- 10.07.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №27 (8 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Телебезне балаларга укыту проблемалары, соңгы елларда бу өлкәдәге кыенлыклар, милли телләрнең үсешенә биек киртәләр кору хәлләре һәркемгә таныш. Милләтебезнең уңышлы алга баруы, яшәеше өчен иң җитди, хәлиткеч проблема сакланып килә. Аны хәл итү барыннан да бигрәк республика хакимиятеннән тора.
Хәзер татар телен нык үскән, камил тел буларак саклауның, табигыйлыгын бозмыйча, аны саф, матур килеш куллануның, нигездә, тел ияләренең үзләренә бәйле бик четерекле һәм нәзакәтле проблемасы кискен булып көн тәртибендә тора. Бу татар мәгълүмат чаралары – матбугат, радио-телевидениесе теленең сыйфаты мәсьәләсе.
Төп эш кораллары тел булган һөнәр ияләренең (димәк, беренче чиратта журналистларның) туган телне бозып сөйләргә һәм язарга хаклары юк. Телнең бөтен үзенчәлекләрен белерлек итеп өйрәнү һәм тыңлаучы, укучы рәхәтләнеп, канәгатьләнеп тыңларлык һәм укырлык итеп сөйләү, язу – фарыз.
Хәзер исә каләм һәм сүз ияләрендә телгә җиңел караш, җавапсызлык чире көчәя бара. Күп очракта тиешле мәгънәне тулы, төгәл белдерерлек сүзләр эзләп табу, төрләндереп, матурлап язарга тырышу, синонимнар куллану җитми, ялыктыргыч бертөрлелек стиле, сүзләрне ялгыш мәгънәдә куллану, үзбелдеклеләнеп яңа сүзләр ясау белән мавыгу хөкем сөрә. Һәм хәзерге мәгълүмат чаралары теленә хас иң зур бәла шул: рус теленнән дөрес тәрҗемә итә белмәү аркасында, чит тел сүзләрен ялгыш калькалаштырып куллану гадәте җәелә бара. Кайбер газеталарда кайчакта шулкадәр дорфа, мәгънәсез, төссез язылган материаллар очрый, аларны укудан гайрәтең чигә, кайбер журналистларның телне шул дәрәҗәдә начар белүләренә шаккатасың.
Мин татар газеталары теленең сыйфатына инде 60 ел буена игътибар итеп киләм. Студент чагында ук язылган «Төгәлсезлекләр күңелне борчый» дигән беренче мәкаләм 1964нче елда «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыккан иде. Ул вакытта журналистлар союзы, газеталар җитәкчеләре матбугат теленең торышы белән даими кызыксынып торалар, аның тиешле дәрәҗәдә булуын кайгырталар, бу проблемага багышлап төрле чаралар күрәләр иде. Хәзер мондый нәрсә юк. Хәлбуки, ул вакытлардан бирле матбугат теленең сыйфаты тагын да түбәнәйде. Бу язма авторының хәзер типографиядә басылып яткан «Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм» исемле китабында, тәрҗемә теориясеннән әһәмиятле мәгълүматлар бирелеп, газета-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында туган телне бозып куллануның алты меңләп очрагына анализ ясалган, таблица рәвешендә меңнәрчә ялгышлар һәм аларның төзәтелгән вариантлары урнаштырылган.
Югарыда әйтелгәннәр коры сүз генә булып калмасын өчен, республика газеталарының соңгы айларда чыккан саннарыннан алынган кайбер гыйбрәтле мисалларда туган телебезнең җитди бозыла баруын карап китәрбез.
Бүгенге көндә татар телен кулланудагы меңнәрчә ялгышларның күбесе русчадан сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф (букваль) тәрҗемә итү аркасында барлыкка килә. Юкса, сүзләр барлык телләрдә дә, нигездә, күп мәгънәле. Төрле телләрдәге төп мәгънәләре белән тәңгәл булып саналган сүзләр барлык өстәмә, күчерелмә мәгънәләре буенча бер-берсенә туры килеп бетә алмый, чөнки аларның күләмнәре, саны төрле телдә төрлечә. Ягъни төрле телләр сүзләре арасында һәр очрак өчен әзер даими тәңгәллекләр була алмый. Шунлыктан бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә оригинал сүзенә тәңгәллекне аның сөйләмдәге, тексттагы (контексттагы) тәгаен мәгънәсен исәпкә алып кына билгеләргә мөмкин. Әмма русчадан татарчага тәрҗемә итүчеләр рус сүзенә тәңгәллекне, аның контексттагы мәгънәсенә туры килерлеген эзләп тормыйча, киң кулланылыштагысын, ике тел сүзлекләрендә теркәлгәнен, башына беренче килгәнен генә кулланалар. Нәтиҗәдә күп очракта тәрҗемәдә оригиналның мәгънәсе дә төгәл белдерелми һәм, шуның өстенә, тәрҗемә теленең табигый, дөрес сөйләм тәртибе, кагыйдәсе (нормасы) да бозыла.
Болай хәрефкә-хәреф, ягъни иҗади булмаган, механик рәвештә тәрҗемә итү сәбәпле, сүзләре татар теленеке булса да, әйтелмә, тәгъбир, җөмлә өлгесе чын татарча булмый, бәлки чит телдәгечәрәк, үзенә күрә бер татар сүзләре белән русча сөйләү кебегрәк килеп чыга.
Бу фикеребезне мисаллар белән раслыйк.
«…аңа (Фәүзия Бәйрәмовага – Р.Ю.) Халык премиясен тапшырырга кирәк дигән тәкъдим яңгырады». Бу җөмләдәге «тәкъдим» һәм «яңгырау» сүзләре мәгънәләре белән үзара табигый бәйләнешкә керә алмый: саф татарча тәкъдим яңгырады дип әйтмиләр, тәкъдим ясалды, белдерелде, әйтелде диләр. Хәлбуки, хәзер безнең мәгълүмат чараларында яңгырау (яңгырату) сүзе белән ясалган дистәләрчә мәгънәсез, иләмсез әйтелмәләр (тәгъбирләр) кулланыла: яңгыраган сораулар, чынбарлыкны яңгыратып, саннарны яңгыратты, яңгыраган гаепләүләр, яңгыраган җан ачысы, мәзәк яңгырады, яңгыраткан идеяләр…
«Мәктәпләр кыскартылгач, укытучыларга күрше авылларга йөреп укытырга туры килә». Бу җөмләдәге «кыскартылгач» русчадагы сократились сүзенең хәрефкә-хәреф тәрҗемәсе. Аның мәгънәсен (мәктәпләр) ябылгач, киметелгәч, азайтылгач кебек сүзләр белән белдерергә кирәк. Искәртеп китик: кыскарту (кыскару) сүзе белән төзелгән ялгыш тәгъбирләрне матбугатта еш күрергә туры килә.
«Казаннан Төркиягә очып киткәндә күңелемне хәсрәт-сагыш чорнап ала». Бу җөмләдәге «очып киткәндә» сүзе шулай ук татарча дөрес түгел. Аяныч хәл: хәзер татарча мәгълүмат чараларында Президент Мәскәүгә очты кебек җөмләләр тулып ята: русча полетел икән, безнеңчә һичшиксез очты булырга тиеш дип уйлый күп журналистлар.
«…язучы һәм фронтовик Нәби Дәүлигә һәйкәл ачылды». Ни өчен һәйкәл куелды түгел? Чын татарча шулай әйтелә бит.
«Табиблар исә бу чорда организмга аеруча игътибарлы булырга чакыра» (…игътибарлы булырга кушалар яки кирәк диләр). Хәзер инде журналистларның новаторлыгы нәтиҗәсендә армиягә дә һәм башка күп нәрсәләргә дә чакыралар, хәтта бер газета «Арча читекләрен Германиягә чакырдылар» (соратып алдылар урынына) дип язып чыккан иде.
«…Дәүләт Советының тантаналы утырышын 2020нче елның 27нче маенда 10 сәгатьтә …Дәүләт Советының утырышлар залында чакырырга» кебек җөмләләр белән язу матбугат телен бизәми (…сәгать 10да…залында үткәрергә рәвешендә язарга кирәк).
Журналистларның кайберләре, ашыгыпмы, башларын ватарга теләмичәме, үзләре тәрҗемә итеп кулланган сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп тә җитми һәм аларның укучыга аңлашыламы-юкмы, татарча дөресме-юкмы икәнлеге хакында уйлап та тормыйлар булса кирәк. Мәсәлән, бу җөмләдәге нечкә яклар дигән тәгъбирне язучы кеше үзе дә, укучы да аңлыймы икән: «…хезмәттәшлекнең нечкә якларын вакытында ачыклау һәм аны хәл итү бик мөһим», – ди ул (…хезмәттәшлекнең катлаулы яки четерекле якларын… дияргә кирәк).
«Күпләр яраклашкан тормышларын калдырырга курка». Тормышны ничек, кайда калдырасың аны?! Күпләр ияләнгән яки күнегелгән тормышларыннан аерылырга курка кебегрәк итеп төзергә кирәк җөмләне.
«Ул язган портретлардан һәрчак искиткеч җылылык бөркелә». Татарча портретны (картинаны һәм гомумән рәсемне) язмыйлар, ясыйлар бит!
«Хөсәен абыйның туганнарының тирән кайгысын уртаклашып…» Чын татарча тирән кайгы булмый: кайгы, зур кайгы һәм кара кайгы дип әйтәләр. Хәзерге телдә, русчадан глубокий сүзен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итеп, тирән сүзе белән ялгыш ясалган тәгъбирләр күп: тирән рәхмәт, тирән мәхәббәт, тирән ихтирам һ.б.
Рус телендәге «крутой поворот»ны, уйлап-нитеп тормыйча, «текә борылыш» дип тәрҗемә итеп кулланалар. Тауны һәм кыяны гына текә диләр, борылыш исә кискен яки кинәт була. Текә сүзе белән ясалган текә егетләр, тере сүзе белән төзелгән тере тавыш, тере акча кебек тузга язмаган әйтелмәләр дә бүгенге мәгълүмат чараларында ныклап төпләнделәр инде.
Тагын бер гыйбрәтле мисал: «… культураларны тукландыру эшләре башланды». Нәрсә дигән сүз ул «культураларны тукландыру»? Ни өчен игеннәрне яки уҗымнарны тукландыру түгел? Телебездә көләрлек тә, еларлык та хәлләр көннән-көн арта бара. «…бу сериал (фильм) Кама буенда төшерелә башланып, сәхнәләрнең бер өлеше Казан үзәгендә төшерелә башлады». Журналист, татарчаны да, русчаны да юньләп белмәве аркасында, сцена сүзен ялгыш тәрҗемә итеп, «күренешләрнең (эпизодларның) бер өлеше төшерелде» дип әйтәсе урында «сәхнәләрнең…» дип язган.
«Ценность, бесценный» сүзләрен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү нәтиҗәсендә аңлашылмаучылык хәлләре еш була. Бер ике мисал: «…җырчыларның кыйммәте ныграк беленә» (җырчыларыбызның әһәмияте, кадере, роле һ.б.ш.) ныграк беленә дияргә кирәк иде. «Гаилә кору кыйммәтләре дә үзгәрә». Нәрсә ул «гаилә кыйммәтләре»? Гаиләнең асылы яки гаиләнең әһәмияте (роле) дә үзгәрә дип әйтергә кирәктер. «Аның һәр җырчы, биючесе – бәһасез хәзинә». Бәһасе булмагач, нинди хәзинә була инде ул?! «…биючесе – кыйммәтле хәзинә» дияргә кирәк.
Яманаты чыккан хәрефкә-хәреф ысулы белән тәрҗемә итү сөйләмдә сүзләрнең мәгънә бәйләнешен төзүгә хезмәт итә торган чараларның табигыйлыгын җитди бозуга китерә. Телебезнең бу рәвешле тупас бозыла баруы да – киң таралган күренеш. Татар теленең кагыйдәләре буенча бүлешү, уртаклашу сүзләре сөйләмдә үзләренә ияреп килгән сүзләр белән төшем килеше кушымчасы һәм, сүзләр янәшә торганда, баш килеш формасы ярдәмендә бәйләнәләр: йортны бүлешү, мал бүлешү, дустымның шатлыгын уртаклашу, кайгы уртаклашу. Әмма соңгы вакытларда кайбер каләм ияләре телебезнең шул элементар кагыйдәсен дә (нормасын) тупас бозып яза башлады. Мәсәлән: «…бик матур истәлекләре белән бүлешкәне булды» (дөресе – …истәлекләрен бүлешкәне булды); «…дәреслекләр хакында фикерләре белән уртаклашты» (…фикерләрен уртаклашты кирәк).
«Кызыксыну» сүзе сөйләмдә сүзләрнең мәгънәви бәйләнеше кагыйдәсе буенча үзенә иярүче сүзне «белән» бәйлеге ярдәмендә ияртә: әдәбият белән кызыксыну. Әмма хәзерге мәгълүмат чаралары телендә еш кына бу кагыйдә дә бозыла. Мәсәлән, «…Сталин бункерына чит ил туристлары кызыксынып йөри икән» (дөресе – …Сталин бункеры белән чит ил туристлары кызыксынып йөри икән).
«…җир кишәрлекләрен дөрес файдаланырга кирәк» (әдәби дөрес норма буенча: …җир кишәрлекләреннән дөрес файдаланырга кирәк).
«…үзебез турында кайгыртырга… өйрәтте» (…үзебезне кайгыртырга өйрәтте булырга тиеш).
Бүгенге мәгълүмат чараларында телебезне ялгыш куллану очраклары күп төрле һәм күп санлы. Фигыль сүзләрен – үткән заман хикәя фигыльләрен, сыйфат фигыльләрне куллануга караган ялгышлар күп. Мәсәлән, үткән заман сыйфат фигыль формасы урынына еш кына хәзерге заман сыйфат фигыль кулланалар: «Эпидемия башланганнан бирле үлүчеләр саны 1018 кешегә җиткән» (дөресе – …үлгәннәр яки үлгән кешеләр саны…).
Татар теленең сүз ясалышы кагыйдәләрен бозып, ялгыш сүзләр иҗат итү очраклары да күп. Мәсәлән, сөтчелек фермасы (дөресе – (савым) сыерлар фермасы), ассызыклау (бу тупас калька – ялгыш), сылтама, сүзче (пресс-секретарь), ике туган (абыйсы, сеңлесе һ.б.), боралак (вертолет). «Мәхәббәт», «Юлдаш» кебек газета журналистлары үзләре уйлап чыгарган сүзләр куллану белән шулкадәр мавыгалар, хәтта аларның язганнарын аңлап булмый.
Телебезнең синтаксис төзелешенә һәм сүзләрнең стилистик кулланылышына, сүз тәртибенә караган төгәлсезлекләр, ялгышлар да күп. Кирәксезгә рус сүзләрен куллану проблемасы да бар.
Бу язманың максаты – бүгенге көндә татар телен куллануга җиңел караш, битарафлык хөкем сөрү, телне җиренә җиткереп белмәү, тәрҗемә принципларыннан һәм методларыннан хәбәрдар булмыйча эш итү аркасында, туган телебезнең нык бозыла баруына игътибарны юнәлтү һәм каләм ияләренә телебезнең дөреслеген, сафлыгын саклау өчен җаваплылыкларын күтәрергә кирәклеген искәртү.
Рүзәл ЮСУПОВ,
Казан федераль университеты профессоры,
Академик
Комментарии