«Кызымны коткаруым үз башыма булган икән» – 2

«Кызымны коткаруым үз башыма булган икән» – 2

Газетабызны даими рәвештә укып баручылар хәтерли булыр: 4нче санда (28нче гыйнвар, 2015нче ел) «Кызымны коткаруым үз башыма булган икән» исемле язма дөнья күргән иде. Анда бер фронтта – ана белән кызның, икенчесендә ананың икенче кызы һәм аның гаиләсенең фатир бүлә алмаулары хакында бәян иттек. Язмада язылган мәгълүмат Яңа елга кадәр тупланган иде. Шуңа күрә, тагын нинди яңалыклар бар икән, дип, яңадан Надия Фәхретдинова белән элемтәгә кердек.

«Котыра тегеләр, – дип башлады сүзен Надия апа. – Су җылыткыч җиһаз куйдырдылар. Куйган өчен осталарга 1700 сум бирделәр, җиһаз үзе күпме торгандыр, анысын әйтмиләр инде безгә. Мин өйдә югында әнигә, 15 мең акча түгел, түләрсез, аннары кулланырсыз, дигәннәр. Ярты бәясен сораганнардыр, тулаем 30 мең сум тирәсе торгандыр дибез. Шунсыз безгә кулланырга ярамый, якын да җибәрмиләр. Су җылыткычны куйгач, Наилә дә, малае да эшкә йөрми башладылар. Саклап яталар шул җиһазны. Элекке ватык су җылыткычны бөтен торбалары белән үзебезнең бүлмәгә кертеп куйган идем, мин чыгып киткәч, аны да юкка чыгарганнар, кая куйганнардыр».

Беренче язмада телгә алынмый калды: ванна мәсьәләсе дә бар әле. Надия апа әйтүенчә, 2013нче елда Гафиятуллиннар ваннаны алып, авылга алып кайтып киткәннәр. Хәзер ванна бүлмәсе кирәкле-кирәксез әйберләр белән шыплап тулган. Барысы да Гафиятуллиннарныкы, билгеле. Ә юынасы килгән кеше җәмәгать мунчасына йөри. Сания апа, айга бер тапкыр пенсионерларга ташлама булган көнне 130 сумга юынып кайтам, ди. Ваннаның язмышы турында Наилә апа версиясе: ул черегән булган. Дәүләт ванна бүлмәсендәге торбаларны алыштырганда ваннаны да күчереп торганнар. Шул вакыт аның кырые кителеп төшкән, ягъни ванна юынмаслык хәлгә килгән. Аталы-уллы аны чүплеккә чыгарып ташлаганнар. Тик бу турыда рәсми булмаса да фатир хуҗасы саналган иң өлкән кеше Сания апага да, Надия апага да әйтеп торуны кирәк санамаганнар. Хәзер Гафиятуллиннар яңа ванна куярга җыена. Сания апа белән Надия апа акчаның үз өлешен түләсәләр генә анда юына алачак, әлбәттә. Анасының ничә тапкыр үлемнән алып калуы, үзе ачлы-туклы йөреп, кызларын ким-хур итмичә үстерүе, күршеләрдән әҗәткә акча җыя-җыя, чит шәһәрдәге туганнарына кунакка җибәрүе… Наилә апа боларның берсен дә хәтерләми инде. Аның исендә бер генә нәрсә, телендә бер генә сүз: «Мин Саниягә әни дип әйтә алмыйм. Без коммуналь фатирда яшәүче күршеләр генә. Шулай булгач, һәркем үз өлешен түләсен».

Әлеге фатирдагы хәлләрнең шаһиты – участок полицейские Адель Мохтаровка сораулар юллаган идек. Җавапны урыс теленнән тәрҗемә итеп, бер сүзен дә кыскартмыйча, укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. «Күрсәтелгән адрес буенча яшәүчеләр миңа еш мөрәҗәгать итәләр. Һәр мөрәҗәгать буенча язмача җавап хаты юллана. Проблеманы хәл итү юлы да күрсәтелде: фатирны хосусыйлаштырырга да бүлергә кирәк. Тик моның өчен Фәхретдиновалар бернәрсә дә эшләми. Алар, Гафиятуллиннар гаиләсе безне мыскыл итә, җәберли, фатирдан куа, дип зарланырга гына булдыра. Тик бу зарлар объектив мәгълүматлар белән расланмады.

Надия Фәхретдинова үзен кыйнаулары турында да мөрәҗәгать итте. Тик РФ Җинаять кодексының 24нче маддәсе, 1нче пункты, 2нче бүлеге нигезендә, хулиганлык мотивлары ачыкланмау сәбәпле, җинаять эше кузгатылмады. Өстәвенә, мондый мөрәҗәгатьләр шәхси гаепләү категориясенә керә һәм зыян күргән кеше судка гариза биргән очракта гына тикшерү эше кузгатыла. Надия һәм Сания Фәхретдиноваларга берничә тапкыр суд-медицина тикшерүе үткәрелде. Тикшерү Фәхретдиноваларның сәламәтлегенә бернинди зыян килмәгән дип күрсәтте.

Надия Фәхретдинованың мөрәҗәгатьләрен бервакытта да кире какканым юк. Тик Гафиятуллиннарны хулиганлыкта гаепләве бер тапкыр да расланмады», – дигән җавап алдык 15нче «Танкодром» полиция бүлегеннән.

Хәзер Наилә апаның да, сеңлесе Надиянең дә эше каты. Наилә фатирны яңартып, үзе әйтүенчә, «күршеләр»дән акчаның үз өлешен алу яки аларны бөтенләй торактан чыгып китәргә мәҗбүр итү белән мәшгуль. Ә Надия апаның гомер иткән фатирларында хокуклары булуын дәлилләргә тырышып йөргән көне.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии