Мюнхен 51: сугыш башланырга мөмкин…

Мюнхен 51: сугыш башланырга мөмкин…

6-8нче февральдә дөньяда куркынычсызлыкны саклау буенча 51нче Мюнхен конференциясе үтте. Анда 21 илнең башлыгы, 60лап илнең тышкы эшләр министрлары, төрле югарылыктагы чиновниклар, НАТО һәм ОБСЕ җитәкчеләре катнашты. Конференциядә катнашкан илләрнең вәкилләре Европа һәм гомумән бөтен дөньяда куркынычсызлыкны саклау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, актуаль тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Дөньяда куркынычсызлыкны тәэмин итүне күтәрүче Мюнхен конференцияләре ел саен – 1962нче елдан бирле үтә. Ул куркынычсызлык буенча Европаның иң абруйлы дәүләтара форумы санала. Үз дәрәҗәсенә форум дистәләгән еллар аша ирешкән. Анда күпчелек очрашулар рәсми булмаган төсмер йөртә һәм дөньяда куркынычсызлык саклау сорауларында күп кенә идеяләр туа, соңрак тормышка ашырыла. Быел конференция Украинада булган низаг фонында үтте, шуңа дөнья җәмәгатьчелегенең аңа игътибары аеруча көчле иде.

ТАРИХТА КАЛАЧАК

51нче Мюнхен конференциясе берсүзсез тарихта калачак. Әле бер ел элек кенә Украинада башланган протестлар һәм ул илнең җитәкчелеген алыштыру ахыр чиктә Европада яңа тәртип урнаштыра башлауга китерде. Быел Украина һәм Русия арасында сугыш башлану куркынычы бөтен башка низагларны читкә куйды. «70 ел эчендә беренче тапкыр Европада көч кулланып, илләрнең чикләре үзгәртелде», бу җөмләне конференциядә күпләр кабатлады, шул исәптән Германия канцлеры Ангела Меркель. Франция Президенты Франсуа Олланд «Фигаро» газетасына биргән интервьюда: «Минемчә, бу – соңгы форсат. Әгәр дә без тынычлык урнаштыру килешүенә килә алмасак, алдагы сценарийны барыбыз да яхшы беләбез: аның исеме бар, ул сценарий «сугыш» дип атала», – дип белдерде. Димәк, Европа лидерлары яңа глобаль сугыш башлану куркынычын аңлый, һәм ул сугыш бөтен дөньяга кагылырга мөмкин. Әмма 51нче Мюнхен конференциясе конкрет карарлар кабул итмәү һәм ниндидер билгесезлек белән тәмамланды…

РУСИЯ КӨЛКЕГӘ КАЛДЫ

Соңгы елда Русия делегациясе дөньяның төрле абруйлы форумнарында илебезне оятка калдыру гадәтен кертте бит әле. Куркынычсызлык сорауларына кагылган Мюнхен форумында да бу «традиция»не Русия вәкилләре «лаеклы» дәрәҗәдә дәвам итте. Иң элек Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров үз чыгышында Европа Берлеген һәм АКШны Украинадагы низагны эскалацияләүдә гаепләде. Ул европалыларга Көнбатыш һәм Көнчыгыш Германиясен референдум үткәрмичә генә берләштерүе турында искә төшерергә дә урынлы дип тапты. Европа сәясәтчеләре Лавровның бу сүзләрен көлеп кабул иттеләр. Сәяси «көлке шоу»ны Русиянең Дәүләт Думасында халыкара эшләр комитеты җитәкчесе Константин Косачев һ.б. делегатларыбыз да дәвам итте. Русия делегациясе вәкилләре Украина низагында Русиянең катнашы булмавы хакында сөйләгәндә, Мюнхен конференциясе залларында кабат бөтен яклап Русиядән көлү ишетелде. Русия дипломатиясе үз эшчәнлеген дөньяда илебезнең абруен төшерүгә әйләндереп калдыра бугай инде. Хәер, хәзер дөнья алдында илебезнең абруйлыгы турында сөйләргә дә кирәкмидер, ул «плинтустан да түбән». Безнең ил делегациясе вәкилләре европалыларның Русия телевидениесен карамаганын онытып җибәрә, ахрысы, шуңа монда да «әкият» сөйләргә ярый дип уйлыйлардыр. Ул бездә генә альтернатив мәгълүмат алу мөмкинлекләре чикле булганга, рәсми телевизион каналлар ярдәмендә халыкка әкиятләр сөйләп, дистәләгән еллар буена ялганлап була.

ПУТИНГА УЛЬТИМАТУМ

Германия канцлеры Ангела Меркель Русия Президенты Владимир Путинга 11нче февральгә кадәр Украинада тынычлык урнаштыру планын кабул итү өчен вакыт биргән. Бу хакта «The Wall Street Journal» хәбәр итә. Башка очракта «Берлин Русия ширкәтләренә карата санкцияләрне киңәйтү белән җавап бирәчәк. Ангела Меркель Украинага корал җибәрү эшләрендә комачау итмәячәге хакында да белдергән» дип яза шул журнал.

Мюнхен конференциясендә Меркель: «Бер елдан артык без Украинада кризис кичерәбез. Ул дөньяда урнаштырылган тәртипне куркыныч астына куйды. Русиянең гамәлләре тынычлык һәм тәртипне, Европада бергә яшәү принципларын бозды. Халыкара хокук принциплары һәм аларның бербөтенлеге тапталды», – дип белдерде. Кыскасы, Германия канцлеры йөзендә Европа турыдан-туры куркынычсызлыкны бозуда Русияне гаепләде һәм Путинга тынычлык урнаштыру планын кабул итү турында ультиматум куйды.

БӘХӘСЛЕ СОРАУ

Конференциядә иң күп бәхәсләрне Украинага корал җитештерү соравы тудырды. Украина Президенты Петр Порошенко аның иленә корал бирүен сорады. Германия канцлеры Меркель Украинага корал бирүгә каршы чыкты. Ә АКШ Украинага ярдәм вәгъдә итте. «Без Украинага ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Сугыш башлар өчен түгел, ә үз-үзен яклау мөмкинлеген булдыру өчен. Мине дөрес аңлагыз, Украина кризисының хәрби юл белән хәл ителүенә без ышанмыйбыз. Әмма Президент Путин төгәл һәм гади юл сайларга тиеш: Украинадан китәргә яки алга таба да изоляция һәм үз өендә икътисади проблемаларның үсүе белән килешергә туры киләчәк», – дип белдерде АКШның вице-президенты Джозеф Байден. Меркельның якын вакытларда АКШ Президенты Барак Обама белән Украинага корал җибәрү мәсьәләсендә очрашу үткәрәчәге турында билгеле булды. Миңа калса, Украинага корал җибәрү ул ил өчен уңай хәл ителәчәк. Европа Украинаның сугышта җиңелүенә юл куймас.

НӘТИҖӘДӘ

Быелгы Мюнхен конференциясендә мөһим карарлар кабул ителмәсә дә, кайбер мәсьәләләр ачыкланды. Европа нәни бала сыман, нәрсә эшләргә белми. Бер яктан караганда, Европада куркынычсызлык һәм урнаштырылган тәртип бозылды. Моны барысы да аңлый һәм турыдан-туры сәбәпчесен дә күрсәтәләр, ул – Русия. Европа Русиягә ышанычын югалтты, Путинны туктатырга телиләр, әмма нинди юллар белән икәнен әлегә белмиләр. Элекке халыкара низагларны хәл итү ысуллары бүген эшләми, бигрәк тә Русиягә карата. Европа лидерлары югалып калды, алар нинди адым ясарга икәнен үзләре дә белми кебек. Бер яктан, Русиягә ахыргача басым ягын карасалар, аның адекват булмаска мөмкин җавабыннан шүрлиләр. Икенче яктан, Украинага корал бирергә куркалар, шул ук вакытта аның бу сугышта җиңелүен дә теләмиләр. Украинаның сугышта җиңелүе Европада яңа тәртип урнаштыруга китерергә мөмкин, һәм Европа лидерлары моны яхшы аңлый. Европалылар яңа глобаль сугыш башланырга мөмкин дип фаразлый. Әмма ничек итеп ул сугышны булдырмауны әлегә хәл итеп бетермәделәр. Мюнхенда шунысы ачыкланды, бүген килеп чыккан каршылыкны хәл итү яки туктатып тору мәсьәләсендә бер як та үз өстенә җаваплылыкны алырга теләми. Сугыш беркемгә дә кирәкми, әмма аны булдырмас өчен, бер як та хәлиткеч адымнар ясарга ашыкмый.

Мюнхенда куркынычсызлык буенча үткән конференция ачыктан-ачык бер фактны гына ачыклады: Көнбатыш һәм Русия Украина низагының сәбәпләрен һәм чишү юлларын төрлечә күрәләр. Әмма СССРдан аермалы буларак, Көнбатышның Русиягә бүген бер тамчы ышанычы да юк. Проблеманы чишү юлларына төрле карашларның булуы зур дөнья сугышына гына китермәсен иде. Соңгы 70 елда икенче тапкыр зур сугыш сулышы сизелә…

Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии