«ПЕНСИОНЕРГА КАЙГЫ» РЕФОРМАСЫ

«ПЕНСИОНЕРГА КАЙГЫ» РЕФОРМАСЫ

Очрашкан саен сәясәт сөйли торган дус кызым бар. Һәрбер реформаны йөрәгенә бик авыр кабул итеп, исенә төшкән саен шалтыратып, парын чыгара ул. Елга ярларын балыкчыларга түләүле итәргә маташканда да, бензин бәяләре күтәрелгәч тә, татар мәктәпләрен ябу башлангач та – кыскасы, ул бар халык өчен борчылып эчтән сыза. Юкса, үзе бала карап өйдә генә утыра инде. Балыкка да йөрми, бензин да ашамый… Һәм аның сүзе һәрчак болай дип тәмамлана: «Халык кайчан кузгалыр икән?! Нишләп беркем дәшми соң?!» Бу юлы да шулайрак булды һәм әлеге яңалыкны мин иң беренче аннан белдем. Аның фаразы буенча инде бу юлы халык күтәрелергә тиеш иде – шулай булды да.

2010 елга аяк басар алдыннан шәһәр эчендәге транспортта билет бәяләре артуын хәтерлим. Озын-озакка сузылган ял көннәре белән бу реформа тыныч кына үтте һәм онытылды да. Халык гауга куптарып йөрмәде.

Шәһәр хакимияте быел да «бүләк» әзерләгән. Бу юлы инде җәмгыятебезнең иң авыр хәлдәге катламына. , инвалид, ятимнәр, лаеклы донорлар, төрле сугыш хәрәкәтендә катнашкан ветераннар – барысы да моңарчы шәһәр эчендәге транспортта бушлай йөри иде. Ташламага ия катлам дип атала иде алар. Ә яңа елдан бу өстенлеккә дә чик куелды. Хәзер әлеге гражданнарга айга 30 тапкыр гына бушлай йөрү мөмкинлеге биреләчәк.

Узган еллардагы тәҗрибә буенча быел да бәйрәмгә алданып, дәшми калырлар һәм шуның аркасында миллионнар отарбыз дип уйлаганнар, ахры. Тик пенсионерлар бәйрәм дип, ял итеп ятмый шул. Шушы хәбәр таралу белән, 29 декабрь көнне ташламаларны кире кайтаруны таләп итеп Ирек мәйданына чыктылар. Шундый ук 9 гыйнварда да булды.

Ирек мәйданына баручы автобуслар ул көн иртәсендә пенсионерлар белән шыгрым тулы иде. Күпләр иртәнге 10га ук килеп баскан. Митинг башланганын бер сәгать көткәннәр. Сәгать 11дә мәйданга килеп баскач та беркем дә юклыкка игътибар итеп аптыраган идем, баксаң, халык опера һәм балет театрына, чират торып, җылынырга кергән икән. Сәгать 11 тулгач та, әйтерсең бер сигнал буенча, бердәм рәвештә халык мәйданга тулды. Бу бердәмлек митинг дәвамында тагын да ныгыды гына һәм, ихластан әйтәм, аларга сокланып басып тордым. Сайлауларның гадел үтүен сорап уздырылган митинглардагы яшь буын белән чагыштырганда, пенсионерлар күпкә активрак булды. Һәм сан ягыннан да аларны уздырып җибәргәннәр. Һәрхәлдә бу көнне 3 меңнән дә ким пенсионер булмагандыр. Кеше гел килеп-китеп торуга да карамастан (чөнки, көн бик суык иде), мәйдан шыгрым тулы торды. Яшьләр көне-төне интернет аша хәбәрләшеп тә шулкадәр җыела алмаганны, пенсионерлар каян белеп, ничек бирегә килде икән дип шаккатып, сораштырып та йөрдем әле.

Митинг булачагын белүчеләр тик ятмаган. Бөтен таныш-белеш яшьтәшләренә шалтыраткан, бәйрәм көннәрендә базарга чыгып, очраткан бер әби-бабайны, инвалидны махсус чакырып йөрүчеләр дә булган, бәйрәмгә кадәр булган ташламадан файдаланып, маршрут автобусында да бер-берсен чакырып йөргәннәр. Тагын бер апа, иртән базарга барганда, троллейбустагы кондуктордан митинг турында белүен, шуңа гына килүен сөйләде.

Күпләр мәйданны әйләндереп алган тимер рәшәткәләр һәм тикшереп кертүче полиция хезмәткәрләрен кергәндә үк каргап, йөзләренә үк «позор» дип кычкырырга да күп сорап тормады. Шул арада Ленин һәйкәле янына килеп, шигарьләр язылган плакатларны да алып бетерделәр. КПРФдип язылган кызыл жилетларны да киеп куйдылар, әләмнәр болгарга тотындылар.

Менә шулай матур гына башланган арада, «Позор Татарстану» дип язылган плакат аркасында тавыш чыкты.

– Причем монда Татарстан? Татарстанга позор түгел, безнең чиновникларга позор. Татар халкына позор дигән сүз бит бу плакатта, халыкның ни катнашы бар, – дип берәү шул плакатны талап алып ертып та атты.

– Һәркем үз каланчасыннан чыгып фикер йөртә инде, – диде плакат иясе һәм үпкәләп китеп барды.

Икенче почмакта кызып-кызып «бүләләр» иде.

– 7 мең 500 сум пенсия алам. Мин аны кая гына җиткерергә тиеш? Фатирыма 2 меңнән артык коммуналь хезмәтләр өчен түлим. Телефонга күпме кирәк?! Дарулар ничек кыйммәт икәнен беләсезме? Ашарга кысып кына тотам, – диде үзен Халисә дип таныштырган апа.

Айдар абый бу ачык сөйләшүдән егылып китә язды.

– Нәрсә? 7 мең дисезме? Мин 12 мең алам, әле алай да җиткерә алмыйм. Ярманың да кайсы базарда арзанрак булуын белер өчен 3-4 базарны әйләнәм, шулай гына алам. Хәзер юл йөрүне дә түләүле итсәләр, аның өчен күпме түлисе булачак? Арзанын эзләп йөреп булмагач, кыйммәтен алып күпме тотарга туры киләчәк?!

Өченчесе оныкларын күрергә дә бара алмаячагына көрсенде, дүртенчесе больница юлын артык күп таптый икән…

Митинг КПРФлылар инициативасы белән уздырылганлыктан, иң беренче булып, Коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов сүз алды.

– Татарстан хакимияте ялгыш карар кабул иткән. Без яшәгән шартларда торак коммуналь хуҗалыгы, азык-төлек, даруларга бәяләр артып торганда безгә хакимият менә шундый бүләк ясады. Нәрсәдер талап алганчы, бирергә кирәк! Пенсия 25-30 мең булса, мунчага да даими йөрер идек, юл йөрү өчен ташламаларны бетергәнгә кышкы суыкта монда чыкмас идек. Хакимият кабул иткән карарлар халыкның социаль хәлен начарайтырга тиеш түгел! 29 декабрьдә, мин, депутат буларак, Дәүләт Советында бу карарны депутатлар катнашында карарга дигән тәкъдим керттем. Депутатлар бит халык тарафыннан сайлана. Алар аннан тавыш биреп кенә утырырга түгел, сезнең каршыга чыгып, үз эше турында хисап та тотарга тиеш.

Транспорт министрлыгы 1 гыйнвардан юл йөрү хаклары кимү турындагы карарны инде сентябрь аенда ук кабул итте. Аның урынына хәзер ташламаларны бетереп куйдылар. Башка төбәкләрдә бензин бәясе югарырак булса да, пенсионер, инвалидлар ташламасына кагылмыйлар. Мәсәлән, Новосибирскта бензин инде 25 сум тора. Аларда да шундый ук транспорт оешмалары. Ләкин алардагы хакимият шундый ук карарны кире какты һәм ташламаны ничек бар шулай калдырды.

Әле генә Дәүләт Думасына сайлаулар үтте. Халык ризасызлык белдереп урамга чыкты. Әйе, 20 ел бара торган сәясәт белән без риза түгел! Әгәр Конституция буенча хакимият халык кулында икән, нигә безнең белән киңәшләшмичә шундый карарлар кабул ителә? Ялгыш булган икән, аны төзәтергә кирәк. Әгәр бу максатчан сәясәт икән, аны үзгәртергә кирәк.

– Без иң бай илдә яшибез. Пенсионерлар яшьрәк чакта КамАЗ, Оргсинтезны төзеде, шәһәрләр салды. Хәзер алар өчен юл йөрү хакын түләрлек акча да табып булмыймы? Аларга озак яшисе калмаган. Шул тормышны да азмы-күпме яхшырак яшәсен иде алар. Әгәр чиновниклар пенсионерлар турында уйламый икән, үзләре турында уйласын! Кайчан да булса алар да пенсия яшенә җитәчәк! Әйе, ил үзгәрде, хакимият үзгәрде, ләкин безнең пенсионерлар эшләп тапкан байлыклар калды бит.

Реформалар 20 ел буе үтә. Ә халык тормышы начарая гына. Хәзер инде һава һәм кояш өчен генә түлисе калды. Әгәр берләшсәк, безгә бернинди карарлар куркыныч булмаячак. Мәктәп укучыларыбыз 18 сум түләп укырга йөри. Студентларыбызга да ташлама юк. Әгәр без спорт корылмаларына, чит ил уенчыларына миллионнарча сумнар табабыз икән, нигә пенсионерларга акча җитми? – диде ул тантаналы төстә. Халык аның һәр сүзен хуплап каршылады. «Молодец!», «Хакимияткә позор!» дип кычкырдылар.

Теләгән кешеләргә дә чыгыш ясау мөмкинлеге туды. Мәсәлән, Светлана Бирюкова микрофонга хуҗа булып болай диде:

– Мин дә сезнең кебек үк пенсионерка. Әле 3 ятим бала тәрбиялим. Аларда да ташламалы юл йөрү билеты иде. Хәзер 30 тапкыр гына транспортка утыра алалар. Мәктәпкә көн аралаш йөрергә тиешме алар? Укучылар бушка йөрсен! Без үзебез турында гына түгел, оныкларыбыз турында да уйларга тиеш!

Күп кеше чыгыш ясады һәм бик күпләргә «эләкте» бу митингта. Миңнехановның да тетмәсен теттеләр, прокурорыбызга да төште, Шәймиевны да искә алдылар.

Әйткәнемчә, кеше килә торды – китә торды. Әле маршрут автобусында да берничә пенсионер озак кына шушы митинг турында сөйләшеп кайттылар.

– Беррәттән студентларны да чакырырга кирәк иде. Аларга да ташламалы юл йөрү булса яхшы булыр иде. Хәер, аларны чакырсаң да килмәсләр иде, акча кадерен белмиләр шул әле. Ата-ана акчасын тоталар. Аларга бушка дискотекалар кирәктер, юл йөрү түгел, – диде берсе.

– Нишләп килмәсеннәр, килер, – диде икенчесе.

21 гыйнварда булачак митингка күп студентның килә алмаячагын, чөнки ул чакта югары уку йортларында укучы студентларның каникул вакыты булуын пенсионерларга әйтеп тормадым инде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

«ПЕНСИОНЕРГА КАЙГЫ» РЕФОРМАСЫ , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии