Мондый аллея кемгә кирәк

«Безнең гәҗит»тә Рушания Миңнуллина-Хәбированың «Баумандагы җыр әһелләренең йолдызларын күреп, йөрәгем сыкрый» дигән язмасы күңелемне кузгатты (№ 18. 3 май, 2017).

Әйе, моннан 12 ел элек Мәскәүдән үрнәк алып, Бауман урамында «Йолдызлар аллеясы» булдырылган иде. Татар халкының атаклы шәхесләрен җиргә салып таптауны бер казанлы да якламады. Ул «Йолдызлар аллеясы» кыйммәтле идея булган булса, күптән тавыш куптарган булырлар иде. Кешеләр йөри торган урамда нинди «Йолдызлар аллеясы» булырга мөмкин? Аның турында тавышлар күп булды. Оят булса да әйтим инде, ул йолдызларга урам хулиганнары пес итеп киттеләр, төкерделәр, какырдылар… Бөек җырчыларның исемнәрен аяк астына салып, без аларны таптап йөрергә тиешме? Үз шәхесләребезне үзебез мыскыл итәргә тиешме? Әгәр дә ул аллея бик кирәкле нәрсә булса, шушы 12 ел эчендә аны кем дә булса искә төшерер иде. Андый аллеялар бакчаларда, паркларда була ул.

Рушания ханым, мин сезнең язганнарыгызны якламыйм. Русиянең бер генә шәһәрендә дә алай аяк астында тапталып яткан аллея юк. Бу кем фантазиясе булгандыр?

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии