Булганны саклыйк

Кайчандыр кешеләрнең күңелләре көр, йөзләре шат, бер-берләре белән аралашып, кайгы-шатлыклары белән бүлешеп яшиләр иде. Кая китте ул чаклар – авылыбызның «Кызыл Кукмара» дип аталган колхозының шау-гөр килеп торган, чәчәк аткан чорлары?

Һәр елның җәендә авылдан 2 чакрымдагы тау итәгендә, «Нурминкә» елгасы буенда урнашкан алма, яшелчә бакчасы, умарталык гөрләп эшләп торды, колхозга зур табыш китерде. Биредә – 2,5 гектарлы тау итәгендә меңгә якын алмагач, иңкүлектә, Нурминкә буасы буйлап яшелчә утыртылган булыр иде. Кәбестә, кишер, шалкан, турнепс, кыяр, помидорлар үстерелеп, бер кырыйдарак карлыган, кура җиләкләре бар иде. Колхозчыларга көнлек хезмәт хакы хисабына шушы үстерелгән яшелчәләрне өләшә иделәр.

Өстә, алма бакчасында, 50 баш умарта булып, алардан алынган балдан да авыз итә иде колхозчылар. Калганын Үзәк базарда сатып, аннан да колхозга керем булды. Бу акчага сарык, сыер фермалары яңартылды, 120 баш атка дип төзелгән конюшня төзәтелде.

Көнне-төнгә ялган, 1 таякка фидакарьләрчә эшләгән бу апалар: Бәдәр, Мәгъфирә, Гөлсем, Зәйнәп, Гатифә, Асылбикә, Хәтимә, Миңсылу, Заһидә, Шәмсиҗамал, Банат апаларның тынгысыз, намуслы хезмәтләренә баш иям. Гүрләре якты, киң, үзләре оҗмахның түрендә булсыннар. Алар иртә таңнан 2 чакрым араны тәпиләп, ике мәртәбә узалар, төшкә кадәр җиләк-җимеш җыйсалар, өйләдән соң текә яр астындагы инештән чиләк-көянтәләп су ташып, яшелчәләргә су сиптеләр.

Кечкенә генә, 4 метрга 5 метрлы каравыл өендә яшәп, бакчаны каравыллаучылардан: Галим, Нурихан карт, аннары әтиемнең кече энесе, тумыштан бер аягы гарип «аксак» Габдрахман булды. Габдрахман абыйга ияреп, мин дә каравылга йөри торган идем. Алма бакчасы буеннан-буена 2 метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган иде. Шулай да җиләк-җимеш, яшелчә өлгергәч, угрылар активлаша. Шуңа күрә, төне буе йөреп, бакчаны сакларга кирәк була иде. Каравылда көн аралаш торыла иде. Безнең ышанычлы дустыбыз, зур гәүдәле, саргылт төстәге овчаркабыз Актырнак бик тә сизгер, аз гына ят тавышка да аваз салып, шунда ыргыла торган иде. Карак кергән булса, аны без килеп җитмичә җибәрми тота. Шуннан соң каракларның умарталыкка да, бакчага да эзләре суынды. Бу хезмәте өчен Актырнакка колхоздан көненә 3 тапкыр арыш оныннан болгатылган 1 литр апара бирәләр иде. «Хезмәт хакын» аңа мин үзем илтә торган идем. Әй мескенкәемнең, биргән ризыгын тиз генә шапыр-шопыр ашап, тәлинкәләрен ялап куйгач, күземә карап: «Тагын бармы?» – дигәндәй, ялварып торулары… Аннары сөйләшеп, аңа ашауны көчәйткәннәр дә иде әле, колхозның авырып суелган сыер, сарык итләре, фәкать аның өчен генә дип, бакчаның кар базында саклана торган булды. Аңа алмашка янәдән бер эт, немец овчаркасы алганнан соң, Актырнакка бераз җиңелрәккә туры килде, инде алар да көн аралаш дежур тордылар. Безнең үзебезгә дә иркенрәк булып, төнлә караклар килүе бик азайды.

Инде бүгенге көннәргә кайтсак, мин бу тырыш, фидакарь апа-абыйлар, әби-бабайлар алдында башымны иям. Хәзер «Кызыл Кукмара» колхозын искә алырга гына калды. Исемнәре дә ел аралаш алмашынып торды, соңгысы, аягында нык басып торганы – «Партиянең XXI съезды» исемендәге колхоз да илебез таркалгач, яшәүдән туктады, таралды, юкка чыкты. Кайчандыр колхозның алма, яшелчә бакчалары булган урынны әрем, чытырман, өрәңге басты. Авыл янындагы яшелчәлек урын да малайларның туп тибү, хайван арканлау урынына әверелде. Колхозның ындыр табагын, ферма урыннарын кычыткан басты.

Бөек Җиңүгә өлеш керткән 120 баш ат асралып, фронтка 18 баш токымлы ат җибәргән, аларны тәрбияләгән конюхлардан: Сәләй карт, Нигъмәтулла, Вафа, Нәбиулла, Фәйзрахман абзыйлар көч керткән, көнне-төнгә ялган, 1 таякка эшләп тә, ныклы, чиста, пөхтә итеп тотылган ат абзары да, 8 метрга 50 метр озынлыктагы таш корылма да аяныч хәлдә. Янәшәдәге ындыр табагы, ашлык киптергеч складлар, башка корылмалар сугыштан соңгы хәрәбәләрне хәтерләтә. Моңа күңел сыкрана, йөрәк әрни. Килер бер көн, бәлки, һәммәсе дә уңай якка үзгәрер. Әмма аларны инде без күрмәбез…

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур кукмара авылы

Комментарии