«Ремонтка 22 млрд кирәк?!»

«Ремонтка 22 млрд кирәк?!»

«Ремонтка 22 млрд кирәк?!»2011, №43 (2 ноябрь) язмасына.

шәһәре, Мәҗит Гафури урамында урнашкан 5нче йортның хәлен сурәтләгән язмадан соң, анда яшәүче халык, Вахитов районы идарә итү компаниясеннән алынган аңлатмага ризасызлык белдереп, үз фикерен җиткерергә булды. Әлеге язмада йортка 50 ел дәвамында капиталь булмау, аның тиздән ишелеп төшү мөмкинлеге, халыкның коточкыч шартларда яшәп тә, өчен зур сумма түләве турында язган идек.

***

Газетадагы язманы укыгач, егыла яздым. Бөтен тәнем калтырый башлады. Безнең йортка кайнар су каралмаган диләр, ләкин элек беренче катта душ, аста котельная, кер юу бүлмәсе бар иде. Анда кайнар су булган бит. Әйе, ул ягылганга күрә су җылына иде, ләкин безнең йорттан ерак түгел генә урнашкан котельная бар, аның аша кайнар су сузып була ич. Беренче катта душны бетерделәр, хәзер анда фатирлар урнашкан. Подвалны да бетерделәр. Элек анда безнең әйберләр тора иде. Подвалны җыештырганнар дигән сүз дөрес түгел, чөнки без аны үзебез үк җыештырып бикләгән идек инде.

Чормадагы җиһазларга килгәндә, анда бөтенләй безнең йортка катнашы булмаган кешеләр килеп, раскладушкалар җәеп, шунда йоклап, яшәп ятты. Моңа безне гаепләргә кирәкми.

Торак-коммуналь хуҗалыгына нәрсә кайтканын да, анда ниләр эшләгәннәрен дә без күреп торабыз. Зур бочок белән кайткан буяуның да эзен тиз суыттылар. Түбә ябарга дигән калайны да подвалдан бушатып төяп киттеләр.

Җылылык өчен дә кыйммәт түлибез. 600-700әр сум җыялар. Кереп кадак каккан өчен дә акча түләтәләр. Фактура буенча да түлибез. Шушы кечкенә генә фатирым өчен 2 мең сумлык түләү кәгазе килә. Адәм көлкесе!

Капиталь ремонт сорап 1982 елда ук йөри башлаган идем инде. Йөри башлагач ук элеккеге торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе булган хатын: «Сездә капиталь ремонт булган бит инде», – дип җавап бирде. Аның сметасын төзеп, акчасын алганнардыр, бәлки, ләкин безнең йортта мин яшәгән 50 ел эчендә ремонт булганы юк әле.

Капиталь ремонтка дип ай саен 153 сум акча түлим. Башкалар да шулай түләсә соңгы 9-10 ел эчендә генә дә 80 фатирдан 700 меңгә якын акча җыелган булырга тиеш. Ул акчаны кайтарсыннар! Ремонтны без үзебез дә эшләячәкбез!

Гөлбадихан ГАБДРАХМАНОВА.

***

Мин үзем Мәҗит Гафури урамы, 5нче йортта 70нче еллардан бирле яшим. Шушы еллар эчендә бер тапкыр да ремонт күргән булмады. Фатир өчен түләүләр бөтенләй чыгырдан чыгара. Рәхәтләнеп фатирда яшәүчеләр дә 2200 сум түлиләр, без дә коммуналкадагы ниндидер бүлмә өчен 2 мең сум түләргә тиеш. Әле яшәрлек шартлары булса ярар иде. Кайнар су, душ бөтенләй юк. Барып карамаган идарә, хат язып карамаган инстанция калмады инде, беркем килми, тикшерми, карамый. Безне ишетмиләр! Мин генә түгел, башкалар да йөреп карады, ләкин файдасыз. Комиссия килеп караса да, без барыбыз да эштә булганда киләләр, ә аннан нинди файда?! Аларның кәгазенә имзаларны кем куядыр, билгесез. Без өйдә булганда килсеннәр, карасыннар иде аны.

Подъезд алдында ел буе су тора. Йорт инде басылып җиргә сеңеп бара, шуңа күрә керү ишегеннән соң аяк төшеп китә. Шунда егылып бер хатын аягын да сындырды инде. Яктылык та, йортның хәлен караучы да юк. Кыш көне әбиләр шул басылып беткән идән аша тышка да чыга алмый интегә.

Тәрәзә рамнарын килеп карасыннар иде, алар инде череп бетте. Пенсионер әбиләрнең ул рамнарны алыштырырлык акчасы юк. Күпләр үзләренә пластик тәрәзәләр куйдырды дип беләм. Ичмасам, шул картларның тәрәзәләрен булса да алыштырсыннар иде. Подъездларда тәрәзә алыштыру турында газетадан укып кына белдем, шул йортта яшәп тә ничек күрми калганмындыр.

Түбәдән су үтү сәбәпле йортның почмак ягы җебеп, юешләнеп утыра. Көндез ул күренә дә. Дивары инде бераз ярылган да. Беркөнне телевизордан Ершова урамындагы ишелеп төшкән йортны күрсәттеләр. Комиссия килеп киткәннең икенче көнендә үк ишелгән ул. Безнең йортны комиссия күрми дә калырга мөмкин, чөнки ул да тиздән ишеләчәк.

Безнең йорт кем өчендер, русча әйткәндә, «золотое дно» инде ул. Йортыбызга килеп тикшерү үткәрсеннәр, бар кешеләр өйдә булганда аларның фикерен дә белешеп, безнең йортка кагылышлы мәсьәләләрне безнең белән бергә хәл итсеннәр иде. Гомуми җыелыш ясасалар тагын да яхшы.

Дилбәр ШАКИРОВА.

***

Туганнан бирле, ягъни 40 елдан артык монда яшим. Аңа кадәр әти-әнием яшәгән. Ремонт күргән юк. Түбәне эшләдек, дигәннәр. Юк, эшләмәделәр аны! Инде ничә ел рәттән шул түбәне ремонтлауларын сорыйм. Бишенче катта яшим һәм инде ничәнче ел рәттән безнең түшәмнән су үтә. Әле күптән түгел генә ремонт ясадык һәм инде анда да су үтте. Торак-коммуналь хуҗалыгына әйткән идем, су үтмәсен өчен ниндидер калай кисәге куярга вәгъдә иттеләр. Куйганнардырмы, юктырмы белмим, әле кар ява. Яз көне күрәчәкбез инде. Узган елны да, быел да һәр яңгыр вакытында рәхәтләнеп акты. Кухняда да ремонт ясаган идек, түшәме җебеде инде. Су үтә бит. Туалетта да су агып аскы катка төшмәсенгә чиләк тезеп куябыз. Түшәмнән тамып утыра. Йортыбызга килеп карап йөргән комиссияне дә күргән юк. Полиция килеп кайсы фатирда квартирант, кайсында кем яшәгәнен карап йөрде, менә анысын күрдек.

Резеда БУЛАТОВА.

Комментарии