Җитәкчеләр ихтирамны жәлли

Җитәкчеләр ихтирамны жәлли

Якын дустыбызны, хезмәттәшебезне, остазыбызны бакый дөньяга озаткач, әле якты дөньяда яшәгән, эшләгән дуслары белән бергә үткән тормыш юлларын искә алып, сөйләшеп утырганда туган фикерләр турында, үзебезнең иң кыю, кешелекле «Безнең гәҗит» аша халыкка, хакимияткә ишеттерәсе килеп ачык хат язарга булдык.

Быелның 2 апреле Мөслимнең бик күп кешеләре өчен олы кайгы алып килде.

Солтанов Зөфар Нургали улы әле 69 яше дә тулмаган килеш, фани дөньядан китте. Ул районда, республикада, Русиядә бик күпләргә таныш булган шәхес иде. Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган зоотехнигы, хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Президентның 2 мәртәбә «Рәхмәт хаты» һәм бик күп сандагы төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары иясе. Үзенең хезмәт юлында бик күп авырлыкларга очраса да, бирешмичә халык өчен диеп яшәде ул. Туры сүзле, эшен халыкка файдалы булсын диеп, үз мәнфәгатьләрен икенче планга куеп, ялагайлыкның нәрсә икәнен белмичә 52 ел җитәкче булып эшләгән чорында, үрнәк остаз, тәрбияче, киңәшче булган чын якын дустыбыз иде.

Аның атларны яратуы, атлары Русиядә, Татарстанда, районнарда күп ярышларда катнашып, беренче урыннарга лаек булуы, сабантуйларда ат ярышларына комментарий биреп торуы гына да ни тора иде.

Әйе, тормышта үзеңнең дөрес фикерләреңне исбатлау хәзерге чорда бик авыр шул. Ничә еллар халык өчен диеп эшләп чыныккан кешенең, кисәк кенә халыкны икенче планга куя алмавы, күп кенә фикерләре безнең җитәкчелек системасында югарыдагыларда килешмәүчәнлек тудыра да инде.

Ә без – әдәм балалары, кешенең гомер буе куйган зур хезмәтләрен сызып ташларга сәләтле бәндәләр булган илдә яшибез.

Менә безнең Зөфәр дә шуның бер корбаны булды. Әйе, Зөфәр Нургалиевичка яман чир сиздермичә килде дә, аны хастәханәләрдә йөрергә, ятарга мәҗбүр итте. Шул юлларда йөри башлагач, аның күңеле бик тиз сүрелде. Бу авыр вакытта, бик зур ярдәм күрсәткән, үзебезнең район больницасы хирургы Лидия Васильевнага ул бик зур рәхмәтләрен җиткерергә кушты.

«Бераз тынычлагач, ярдәм сорарга диеп хакимияткә шалтыраткан идем, «Солтанов белән сөйләшер сүзем юк», – дип җавап бирделәр диде.

Уйлап куясың, авыр хәлдә авырып яткан килеш шундый җавап ишеткәч, сәламәт кешенең дә йөрәге туктап калырга мөмкин.

Их без нигә шул кадәр мәрхәмәтсез икән, югыйсә, Коръәндә дә язылган бит, үч саклау зур гөнаһ диеп, мәчетләргә йөрибез, корбаннар чалдырабыз, ә иң гади генә, Коръәндә әйтелгән, мөселманга хас булган гадәтне үти алмыйбыз. Ачу борын очында гына була бит, бик тиз «очып» китәргә, сакланырга тиеш түгел диелгән китапта.

Соңгы юлга озатырга җыелган халыкның чыш-пыш килешеп, хакимияттән кеше юк микәнни, диешкәннәрен ишеткәч, игътибар итмичә булдыра алмадык, әйе, чыннан да, ул тирәдән «өлкән абзыйлар» күренмәде. Солтановны танымаган, аны белмәгән бер егет барлыгын күрдек. Рәхмәт инде аңа, читтәрәк кенә торса да, митинг өлешендә сүз әйтмәсә дә, җирләп бетереп кешеләр таралыша башлагач, кабер өстенә тып-тын гына килеп, 3 чәчәк куеп китте. Авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар венок куйсалар, туганнарының да, халыкның да күңеле китек калмас иде. Сүз дә юк, аның хезмәтләрен, яхшылыкларын искә алучылар күп булды. Актаныштан килгән делегациягә, матур итеп Зөфәр Нургалиевичның эшләренә бәя бирүләре, Актаныш районы башлыгы исеменнән чыгыш ясап, мөслимлеләрнең кайгысын уртаклашулары өчен зур рәхмәт.

Күпсенүдән түгел, чагыштыру өчен генә – Мөслимдәге бер финанс өлкәсендә эшләгән иптәшне соңгы юлга озату күз алдына килде, өеннән алып зыяратка кадәр канәфер чәчәкләре таратылган юлдан барды халык, югарыдан әмер бирелгәч, барлык оешмалар матур итеп веноклар белән килгәннәр иде. Туганнарының, халыкның бик күңеле булды.

Шулай шул инде, Солтанов финанс өлкәсендә эшләмәде бит, ә материаль байлык булдыру өстендә генә.

Бу хатны, җәмәгать, без мескенлектән язмыйбыз, ә гыйбрәт өчен. Без барыбыз да бу фани дөньяга мәңгелеккә килмәгән, барыбызның да бакыйлыкка барасы бар. Бер-беребезгә исән чакта мәрхәмәтле җитәкчеләрне сайлыйк, якын тирәбездәге кешеләргә битараф булмыйк. Үзебезнең шәүләдән куркып йөрмик, Зөфәр Нургалиевич кебек әйтәсе сүзне әйтеп, курыкмыйча яшәргә кирәк.

Яшь буын күреп үсә, яши бит бу хәлләрне, без алардан кемне тәрбиялибез соң? Үз-үзен, телен, илен яклый алмаучыларны тәрбиялибез түгелме соң?

Бүген телебез, мәктәпләребез бетә диеп чаң сугабыз, мондый хәлләр өчен үзебез гаепле икәнен әйтергә вакыттыр инде. Гел башка сугып торудан, безнең куркаклыктан килеп туган бәлә бу.

Бу хәлләрдән соң беренче президентыбыз Минтимер Шарипович, хәзерге президентыбыз Рөстәм Нургалиевич, Мөслим районы хакимиятенә дөрес бәя бирерләр дип уйлыйбыз, чөнки алар Зөфәр Нургали улы Солтановның хезмәтләре белән якыннан таныш диеп беләбез.

Сезгә зур ихтирам белән Солтановның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре.

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, I чакырылыш Дәүләт Советы депутаты – Камалов Р.З., Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1 чакырылыш Дәүләт Советы депутаты – Габдрахманов Р.А., Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны – Мирзаянов Х.М., эшмәкәр – Туктамышев Р.А., эшмәкәр – Хамматуллин Р.М., «Тамыр» фермер хуҗалыгы җитәкчесе – Сәйфуллин Р.Г. һ.б.лар.

Комментарии