Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановка ачык хат

Сезгә, Татарстан гражданнарының Конституция биргән хокукларын яклаучыга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Татарстан Конституциянең 8нче маддәсе: «Татарстанда дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре» даими бозыла, татар теленә һөҗүм оештырыла.

Әле кайчан гына «Тәртип FM» радиосының яңадан эшли башлавына шатланган идек. Көтмәгәндә Мәскәү чиновникларының 2017нче елның Яңа ел бүләге килеп җитте – тыңлаучыларны «Тәртип»тән мәхрүм иттеләр. Аны инде бер япканнар иде бит! Көрәшә торгач, тагын ачтылар. Бу юлы яхшы гына эшләп килә торган «Тәртип» радиосын, билгесез сәбәпләр аркасында, ябарга карар кылынган. Нигә әле «Тәртип» радиосына бирелгән лицензияне башкаларга бирәләр? 2020нче елга чаклы 93.5 Мгц – «Тәртип» радиостанциясе ешлыгы. Бу ешлыкны «Тәртип» радиосыннан тартып алу канунны бозу түгелме?! Бу ешлык «Бизнес FM»га бирелгән, бу радиостанция безгә бик кирәкме?! Казанда, Татарстанда дистәләгән радиостанцияләр FM ешлыгында эшләп торалар. Барысы да урыс телендә. Аларның күбесе юк-бар реклама бирә, чит ил җырларын көне-төне акырталар, нигә әле аларның ешлыгын алып, «бик кирәкле» «Бизнес» радиостанциясенә бирмәскә?! Юк, халык яратып тыңлый торган, татар рухы булган бердәнбер радионы махсус рәвештә бетерергә кирәк! Кемнең мәкерле гамәле бу?! Моның өчен кем җаваплы?!

Сездән, Татарстан Конституциясе ышанычлысыннан, кичекмәстән «Тәртип» радиосына 93.5 ешлыгын кире кайтару яки кичекмәстән яңа ешлык бирүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Шулай ук Бөтентатар иҗтимагый үзәге «Татарстан 24» телеканалында тапшыруларны рус телендә генә алып баруга каршы кискен каршылык белдерә. Бу – Конституциянең 8нче маддәсен тупас рәвештә бозу. Кузьмин һәм Лобов әфәнделәр дәүләт каналын җитәклиләр, ә Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен белмиләр: «татар һәм рус телләре тигез хокуклы»! Татарстан Конституциясен белмәгән кеше дәүләт каналында эшли аламы соң? Әлбәттә, бу каналны ике дәүләт телен белүче кеше җитәкләргә тиеш.

Сездән, Татарстан Конституциясе ышанычлысыннан, таләп итәбез: «Татарстан 24» каналында тапшыруларның һәм хәбәрләрнең кимендә 70 проценты татар телендә булырга тиеш!

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы рәисе

Ф.В. ЗӘКИЕВ

Комментарии