«Бала йоннары»н саклыйсы иде

Конституция моңарчы да 17 тапкыр өтәләнгән иде инде, ә 2023нче елның гыйнвар ахырында кош-кортның соңгы йоннарын йолкып бетергән кебек, ахыргача йолкыдылар бугай. «Бала йоннары»н утта өтәлисе генә калды. Диңгезчеләрнең бер сүзе бар: «Бата торган корабтан күселәр кача». Әмма бу сүзне башкача да аңларга була, алдынгы карашлы кешеләребез юкка чыгып, «чит ил агенты» дигән тамга белән билгеләнделәр. Ә калганнарыбыз, тәвә кошы кебек, башларыбызны комга чумдырдык. Безнең төрки-татар дәүләтебез биш гасырга якын чор дәверендә башыннан нинди генә михнәтләр кичермәгән, чын тарихтан бу мәгълүм, һәм үзебез дә фикерлибез әле. Ислам нигезендә яшәргә омтылсак та, йөз ел элек башланган инкыйлаб үзенең кире нәтиҗәләрен китереп куйды, хәзер шуның җимешләрен татыйбыз түгелме? Ул өченче көннәрдә кешелеккә каршы чараларда безнең вәкилләребезнең катнашуы булсынмы, динне юкка чыгаруда көч җәлеп итү булсынмы, кичә мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарту булсынмы, һәм, ниһаять, бүген мөстәкыйльлекне юкка чыгарумы... Кол хәлендә булган халык сәясәттән мәхрүм ителде, шулай да аларга күңел ачарга ирек бирелде әле. Әмма үз телендә белем алырга кытлык икәнен ул халык сизми дә калды. Үз вакытында Конституция сакланган булса, бәлкем, без көтүче көткән эш атлары хәленә кала барырга мәҗбүр булмаган булыр идек.

Иртәгәге көндә максатка алыначак ватанпәрвәрлек тәрбиясенә соңга калмадыкмы икән? Биредә «явыз» ватанпәрвәрлек белән «гаделлекле» ватанпәрвәрлек көрәш юлына басмасмы? Ә инде берсекөндә яңадан нәшер ителүче дәреслекләр ни язар? Безнең хакта бик яман нахак шәрехләмәләр бирүче кешеләр җитәкчелек иткәндә, тарихта кем булып калачагыбызны бер Аллаһка гына тапшырып булмастыр.

Үзебездә кешелекле мөселман-татарлыгыбызны күңелебездә булса да саклап калыйк. Безгә Аллаһтан, хайваннардан аермалы буларак, фикерләү сәләте бирелгән ләбаса.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии