Абыем истәлеге мәңгелек

Абыем истәлеге мәңгелек

Суыксу авылында әти-әниебез Наҗия һәм Мостафа Заһидуллиннар гаиләсендә туып-үскән алты бала без. Узган елның 24нче декабрендә зур югалту кичердек. Олы абыебыз Рәфхәт Мостафа улы Заһидуллин үзәкләребезне өзеп якты дөнья белән хушлашты.

Әтиебезне югалтканда Рәфхәт абый җиденче класста укый иде. Абыебыз әниебезгә һәм безгә – берсеннән-берсе кечкенә биш балага төп таяныч һәм терәк булды. Аңардагы туганлык хисе турында сөйләп-аңлатып бетереп тә булмый. Шул еллардан бирле Рәфхәт абый һәркайсыбыз өчен тормыш терәге, төп киңәшчебез, олы җанлы туганыбыз иде. Ул бертуганнары өчен генә түгел, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре өчен җан атып яшәде, көн саен диярлек һәркайсыбызга җылы сүзен җиткерә иде.

Үз тырышлыгы, башкаларга карата һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтеп яшәүче абыебызны Тәтеш районы Байраш авылында да бик яраттылар. Утыз елдан артык биредә колхоз рәисе булды, үзгәртеп корулар башлангач, Рәфхәт Заһидуллин исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, әлеге авылның тырыш кешеләре белән республикада иң югары күрсәткечләргә иреште.

Җаннарыбыз сыкраганга кулыбызга каләм алып, абыебызга булган олы хөрмәтебезне түбәндәге бәет аша җиткерергә телибез. Барлык теләкләребез абыебыз рухына дога булып ирешсен иде. Урыны җәннәт түрләрендә булсын Амин!

РӘФХӘТ БӘЕТЕ

Декабрьнең егерме дүрте,

Җанда авыр җәрәхәт:

Аллаһ хозурына күчте,

Мостафа улы Рәфхәт.

Алтмыш бишенче яшендә,

Китте дә барды кинәт.

Эш күрсәткән чагы иде,

Яшәргә иде ният.

Байраш авылы халкы сине,

Ах иткәндер, кызганып.

Утыз ел шушы авылда,

Эшләдең җиң сызганып.

Мәчетле иттең авылны,

Эшле һәм ашлы иттең.

Барысын булдыргач кына,

Нигә соң үзең киттең?

Истәлегең булыр һәрчак,

Күңелнең түрләрендә.

Фәрештәләр юлдаш булсын,

Караңгы гүрләреңдә.

Кайтсаң-китсәң әзер булды,

Рушанияң ашлары.

Нихәл генә итсен соң ул,

Ялгыз калды башлары.

Моңсулана туганнарың,

Бигрәкләр иртәләдең.

Дога кылыр сиңа алар,

Һәркөн кич-иртәләрен.

Улың, кызың, оныкларың,

Сагынып искә алыр.

Байраш халкы да онытмас,

Хәтерендә сакланыр.

Горурланырлык тормышың,

Бүгенгең, узганнарың

Эшләрең һәйкәл куярлык,

Үзеңне кызганмадың.

Кереп яттың җир куенына,

Суыксу – туган авыл...

Кара кайгы, хәсрәт калды,

Күңелдә калды давыл

Ышанасылар да килми,

Гел әрни, сыкрый йөрәк,

Күрәсең, анда да изге,

Синдәй кешеләр кирәк.

Айлар үтәр, еллар үтәр,

Бигрәк авыр хәзергә.

Истәлегең мәңгелеккә,

Калыр безнең хәтердә.

Өзелә үзәкләребез,

Гомер агышларына.

Абый, җаным, ничек түзик,

Синең сагышларыңа?

Барлык туганнары исеменнән Әлки районы, Базарлы Матак авылында яшәүче бертуган сеңлесе Рузинә ГАБИДУЛЛИНА (Заһидуллина)

Комментарии