Бу хөкүмәткә нинди ышаныч булсын?

Ятимлектә ачлы-туклы яшәп, укып, эшләп үскән буын без. Әти алты ел сугышта йөреп чирләп кайтып үлде. Дәүләттән бернинди ярдәм күрмәдек. Кешечә яшәргә теләп, ирем белән икәүләп читтән торып институт тәмамладык. Көндезге бүлектә укырга мөмкинлек булмады. Икешәр ставка эшләп, фатир, йә йорт сатып алырбыз дип, балаларның киләчәген кайгыртып, саклык кассасына акча җыйдык. Шулай итеп, гомер буе эшләп, дүрт-биш «Жигули» алырлык акча җыелды. Бер ял йорты, чит ил күрмәдек. Авыру баланы дәваларга Мәскәүгә барырга йөргәндә кассадан акчаны ала алмадык, тиенгә калдырдылар. Баланы дәвалый алмадык, ул үлеп китте. Шул хәсрәтләрне күтәрә алмыйча, ирем дә инфаркттан вафат булды. Мин кызларым белән улсыз да, ирсез дә, акчасыз да калдым. Шул акчалар хисабына фатир бирүләрен сорап ил башлыгына да, Татарстан җитәкчеләренә дә язып карадым. 25 ел буена бер җавап: «Аз-азлап түлибез, закон эшләнә, түләнәчәк». Шуннан соң минем кебек алданган, таланган халык бу хөкүмәткә ничек ышансын. Бер газетада, сез ул акчаларны чиновникларның кесәләреннән эзләгез, дип язылган иде. Без бит акчаларыбызны аларның кесәләренә түгел, Конституциясе, хөкүмәте булган дәүләтнең саклык казнасына салдык.

Зөлфия апагыз

Комментарии