Безгә сабыр, гадел, мәрхәмәтле булырга вакыт җитте

Мин кайбер вакытта телевизордан яңалыклар карагач, газеталарда язылган мәкаләләрне укыгач, әйләнә-тирәдәге кешеләр белән очрашкач, аларның дөньяга карашларын, фикерләрен сиземләгәч, үзара мөгамәләләрен күргәч, яшәү рәвешләре белән танышкач, безнең илдәге кешеләрдә бер-берсенә карата гаделсезлек, мәрхәмәтсезлек, җәмгыять алдында җавапсызлык, сиңа тапшырылган эшне җиренә җиткереп үтәү иң түбән дәрәҗәдә дигән фикергә килдем. Шуңа күрә Кемерово өлкәсендәге шахтада, 175нче мәктәптә булган фаҗигаләр, газ белән агуланулар, юлдагы аварияләр һәм башка бик күп фаҗигаләр бездә гел булып тора. Мин хәзер шундый фикергә килдем. Кайда гына эшләсәң дә, нинди генә эшне башкарсаң да, хәтта үз һөнәрең буенча эшләмәсәң дә, үз эшеңә җаваплы карасаң, теләсә нинди эшне башкарып чыгарга мөмкин. Ил белән дә идарә итәргә була. Ә бит эчәргә яратучы Б. Н. Ельцин да президент булып торды. Мин үзем дә Себердә торганда – белемем булмаса да прораб ярдәмчесе, Казанга кайткач – Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында инженер-агрохимик һәм соңыннан мәктәптә укытучы булып эшләдем. Аллага шөкер, һәрбер эшемә җаваплы карадым.

Безнең илнең эчүче җитәкчеләре халыкны да шулай тәрбияли. Күптән түгел Мәскәүдә яшәүче кызым белән киявебез үзләре белән безне дә Мисырга ял итәргә алып бардылар. Монда безнең илдән килгән туристларның эчеп ятканнарын, кальян һәм тәмәке тартканнарын күргәч, гаҗәпкә калдым. Алар арасында татарлар да бик күп иде. Бу эчүче ял итүчеләр үз илебезгә кайткач, үз эшләренә җаваплы карыйлармы икән?

Мин элек «Безнең гәҗит»кә күргән төшләрем турында язган идем. Аның кайберләре газетабызның 8нче санында басылып та чыкты. Мин төш юрый белмим. Ләкин күргән төшләрем нинди дә булса вакыйга булачагын алдан кисәтә иде. Шуңа күрә төш күргән саен: «Йә, Раббым, бу төшем хәерлегә булсын», – дип Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәм. Соңгы төшемне Мисырда күрдем. Аяк астында бик күп манго (татарчасын белмим) дигән җимешләр аунап ята. Ул җимешләрнең күбесе сытылган. Җимешләр янында шул кадәр кеше күп. Алар бер урында гына басып тормый, ә җимешләр тирәсендә гел йөреп торалар. Төшемдә: «Бу җимешләр янында нишләп кешеләр йөри икән, бәлки аларны үзләре белән алып кайтырга телиләрдер? Юк, мин алмыйм, ул җимешләр кайтып җиткәнче сытылып бетәчәк», – дип уйландым. Уянып киттем. Безнең анда соңгы көнебез – 5нче ноябрь иде. Күңелне курку алды. Хәвеф-хәтәрсез, исән-сау кайтуыбызны сорап Аллаһы Тәгаләгә догалар кылдым. Аллага шөкер, Казаныбызга исән-сау кайтып җиттек. Тик Шарм Эль Шейх аэропортында борчулар да булды. Анда Сабан туендагы кебек – кеше күп, басарга да урын юк иде. Багажларны тапшыру өчен дә, үзебезне һәм билетларны тикшерү өчен дә 4 сәгатьтән артык вакыт узды. Көч-хәл белән самолетка кереп утырдык. Тик самолетның яртысы да тулмаган иде. Өчтән бер өлешендә генә пассажирлар булгандыр. Бәлки алар шулай тикшерү үтәлмәгәч, самолетка утырырга өлгерә алмаганнардыр. Самолетта мине гаҗәпләндергән тагын бер хәл: пассажирларга шәраб тәкъдим итәләр. Ничек инде самолетта пассажирларга шәраб эчерергә була? Мин моны аңлый алмыйм. Казанга кайтып җиткәнче миннән курку бетмәде. Минем күргән төшләрем беркайчан да онытылмый. Хәзер уйланам: пассажирлар самолетка утыра алмаганнардыр, бәлки алган җимешләре дә сытылгандыр.

Безгә хәзер айнырга вакыт. Аллаһы Тәгалә безне сыный: яңа төр авырулар, төрле-төрле бәла-казалар өстебезгә килде. Бу сынаулар кешеләрнең бер-берсенә карата гаделсезлеге, мәрхәмәтсезлеге, җитәкчеләрнең үз кул астында эшләгән кешеләргә карата ваемсызлыгы, үз эшләренә җавапсыз караганнары өчен, ил җитәкчеләренең халык турында кайгыртмаганнары өчен түгелме икән? Хәзер барыбызга да вакыт җитте: һәрбер эшебезне уйлап эшләргә, әйтәсе сүзебезне уйлап әйтергә, алдыбызны-артыбызны карап йөрергә кирәк.

Илебездә барган вакыйгалардан, бәла-казалардан, фаҗигаләрдән, яңа төр авырулар килеп чыкканнан соң, уйлана башладым. Элек күргән һәр төшем чынга ашса да, болай ук борчылмый идем. Димәк, Аллаһы Тәгалә безне кисәтә: безгә гадел, сабыр, бер-беребезгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга вакыт җитте. Элекке заманда балалар мәчет-мәдрәсәләрдә дини белем алган, алар анда әдәпле, шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәнгән. Бүген исә интернет, социаль челтәрләрдә генә утырып, балалар нәрсәгә өйрәнә? Безгә хәзер Аллаһы Тәгалә кушканча, Ул тыйганнардан тыелып яшәргә вакыт җитте.

Наҗия ХӨСНИЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии