Мулла шундый буламы?

Мулла шундый буламы?

Һәр яңа көннән нәрсәдер көтеп яшәсәк тә, беркем дә үлемен көтми. Әмма белеп яшибез: бу дөньяга килгән һәркем иртәме, соңмы бакый дөньяга күчәчәк. Көтмәгәндә-уйламаганда, әтиебез Рафил Мөхәммәдиев вафат булды. Аның теләген искә алып, әтине Сарман районының Шәрләрәмә авылы зиратында җирләдек. Тик әтине җир куенына тапшырганчы, кайгыбызга өстәп, тагын күңелсезлекләр килеп чыкты. Авырып ятканы булмаса да, әтинең күңеле сизгәндер инде: узган җәйдә авылга кайткач, Шәрләрәмә авылы мулласы Гыйззәтуллин Әнәс Габдулла улыннан, алай-болай булса дип, җасәден алып кайтып күмәргә рөхсәт алып килде. Шуңа күрә, бернинди икеләнүсез элек яшәгән нигезебез янына кайтып туктадык. Әтиебез 1988 елга кадәр, 18 ел дәвамында авыл Советы рәисе булып эшләде. Әти белән әни шул елдан Түбән Камада яшәде. Лаеклы ялга чыкканчы, йортлар идарәсен җитәкләде. 1992- 2006 елларда шәһәр Советында депутат булды. Әтине яклап әйтүем түгел, әмма кеше белән эшләү җиңел булмавын беләм, төрле хәлләр төрлечә чишелеш тапкандыр. Дошманнары булгандыр дип тә әйтә алмыйм, әтине шәһәрдән зурлап озаттылар. Авылда да кайтасыбызны белгәч, туганнар белән бергә авылдашлар да шактый җыелган иде. Барысының да әти белән хушлашып каласы килгәндер. Әтине Түбән Камада юып кәфенләсәләр дә, юган бабайдан, авылга кайткач, мәетнең йөзен ачарга рөхсәт алдык. Авыл мулласына бу турыда әйткәч, ризасызлык белдереп тавыш чыгарды. Шулай да, ялвара торгач, риза булды тагын. Зиратка алып китәр алдыннан Әнәс Гыйззәтуллин дога укып, үз вазифасын башкару урынына, җыелган халык алдында әтине төрлечә мәсхәрәләп, өстенә пычрак яудырды.

– Коммунист иде, кәфер, үзе алдакчы булды. Аллага ышанмады, – дип чыгышын (вәгазен) башлаган иде, аннан безгә, балаларына күчте. Имеш, ул юньле кеше булмаган, җирдә нинди балалар калдыргандыр бит әле! Ярсып-ярсып чыгыш ясаган мулла наркоман, эчкечеләрне әрләп, халыкның ни сәбәпле җыелуын оныткач, әни түзмәде, әтине соңгы юлга озатырга җыелуыбыз хакында исенә төшерде. Мондый кисәтү муллага ошамады. Җирләгәннән соң, җеназага җыелган халыктан полиэтилен капчык сорап, аны кабер өстенә куйды да таратылган сәдака акчасын җыеп алды, имеш, ул аны мәчеткә тапшыра. Үзе бик саваплы эш башкаргандай, канәгать кыяфәт белән кайтып китте. Ни өчен мәчет файдасына җыелган акчага ул халык алдында хисап тотмый?

Аллага шөкер, Аллага ышанабыз дип кычкырып йөрмәсәк тә, әти-әни безгә, биш баласына, дөрес тәрбия бирде. Барыбыз да укып, бу тормышта үз урыныбызны таптык, матур гына яшибез, эшлибез. Әнәс Гыйззәтулинның безнең тормышка тыкшынырга бернинди сәбәп юк, дип саныйбыз. Кеше бу тормышта ничек кенә яшәсә дә, үлгәч, аның бары тик яхшы якларын гына искә төшерәләр, чөнки аның Аллаһы алдында да җавап тотасы бар бит. Безнең очракта мулла мәет өстендә шундый пычрак сүзләр әйтергә хаклы идеме? Бәлкем, ул гөнаһлы дип санаганнарны зират эчендә күмми башларлар? Имеш-мимешләргә колак салсаң, авыл халкы мулладан канәгать түгел.

Авылдан без бик авыр хис-тойгылар белән кайттык. Вакыт узгач тынычланырмын дип уйлаган идем, ләкин мулланың сүзләре гел колак төбендә яңгырап тора.

Энҗе ЗИАТДИНОВА,

шәфкать туташы.

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии