- 10.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №23 (11 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
(2014нче елның 4нче июнендә Казан шәһәрендә үткән Татарстан мөслимәләре Корылтаенда ясаган чыгыш)
Тормышыбыз нинди генә катлаулы булмасын, без, мөслимәләр, дөньяда иң бәхетле кешеләр. Без Аллаһның барлыгын һәм берлеген таныйбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сөннәте буенча яшибез, кулдан килгәнчә, кешеләргә, милләтебезгә дә ярдәм итәбез. Аллаһ безгә динебезнең кадерен белерлек, кешеләрнең хәлен аңларлык нечкә күңел биргән, явызлыкка һәм хәрамгә каршы торырлык ныклы иман насыйп иткән, тормышны яхшы якка үзгәртергә юлларны күрсәткән… Без, мөслимәләр, бу караңгы дөньяны ак яулыкларыбызның нуры белән яктыртабыз, каткан күңелләрне изге Коръән моңы белән эретәбез, ни күрсәк тә, дөньялыкның сират күперен, Раббыбызның сынауларын сабырлык һәм шөкрана белән үтәбез…
Әйе, без, мөслимәләр, бәхетле кешеләр…
Әмма безнең тирә-юньдәге тормышка, халкыбызның яшәешенә бәя бирерлек акылыбыз да бар, аны күргәч, безнең бәхетебезгә дә күләгә төшә… Халкың, якыннарың диндә булмагач, Аллаһ кушканча яшәмәгәч, аларның күпчелеген җәһәннәм утлары көткәнен аңлагач, ялгыз бәхеттән җан елый башлый… Якыннарыңны, халкыңны, милләтеңне ничек җәһәннәм утларыннан коткарырга, аның күңеленә үтеп керерлек, үлеп барган җанын уятырлык нинди сүзләр уйлап табарга, нинди гамәлләр кылырга – шул турыда уйлый башлыйсың…
Аллаһы Тәгалә милләтебезгә дингә килергә чирек гасыр вакыт бирде, мөмкинлекләр тудырды, юлларны ачты. Әмма шушы вакыт эчендә татар халкының нибары 2-3 проценты гына намазга басты, аның да яртысы гакыйдәсез, тәүхидсез дин, авылча йола рәвешендә генә башкарыла. Шул ук вакытта халкыбызның абсолют күпчелеге – 80-85 проценты үзен мөселман дип исәпли, намаз укымыйча, фарыз гамәлләрне үтәмичә генә, үзен ислам динендә, дип саный. Бу бик зур ялгыш, үз-үзеңне алдау, әлбәттә. Намаздан кала да, милләт тормышында мөселманга хас булмаган күренешләр бихисап, хәрам мыжлап тора, зур һәм кечкенә гөнаһлар хәттин ашкан… Хәтта атеизм чорларында да татар халкы бу кадәр адашмаган иде, ул вакытта дин тыелган булса да, милләт аны күңеленнән чыгармады, хәзер, дин иреге булса да, халык аны тормышына кертми, якын җибәрми…
Мин бу хакта күп уйланам – ни өчен татар халкы дингә килми, намазга басмый, Аллаһ кушкан фарыз гамәлләрне үтәми, тыйганнардан тыелмый? Югыйсә, ул бит мең елдан артык ислам динендә булган, намазлы-иманлы милләт иде! Моннан 462 ел элек, үз бәйсез дәүләтен югалтканда да, татар динен җуймады, намазын куймады, дин-милләт өчен утларда янып, суларда батып үлсә дә, иманын бирмәде. Безнең милләтнең моннан да авыр, моннан да фаҗигале чаклары булды, әмма дәүләтсез шартларда да татар барыбер татар булып, мөселман булып калды, милләтне бирмәде. Хәзер нигә үз теләге белән диненнән дә, теленнән дә, милләтеннән дә ваз кичә соң татар?
Күп еллык күзәтүләрем шуны күрсәтә – татар үзенең совет чорында динсез калыплашкан яшәү рәвешеннән аерыла алмый, аерылырга теләми дә. Аның өчен беренче урында – дөнья куу, ул ахирәте турында уйламый да, аңа әзерләнми дә. Хәтта күпчелек татар ахирәт көненә ышанмый да кебек, ышанса, бераз куркыр иде, Аллаһ каршына барырга әзерләнер иде. Татар тормышында бүген хәрам дә, хәмер дә, зина да, алдау да, ришвәтчелек тә, риба да бар – болар барысы да Аллаһ тарафыннан тыелган нәрсәләр. Нәрсә, милләт шуны белмиме? Белә, белә торып эшли. Хатын-кызлар тормышында гайбәт, көнчелек, ырым-шырым, күрәзәчелек, сихерчелек, азгынлык кебек тыелган гамәлләр күп, мондый яман йөк белән дингә килеп булмый. Нәрсә, татар хатын-кызлары моның ярамаганлыгын белмиме? Белә, белә торып эшли. Татар буш вакытын җыелып күңел ачып, җырлап-биеп, ашап-эчеп, хәмер тотып, тамаша-шаулар оештырып, диңгез буйларында чишенеп ташлап ял итеп уздыра. Монда дин гыйлеме алуга, биш вакыт намаз укуга, челләләрдә ураза тотуга, Хаҗга баруга, зәкяткә урын юк. Ул үзе дә шулай яши, гаиләсе, балалары, оныклары да шушы динсез яшәү рәвешен кабатлый. Моңа өстәлеп әле гаиләләргә урыс теле, урыс гадәтләре, урыс килен-кияүләр, кода-кодагыйлар килеп керә, урыс нәсел үрчи башлый. Монда инде мөселман булып кына түгел, татар булып калу да мөмкин түгел.
Безнең каршыбызда – дингә җиңел караган менә шундый милләт, безнең өстебездә – шуларга ислам динен аңлату. Милләтнең яртысын хатын-кызлар тәшкил итә, безгә, мөслимәләргә, менә шушы дингә килмәгән, намаз укымаган татар хатын-кызлары белән эшләргә туры килә. Алар да күп төрле – бар авылларда яшәүче, авыр тормыш алып баручы, дин сабагы алырга мөмкинлеге булмаган хатын-кызлар. Бар шәһәрләрдә яшәүче, берничә югары белеме булган, дөньяның сыртына басып, тормыш алып баручы хатын-кызлар. Бар яшьләр, студентлар, бар гореф-гадәтләрне дин дип саташып йөрүче әби-сәбиләр, бар зур эшмәкәрләр, бар зур галимнәр, бар байлар, бар ярлылар. Аларны дингә чакырганда, һәрберсенә үз ачкычын таба белергә кирәк, дәгъват кылырга да яшьләр янына – яшьләр, галимнәр янына – галимнәр, шәхесләр янына шәхесләр баруы хәерле, аларның сүзе күбрәк үтәчәк.
Дәгъват хикмәт белән, кешене авырлык белән куркытмыйча, диннән биздермичә, диннән, фәннән, тормышның үзеннән мисаллар китереп алып барылырга тиеш. Намазга басканчы әле кеше үзенең күңелен, телен, тормышын, гамәлләрен хәрамнән арындырырга тиеш, бу да Аллаһның әмере. Гайбәттән, хәрамнән, яманлыктан тыелу өчен гарәпчә белү мәҗбүри түгел, болар өчен бу дөньяда да, ахирәт көнендә дә Аллаһның җәзасы булуын аңлавың да җитә. Безнең динебезнең нигезе – гаделлек, тормышның нигезе дә шул булырга тиеш. Әмма динсез җәмгыятьнең нигезе булып гаделлек түгел, гаделсезлек тора, моннан барыбыз да зыян күрә, газап чигә. Җәмгыятьтә кеше хаклары үтәлми, гаиләдә ата-ана хакы санга сугылмый, ир белән хатын арасындагы хаклар бозыла, балаларның хаклары юкка чыга. Милләттә гомер булмаган картлар йортлары, ятимнәр йортлары барлыкка килде, караусыз ата-аналар, ташландык балалар артканнан-арта бара. Аллаһ кушканча яшәмәгән милләт бу дөньяда ук җәзасын ала башлый.
«Алар дөнья тереклеге өчен нәрсә кирәк, шуны белерләр, ләкин алар ахирәттән гафилләр, анда нәрсә кирәк булачагын белмиләр. Әллә алар үз хәлләрен уйлап карамыйлармы, бәлки гафләттән уяныр иделәр, дәхи алар фикерләп карамыйлармы Аллаһуның җир вә күкләрне һәм җир-күкләр арасында булган нәрсәләрне хаклык белән халык кылганын һәм үзләренә Аллаһудан әҗәл билгеләнүне. Тәхкыйк кешеләрнең күбрәге терелеп Аллаһу хозурына баруга ышанмыйлар». («Рум» сүрәсе, 7-8нче аятьләр.)
Дингә чакыручы үзе дә нык иманлы, тәкъва, ике дөньяның да гыйлеме булган, күркәм холыклы кеше булырга тиеш. Мөмкинлегең булса һәм ул кешенең ихтыяҗы булса, эшне аңа ярдәм итүдән башларга кирәк. Кем җылы сүзгә, киңәшкә мохтаҗ, кемнең иртәгә ашарына да юк, кемнең ире яки улы төрмәдә утыра, кемдер чирле, кемдер дөньядан өметен өзгән – аларга без ярдәм кулын сузарга тиеш. Аллаһ ризалыгы өчен, бер бәхетсезнең кайгысын киметү өчен, гаделлек хакына, без дәгъватне яхшылык эшләү аша алып барырга тиешбез. Мөселман кешесе гаделлекнең, яхшылыкның, әдәп-әхлакның, фидакарьлекнең, сабырлыкның үрнәге булырга тиеш, шул чагында бу асыл сыйфатлар милләтебезгә дә әйләнеп кайтыр, инша Аллаһ!
Инде дингә килгән мөслимә кардәшләремә дә әйтер сүзләрем бар. Ни кызганыч, татарда дин мәетләр диненә әйләнеп бара, югыйсә, ул бу дөньяда дөрес тормыш алып бару өчен иңгән дин бит! Дин барын, мәчет, мулла барын күпчелек татарлар якыннары үлгәч кенә исләренә төшерәләр. Алар кешедән дога укытып, кешедән мәет юдырып, кешедән күмдереп, анда-санда мәчеткә сәдака салып, өчләрен-җиделәрен, кырыгын уздырып, өсләрендә булган дин бурычын төшерәбез, дип уйлыйлар. Юк, болар берсе дә фарыз гамәлләрне – намазны, уразаны, Хаҗны, зәкятне алыштырмый, киресенчә, рияга һәм бидгатькә китерергә мөмкин. Безнең милләтебездә беркайчан да каберләргә табыну, кабер ияләреннән, мәетләрдән шәфәгать сорау кебек ширек гамәлләр булмаган, хәзер шул гөнаһлы гамәлләр татарлар арасында тамыр җибәреп маташа. Шәфәгать иясе, олылауга лаек Зат бары тик Аллаһы Тәгалә генә, һәм бары тик Аннан гына сорау тиешле. Аллаһы Тәгалә бәндәсенең барлык гөнаһларын кичерергә мөмкин, әмма Ул Үзенә тиңдәшлек кылганны кичерми. Мәет, каберләр тирәсендәге ширек, бидгать гамәлләр белән бик сак булырга кирәк, аларның туп-туры җәһәннәмгә алып барулары бар.
«Аллаһу Тәгалә, әлбәттә, үзенә тиңдәшлек кылуны ярлыкамас, мәгәр тиңдәшлек кылу гөнаһыннан башка гөнаһны Үзе теләгән кешедән ярлыкар». («Ниса» сүрәсе, 116нчы аять)
«Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез, Аның тиңдәше юклыгын!» («Бәкарә» сүрәсе, 22нче аять.)
Бүгенге көндә татарлар арасында, бигрәк тә авылларда хак динне ырым-шырым белән алыштырырга тырышу сизелә. «Изгеләр чишмәләре», «Изгеләр каберләре» дип саташулар, Болгарны кече хаҗ белән чагыштыру, анда баручыларны хаҗилар (поломники) дип атау, Болгар-Биләрдәге ташлар тирәсендә әйләнеп йөрүләр, алардан нидер сорау-өмет итүләр, күргән бер агачка чүпрәк-чапрак бәйләүләр, мәҗүсиләр гыйбадәт кылган урыннарда корбан чалулар, авыл саен үз күрәзәчеләре һәм сихерчеләре булулар, аларның Коръән укып «өшкерүләрен» дин дип кабул итүләр – боларның берсенең дә ислам диненә катнашы юк. Киресенчә, бу ширек-бидгать гамәлләр исламнан чыгара. Кайберәүләр моны «традицион ислам» дип аңлатырга тырыша, әмма безнең әби-бабайларыбыз динне шушы рәвештә тоткан булсалар, без бүген чуваш-мари хәлендә калган булыр идек, мәҗүсиләргә әйләнгән булыр идек. Әмма хак дин элек тә, хәзер дә бу рәвешле булмаган, әби-бабайларыбыз динне Коръән һәм сөннәт нигезендә тотканнар һәм безгә дә шуны васыять итеп әйтеп калдырганнар. Без, мөслимәләр дә, халыкка хак динне, ырым-шырымнардан арындырып, Коръән һәм сөннәт нигезендә аңлатырга тиешбез.
Милләтебез авыр һәм фаҗигале юл үтте, бары тик Аллаһ рәхмәте белән, ислам дине ярдәмендә сакланып калды. Киләчәктә дә милләтебез бары тик Аллаһ рәхмәте белән, ислам дине ярдәмендә сакланып калачак, инша Аллаһ! Әмма диннән бихәбәр булган халыкка, «дин», дип, төрле ырым-шырымнар төртү, Коръән һәм сөннәтне галимнәр уйлап чыгарган «традицион ислам» термины белән алыштырырга тырышу – һич ярамаган эш. Тәүхидтән башка дин юк, гореф-гадәтләр, ырым-шырымнар булган урында ислам юк. Мөселманнарны ваһһабиларга, сәләфиләргә, нурчыларга, хисбуларга бүлгәләп эзәрлекләү, җәберләү дә – һич ярамаган эш, мөселманнарның бердәмлеген какшатырга тырышкан шайтан гамәле, без моңа кушылырга тиеш түгел. Киресенчә, авыр хәлдә калган, бер гаепсезгә төрмәләргә ябылган мөселманнарга, аларның гаиләләренә ярдәм итү – безнең изге бурычыбыз.
Без, мөслимәләр, җәмгыятьтәге гаделсезлеккә, явызлыкка, хәрамгә каршы да туктаусыз көрәшергә тиеш. «Бер кавемдә начарлыктан тыючылар калмаса, ул халыкка Аллаһуның ярдәме киселер», дигән хәдис барын да онытмыйк! Бик куркыныч кисәтү бит бу! Без, мөслимәләр, бүген гамәлләребез белән дә, догаларыбыз белән дә халкыбызны хәрамнән, начарлыктан тыелырга чакырабыз. Без милләтебезнең дә, якыннарыбызның да безнең кебек бәхетле булуын телибез, шуның өчен дога кылабыз. Безнең башка милләтебез юк, ул да безгә Аллаһтан әманәт, һәм аны саклау өчен, татар халкын бәхетле итү өчен, без, мөслимәләр, барысын да эшләрбез, инша Аллаһ! Мөслимәләр оешмаларының да төп эше – дәгъват, халык белән эшләү булырга тиеш, бу – барыбызның да өстендә торган фарыз гамәл. Мөслимәләр – милләтнең догачылары, догаларыбыз кабул булсын, эшләребез хәерле нәтиҗәләр бирсен. Амин!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
Мөслимәләр – милләтнең догачылары,

Комментарии