Изгелек җирдә ятмас

Изгелек җирдә ятмас

Без, Биектау районы Тимерче авылы сугыш чоры бабайлары һәм әбиләре, «Безнең гәҗит» аша рәхмәтебезне белдерергә булдык. Безнең авылда эшләүче шәфкать туташы, авырып китү сәбәпле, озак кына эшкә чыга алмый торды. Авылыбызга юл юк, кибет юк, тилмереп яшәдек, барыбыз да авыру, уколлар ала алмадык, дарулар да юк. Үзебез сорагач, безгә Камай авылында фельдшер булып эшләүче Айгөл Габделфаяз кызын билгеләделәр. Бу бала безгә фәрештәләр арасыннан килде, дидек авылыбыз белән. Килү белән кан анализларыбызны алды, тикшертте. Карточкалар ачты. Каты авыручыларны больницага салырга булышты. Төнне көнгә ялгап, юл булмаганда, кышын – чаңгы белән, язын былчырак ерып та килеп уколларны өзмичә кадады.

Мин ялгыз әби, начар авырудан интегәм, документлар белән дә бара алмыйм. Барысы өчен дә ул үзе йөрде. Үз эшен намус белән башкарган мондый фельдшерлар алдында, мин, 77 яшьлек әби, башымны иям. Андыйларны телевизордан күрсәтеп, радиодан сөйләп торсыннар иде.

Мин Айгөл Гаптелфаяз кызын Әпсәләмов романындагы профессор Әбүзәр Гәрәевичка һәм Гөлшаһидәгә тиңләр идем, дан-шөһрәт аңа, авыруларда өмет уятканы өчен. Аңа багышлап йөрәгемнән чыккан шигъри юлларны язам.

Йөрәкләр рәхәтләнеп китә

Йомшак әйткән һәрбер сүзләргә.

Ак чәчәкләр йолдыз булып яна

Өмет нуры сүнгән күзләрдә.

Матур идек, көчле идек,

Унсигез яшь тулганда.

Сабыр бул йөрәк, сүнмә, сүрелмә,

Янәшәдә Айгөл булганда.

Авыр вакытта миңа булышкан Фәткерәхман кызы Гөлшатка, Гомәр улы Илшатка, һәм башка авылдашларыма да рәхмәтлемен. Яхшылыклары үзләренә дөньяда да, ахирәттә дә әйләнеп кайтсын. Минем язмышым аларга килмәсен.

Илфат энем, «Безнең гәҗит» – иң яраткан гәҗитебез, чыга башлаганнан бирле укып киләбез. Олыларны хөрмәт итеп, гәҗит битләрендә безнең тормышларыбызны чагылдырган өчен, сезнең хезмәттәшләрегезгә, үзеңә исәнлек-саулык, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Йөргән юлларыгызда булышчы булсын.

Тимерче авылы олылары исеменнән,

Мәрьямбикә СОЛТАНОВА,
Биектау районы

Комментарии