Без барыбер бу заманның бер сөекле затлары

19нчы майда Кукмара үзәк китапханәсендә язучы, мөхәррир, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» китабына багышланган китап укучылар конференциясе үтте.

Зиннур Хөснияр исеме әдәбият һәм матбугат белән азмы-күпме таныш булучыларга күп нәрсә турында сөйли. Чыннан да бүгенге көндә иң актив язучыларның берседер ул. Иҗат гомерендә берничә газета-журнал нәшер итүен инде әйтеп тә торасы юк. Зиннур Хөсниярнең һәр китабы, һәр әсәре укучы өчен кызыклы, китап укучы аны яратып кабул итә, кызыксынып укый. Аның һәр китабы турында көннәр буе фикер алышырга була. Ә бу көнне Зиннур әфәнденең иң соңгы басылган, китапханәдә күптән түгел генә барлыкка килгән «Хур кызлары» китабына игътибар бирелде.
Әлеге китап укучы тарафыннан яратып кабул ителде, аны кулдан-кулга күчереп укыдылар. Ул – заманча бизәлешле, хәтта хәзер актуаль булган QR-кодлы (романның аудио язмасын тыңлар өчен), ап-ак битле, кесә китабы.

Язучы дөньякүләм, һәркемне борчыган проблемаларны күтәреп, коточкыч, дөньяви, җайсыз темага роман язарга алынган. Темасы җайсыз булса да, бу – чынбарлык. Аны алып укыган кешеләр арасында китап турында төрле фикерләр булды. Кемдер әсәрне бик уңай кабул итсә, тискәре фикер белдерүчеләр дә бар. Әлбәттә, фикерләрнең төрле булуы әсәрнең кызыклы, мавыктыргыч һәм укучыны җәлеп итә алуы турында сөйли.

Авторның биредә булуыннан файдаланып, һәркем аңа китап турында үзенең фикер, теләкләрен җиткереп калырга ашыкты. Ә ул үз чиратында әлеге китап буенча иң матур фикер җиткергән, иң үзенчәлекле сорау биргән укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Китапханәче Лилия САТТАРОВА,

Кукмара шәһәре

Комментарии