бу! Инде нишләргә дә белмибез. Халык кирәк дип торган саен да, ул автобусларның безгә бирелмәве аңлашылмый. Елына 10-15 җиргә хат язабыз. Җавап гел бер үк: «Керем китерми, пассажирларыгыз юк». Ничек булмасын, иртән килеп теләсә кайсы тукталышны карасалар да, чынлыкта нинди халык көтүе булуын үз күзләре белән күрерләр иде! – ди Рәшит абый.

Инде барлык оешмалар да Тынычлык бистәсендә яшәүчеләрне борчыган мәсьәлә белән таныш булгач, шулай да бернинди дә чара күрелмәгәч, без ничек ярдәм итә алабыз соң, дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. «Газетагызда бастырып чыгарсагыз рәхмәтле булыр идек. Соңыннан шушы язмагызны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә дә җибәрмәссезме, ул берәр чарасын күрергә ярдәм итәр, бәлки», – ди Рәшит абый Нургалиев. Укучыбызның гозерен үтәрбез.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии