«Иптәш Президент, йә акчаларыбызны кайтарыгыз, йә…»

«Иптәш Президент, йә акчаларыбызны кайтарыгыз, йә…»

Борчылмагыз, барысы да яхшы булачак, дип тынычландырып килделәр-килделәр дә көннәрдән бер көнне кизәнеп торып яңакка сугып җибәрделәр. «Татфондбанк» белән «Интехбанк»ның лицензияләре алынуны менә шулай дип кенә бәяләп була торгандыр.

3нче март көнне Рөстәм Миңнеханов үзенең «Инстаграм» челтәрендә, гадәттәгечә, татарстанлыларга хәерле иртә теләде. Тик республика халкының бер өлеше өчен бу иртә бөтенләй дә хәерле башланмады шул. Мәскәүдәге Үзәк банктан көтелмәгән хәбәр килеп иреште: «Татфондбанк», «Интехбанк» һәм «Анкор банк»ның лицензияләре алынган. Банкны санацияләргә мөмкиннәр, дигән өмет җебе шартлап өзелде.

ТАҢ АТКАНЧЫ ЧЫГАРЫЛГАН КАРАР

Узган елның декабрендә «Татфондбанк»ның, аннан соң озак та тормый «Интехбанкт»ның да эшчәнлеге какшагач, кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерү өчен мораторий кертелгән иде. Аның вакыты 15нче мартта гына чыгарга тиеш иде әле. Декабрьдән хәзергәчә Татарстан җитәкчелеге халыкны: «Без кулдан килгәнне эшлибез, банкны санацияләсеннәр өчен тырышабыз», – дип тынычландырып килде. Республиканың икътисад министры Артем Здунов, атна саен диярлек журналистлар белән очрашып, һаман да шушы сүзләрне кабатлап торды. Ул гына да түгел: 27нче февраль көнне генә интернетта «ТАИФ «Татфондбанк»ның санаторы булырга әзер» дигән хәбәр таралды. Икенче көнне, ягъни 28нче февральдә, Президент Рөстәм Миңнеханов Сочида узган икътисади форумда: «Без мәсьәләнең уңай якка хәл ителәчәгенә өметләнәбез», – дип чыгыш ясады. Ә ике көннән, ягъни 3нче март иртәсендә Үзәк банк өч банкның лицензиясен алу турында карар чыгарып та куйды. «Бизнес онлайн» хәбәр иткәнчә, Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина банкларның лицензиясен алу турындагы карарны иртәнге 5.30 сәгатьтә имзалаган! Ни өчен шулай ашыгыч рәвештә, өстәвенә, ял көннәренә каршы? Мораторий төгәлләнергә 12 көн бар иде бит әле, ник шуңарчы көтмәгәннәр? ТАИФның санатор булу тәкъдимен өч көн эчендә карарга да өлгерделәр микәнни? Сораулардан дисбе тезеп, төймәләрен тартып утырсаң гына инде, чөнки Үзәк банк шәрехләмә бирергә ашыкмый.

Ә халык җавапларны үзе уйлап таба тора. Интернеттагы форумнарда: «1нче март көнне Миңнехановның юбилеен тынычлап уздыру өчен чыгарылган ялган хәбәр генә булмадымы икән ул ТАИФның санатор булырга әзерлеге?» – дип фаразлаучылар да артканнан арта. Дөрестән дә, ТАИФның Үзәк банкка язган хатын бер генә мәгълүмат чарасы да бастырмады бит. Сүз уңаеннан, Миңнехановның социаль челтәрләренә ләгънәт укыган шәрехләмәләр ява бара, алар тиз арада бетерелә тора. Президентның пиар командасы яхшы эшли: тискәре фикерләрнең күбесен бетереп атсаң, вазгыять алай ук җитди булып күренми бит. Тик аңа карап кына хәл яхшы якка үзгәрми дә шул… Ә юбилей яхшы үткән булырга тиеш. Халыктан яшерделәр, әлбәттә, тик үзебезнең чыганак белдергәнчә, Миңнехановның 60 яшьлеген башта Сочиның бер ресторанында, аннары Казанда концерт һәм банкет рәвешендә билгеләгәннәр. Анда катнашкан җырчыларга гына ни сәбәпледер телләренә йозак салырга кушылган. Салават Фәтхетдинов Сочида узган юбилейдан Николай Басков белән төшкән фото керткән иде, соңрак анысын да алып атты…

МУСИН ТОТКАРЛАНДЫ, АКЧА БАРЫБЕР ЮК

Татарстан җитәкчелеге, банкларның лицензияләре алынуны көтелмәгән хәл, дип белдерде. Министр Артем Здунов: «Бу юнәлештә эш бара иде бит. Шуңа күрә нәтиҗә шушындый булыр дип берәү дә уйламады», – дип кыска гына җавап тотты. Тик халык монысына да ышанырга да, ышанмаска да белми. Белгечләр әйтүенчә, Татарстан җитәкчелеге Үзәк банкның нинди карар чыгарасын чыннан да белмәгән булырга мөмкин. Хәтта Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы да моңарчы «Татфондбанк» һәм «Интехбанк» хезмәткәрләрен: «Эштән китәргә ашыкмагыз. Банкларны санацияләү ихтималлыгы зур», – дип ышандырып килде бит. Белешмәләр буенча, «Татфондбанк»та гына да 3,5 мең хезмәткәр саналган, тагын 1,5 мең кеше «тугандаш» банкларда хезмәт куйган. Хәзер бу кешеләр эшсез кала дигән сүз.

Шул ук 3нче март көнне Татарстанның Тикшерү комитеты «Татфондбанк» рәисе, Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусинга карата җинаять эше кузгатты. Мусинның үзен тоткарладылар. Ә кичке якта Совет районы суды залында ук кулга алганнар, дигән мәгълүмат таралды. Җинаять Кодексының 159нчы маддәсе, 4нче бүлеге нигезендә, Роберт Мусин зур күләмдә акча урлауда гаепләнә. Тикшерү фаразы буенча, «Татфондбанк», кредит алу өчен, Үзәк банкка активлары турында ялган мәгълүмат биреп барган, ә аннан алынган 3 млрд сумнан күбрәк акчаны үз оешмаларына күчергән. «Татфондбанк» биргән барлык кредитларның 65 проценты теге яки бу рәвешле аның хуҗасына – Роберт Мусин кесәсенә китеп барган. «Банкир белән күрешкәннән соң бармакларыңны санап кара – кимемәгәннәрме?» – дигән мәзәк бар бит әле. Бу очракта да шуның шикелле булган инде.

Мусинны тоткарлаулары бер хәл, тик ябылган банкларда бик күп кешенең акчасы калды бит әле. Кешеләрне күбрәк менә шунысы борчый. 1 млн 400 мең сумнан артык акчасын салып, хәзер шуны ала алмый тилмерүчеләр арасында фатирын саткан гади пенсионерлардан алып, эре оешмаларга кадәр бар. Мәсәлән, «Татнефть»нең исән-хисап счетында – 5,4 млрд, «Казаньоргсинтез»ныкында 4 млрд сум акча булганлыгы мәгълүм. 2500 кеше «ТФБ Финанс» оешмасында вклад тоткан.

Шимбә көнне Үзәк банк бик кызыклы бер белдерү ясады: «Татфондбанк»ның хәле узган елның маенда ук сораулар тудыра башлаган булган. Бу хакта банк хуҗалары да, Татарстан җитәкчелеге дә белгән. Тик ниндидер җитди чаралар күрү турында уйламаганнар, күрәсең. Инде ноябрь ахырында банкның хәле хөрти икәнлеге ачыктан-ачык әйтелде. Шимбә көнне тагын Үзәк банк тагын бер мәгълүмат белән уртаклашты: Татарстан банкларын үлемнән коткару өчен кимендә 220 млрд сум кирәк булган.

ПРЕЗИДЕНТКА УЛЬТИМАТУМ

Хәзер нәрсә булачак соң? Бер нәрсә ачык билгеле: халык болай гына тукталып калмаячак. 4нче март көнне Татарстанның Министрлар Кабинетын штурмладылар әнә. Бер көтү халык агылып килде дә, бина ишеген чын мәгънәсендә бәреп керергә теләде. Аларга каршы шулай ук бер көтү хокук сакчысы чыгарып бастырылмаган булса, бәреп тә керерләр иде шул. Ачның ачуы яман, диләр бит. «Оят! Оят!» дип бертуктаусыз тәкрарлап торган халыкның теләге бер иде: Рөстәм Миңнеханов, һич булмаса Илдар Халиков белән очрашу. Өстәвенә, Халиков «Татфондбанк» идарәсе әгъзасы да бит әле. Хәер, хәзер «әгъзасы иде» дип әйтү дөресрәк буладыр инде.

Халык йә бәреп керер, дип курыктымы шунда, Халиков берничә кешене кабул итәргә риза булды. Аларны ишек төбенә хәтле төшеп каршы алды, һәрберсе белән кул биреп күреште. Очрашуда булган кешеләр Халиковка Президентка атап язылган ультиматум кәгазен тапшырган. Анда мондый таләп куелган: йә Рөстәм Миңнеханов Үзәк банкның лицензияне алу турындагы карарын кире кага һәм банкларда акчасы калган бөтен кешегә дә акчасын кире кайтара, йә… вазифасыннан китә. Халиков кәгазьне кабул итеп алган. Премьер-министр белән очрашуда катнашкан Александра Юманова әйтүенчә, Халиков: «Мин барысын да аңладым», – дигән.

Чарасыз калган үрдәк нишли әле? Менә кешеләр дә шулай. Хәтта АКШ Президенты Дональд Трампка да мөрәҗәгать әзерләгәннәр. «Без чынлап та ул мөрәҗәгатьне АКШның вәкиллеге аша җибәрергә уйлап торабыз. Бәлки, ТрампФондБанк ачып куяр», – ди эшмәкәр Тимур Җаббаров, әллә уйнап шунда, әллә чынлап. Акчалары янган бу кешеләрнең хәзер бер дә шаярасы килеп тормый үзе.

Татарстан җитәкчелеге, Үзәк банк ни өчен шулай эшләде икән, дип «баш ваткан» арада танылган сәясәтче һәм тарихчы, МДХМИ (МГИМО) профессоры Валерей Соловей «Эхо Москвы» радиосы аша үз фикерен әйтеп тә өлгерде. Аның фикеренчә, Үзәк банкның (ягъни Мәскәүнең) катгый карары Миңнехановның соңгы вакытта ясаган чыгышлары белән бәйле булырга мөмкин. Татарстан Президенты республиканың бөтен керемен диярлек Мәскәү алып бетереп баруга ризасызлыгын белдереп, бу дөрес түгел, дип чыккан иде бит. «Татарстандагы банк кризисы – сәяси-икътисади яссылыкта. Усал телләр, федераль үзәк шушы рәвешле Татарстан белән ике арада вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне имзаларга әзерләнә, дип белдерә. Тагын бер кычкырып әйтелми торган әйбер бар әле: ул – Мәскәүнең Татарстан нефть активларына кызыгуы», – дип сөйләде Валерий Соловей.

Халыкта күп төрле нәрсә нәфрәт тудырырга мөмкин. Республикабызда да андый вакыйгалар булып тора. Көз көне вандалларның Татар зиратын җимерүенә халык ду килгән иде. Күптән түгел «Тәртип» радиосының ешлыгы сатып җибәрелгәч, меңнәрчә кеше интернетта, моның белән килешмәвен белдереп, үз фикерен калдырды. Аерым кешеләрнең яки шул ук мөселманнарның гаебе расланмый торып төрмәләрдә тотылуына каршы чыгучылар да бихисап. Тик болар барысы да виртуаль дөньяда гына. Берәү дә, әйтик, шул ук «Тәртип»не яклап урам йөрешләренә чыкмады. Һәм чыкмаячак та. Ошаса-ошамаса да дөреслекне танырга кирәк: милләт кадерле, тик акча кадәр үк түгел. Ә акча дигәндә халык ахырга кадәр барачак. Бу – әле ахыры түгел.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии