Яңалыклар артып кына тора

Иртән торып, сәгать бишләрдә телевизорны кабызган идем. «ТНВ» каналында тапшырулар иртәнге дүрттә башланып, иртәнге сигезгә кадәр татарча гына дип әйтерлек бара. Сигездә «күңелле» яңалык хәбәр иттеләр: яңа елдан пенсионерлар һәм балалар өчен транспортта йөрү бәясе артырга мөмкин икән. Билгеле, коммуналь хезмәтләр өчен дә бәя артачак. Гадәттәгечә, елга ике мәртәбә арта анысы. Алар аны кинәт кенә әйтми, башта халыкны өркетмичә, артырга мөмкин, дигән булып, хәзерлиләр әле. Әлбәттә, коммуналь хезмәтләр арзан тормый, алар берсе дә күктән төшми. Монысын аңларга була. Җылы, якты, кайнар һәм салкын суы булган фатирларда яшибез. Кемнәрнеңдер җиңел булмаган хезмәте нәтиҗәсе бу. Әле шуларның хезмәтен санга сукмыйча, коммуналь хезмәтләр өчен еллар буена түләмәүчеләр дә бар бит. Урам себерүчеләр иртәнге биштән торып кар көри, ишегалдын җыештыра.

Мин үзем дә йортлар комбинатында 33 ел эшләп, «Хезмәт ветераны» исеме белән пенсиягә чыктым. Ике мәртәбә фатир да бирделәр. Төзелештә эшләү фронтта булу белән бер ул. Төрле имгәнүләр, фаҗигаләр гел булып кына тора. Мин эшләгән дәвердә дә дүрт кеше фаҗигале төстә вафат булды. Үзем дә ике тапкыр имгәнеп, икешәр ай эшли алмый яттым. Хуҗалар андый имгәнүләрне бик күрсәтергә теләми.

Түбән Камада коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр белән көрәшүнең кызык әмәлен уйлап тапканнар. Алар бу фатирның канализациясен ябалар икән дә, коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә йорт каршысына бәдрәф ясап, моның кемнәр өчен икәнлеген белдергән язу язып эләләр икән. Моның нәтиҗәсе булган бит. Күбесе бурычларын түли башлаган. Казанда да бурычлылар белән көрәшүнең төрле юлларын эзләп карыйлар. Бурычлары күп җыелганнарның исем-фамилиясен белдерүләр тактасына язып, «болар сезнең хисапка яши» дип тә өстиләр икән. Монысы инде түләүләрне төгәл үтәп килгәннәр өчен. Менә уйлыйм әле: бу җөмлә киресен эшләп, хезмәтләр өчен түләмәүчеләр санын арттырмас микән? Мин генә түгел, башкалар да шулай уйлыйдыр дип уйлыйм.

Сөләйман ШАКИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии