- 10.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Русиядә байлар белән ярлылар арасында коточкыч упкын. Ярлылар очын-очка көчкә ялгап яшәсәләр, байлар майларына чыдаша алмый. Пенсионерлар иске-москы киеп, кибеткә керсә, аптырап, бер – киштәдәге бәяләргә, бер кулындагы тиеннәргә карый. Ә байлар чит илгә шәхси самолет белән очып, анда миллиардлар туздыра. Мин аларның вөҗданын уятырга җыенмыйм, моны файдасыз гамәл дип саныйм. Тик күңелдә сорау туа: бу комсызлыкның чиге бар микән? Караклык, коррупция, талау, ришвәт – бу илнең мәңгелек фаҗигасе.
Намус, вөҗдан дигәннән, тарихка күз салсак, гыйбрәтләр бар анда. Хәзрәти Гали (разый Аллаһу) – мөселман дөньясының икенче хәлифе була. Хәзрәти Гали хөкүмәт йортында эшләп утыра икән. Караңгы төшкәч, шәм кабыза. Шулвакыт бер дусты килеп керә. Хәзрәти Гали шәмне сүндереп, икенчесен кабыза. Дусты гаҗәпләнә. «Беренче шәм хөкүмәт акчасына алынган, мин аны хөкүмәт эшләрен башкарганда гына яндырам. Син – минем дустым, без хөкүмәт эшләрен башкармыйбыз, икенче шәмне үз акчама алдым», – ди. Менә нинди намуслы, чиста күңелле була Хәзрәти Гали.
Беренче мөселман хәлифе Әбүбәкер (разый Аллаһу) ямау өстенә ямау булган кием киеп йөри икән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аннан нигә болай сәләмә киенеп йөрүен сораган. «Мин бөтен байлыгымны ислам динен күтәрергә бирдем», – дигән Әбүбәкер. «Син бит хәлиф, үрнәк булырга тиешсең. Пөхтә, чиста киенеп йөр!» – дигәч кенә, гади генә, ләкин ямаусыз киемнәрдән йөри башлый. Алар белән чагыштырганда безнең чиновниклар кем була инде? Алар үзләрен мәңге шулай балда-майда йөзәрбез дип уйлый. Һәркемгә өч аршын җир җиткәне башларына да кереп карамый.
Чүл уратасында бер адәм утыра икән. Үзе шәп-шәрә, ни ашарына, ни эчәренә юк. Утыра шулай эсседә пешеп. Гаурәт урыннарын ком белән каплаган. Кинәт янына бер карт кеше килеп чыга да: «Ни эшләп утырасың монда?» – дип сорый. «Ни киемем, ни ризыгым юк, комга күмелеп утырам инде», – ди тегесе. Бу картны ислам мифологиясендәге Хозыр Ильяс дип фаразларга кирәктер. Ул адашкан юлчыларга, мосафирларга ярдәм итүче. «Син шушы хәлгә ризамы?» – дип сорый теге ирдән. «Риза түгел, бу хәлгә ничек риза булмак кирәк?» – дигән ул. Ул арада теге карт юкка чыга. Кинәт кенә каты җил чыга да, мосафир күмелеп утырган комны да очыртып алып китә. Шәп-шәрә кала бу. Күпне өмет итсәң, аздан да коры калуың бар.
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии