Горбачев, бәлки пәйгамбәрдер?

Горбачев, бәлки пәйгамбәрдер?

Мәкаләмне шундый сорау белән башладым да, бихисап кешеләрнең миңа ләгънәт яудырачагын чамалап шүрләп куйдым. Чыннан да, төрле мәгълүмат чыганакларыннан, үзара аралашу вакытында да Михаил Сергеевич өстенә коелган «нәҗеснең» күплегенә шаккатарлык. Илгә килгән бәла-казаларны да, үзләренең шәхси уңышсызлыкларының сәбәбен дә, өепме өяләр аның өстенә.

Бу кадәрле негатив шартларда аның 92гә кадәр яши алуы, сәламәтлеге белән генә бәйле түгелдер, үзенең дөреслегенә, намусы чиста булуына инануы нәтиҗәседер диясе килә. Гади халыкны аңларга да була. Үзгәртеп коруларның, СССР таркалуның тискәре йогынтысы – матди кыенлыкларны аңа татырга туры килде бит. Ә югары дәрәҗәдәге, бюджет тагарагына якын торучы сәясәтчеләрнең, кайбер журналистларның авызларыннан, «утлы» сүзләр бөркүе «калҗадан» колак кагу куркынычы булуы белән бәйледер, мөгаен. Бәлки, аларга бүгенге уңайсызлыкларны Горбачев белән бәйләп, халыкның игътибарын читкә юнәлтү бурычы куелгандыр. Бу инсаннарга киләчәктә оялырга туры килмәгәе. Бәлки, кайберләренең эчке инанулары белән кылган гамәлләре арасындагы каршылык рухи изалануга да китерәдер. Кеше күңеле дәрья бит, белмәссең.

 Ә Путинның, Михаил Сергеевич белән хушлашырга килүе хуплануга лаек. Бик күп илләрнең дәүләт башлыклары мәрхүмнең кылган гамәлләрен уңай яктан бәяләде. Әлбәттә, үз илләренең мәнфәгатьләрен күздә тотып дип фаразларга була.

Шушы урында тукталып калырга да булыр иде, әгәр, дәү сәясәттә кайнаучы әһел булсам. Әмма, мин гади пенсионер, шул чорда кайнап яшәгән, нидер тоемлаган, нидер эшләргә тырышкан, район партия комитетында инструктор, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире буларак. Өстәвенә, совхозда партия комитеты секретаре вазыйфасын үз җилкәсендә йөрткән коммунист мин. Үзгәртеп кору чорында Демократик платформага басып өлкә партия конференциясенә делегатлар сайлауда кандидат булып катнашкан кеше. Аннары, КПССның үзгәрмәячәгенә инанып, районда беренчеләрдән булып партия сафларыннан чыккан адәм. Мине яхшы белгәннәргә мәгълүм, үзгәртеп корулардан бернинди матди файда алмыйча үз профессиям буенча мал табибы булып фидакарьләрчә эшләдем. Шул чорда куркаклыктан арынып, иректән, хәбәрдарлыктан, тарихи мәгълүматтан файдаланып иҗат дәрте белән яшим, җәмәгать эшләрендә актив катнашам. Ул вакыттагы райкомнардагы вәзгыятне Фоат Садриев үзенең «Бәхетсезләр бәхете» дигән трилогиясендә шактый гадел яктыртырга тырышкан.

Мин шәхсән Русияне, инде утрак тормышка күчеп тә, илгизәр холкыннан бизә алмыйча, күңеле белән империя даласында адашып, үз юлын эзләп газапланучы мосафирга охшатам. Аны, табигатькә тагын да якынайтып, кышкы йокыдан иртә уянган аю – шатунга охшатучылар да бардыр бәлки.

Гасыр дәвамында, кискен борылышлар ясап кыйбласын таба алмыйча халкын изалаган Русия кебек тагын нинди зур ил бар икән? Бөтендөнья язмышына аның кебек берүк вакытта уңай да, тискәре дә йогынты ясап, шуннан үзе зыян күрүчесе мөгаен юктыр. Бәлки, Бөекбритания империясе таралу нәтиҗәсендә кечерәеп калган Англия белән, яки революция нәтиҗәсендә Бөеклеген җуйган Франция белән чагыштырыргадыр. Ә Америка Кушма штатлары белән чагыштырып карау бөтенләй файдасыз. Беренчедән, егерменче гасыр башына берүк санда чамалы халкы булган бу ике илдә, Русиядә хәзер 145 млн, АКШта 320 млн халык яши, ә икътисады Русиянекенә караганда сигез тапкыр тирәсе артыграк. Кайберәүләр, кораллану дәрәҗәсе буенча тигез дисә, алар да хаклы.

Тарихны артка чигереп булмый, элеккегә кайтып фаразлау ахмаклык дисәләр дә, ӘГӘР сүзен кулланып, Горбачевны аклау юлына басарга телим. Түбәндәге «әгәрләр» булмаса Русия чәчәк атар иде, минемчә. Михаил дәдәй дә кирәк булмас иде.

Әгәр, Русия Беренче Бөтендөнья сугышында катнашмаган булса...

Әгәр, !917нче елның февраль революциясеннән соң, бүгенге үсеш юлын сайлаган булса...

Әгәр Бөек Октябрь революциясе булмаса, гражданнар сугышы да булмас иде...

Әгәр, НЭП чоры дәвам итеп, бүгенге юнәлеш сайланган булса...

Әгәр, большевиклар Бөтендөнья революциясе ясау турында хыялланмаган булса...

Әгәр, СССР төзелмәгән булса...

Әгәр, колхозлар төзелмәгән булса...

Әгәр, репрессияләр киң масштабта үткәрелмичә, ГУЛАГ төзелмәсә...

Әгәр Сталин Гитлер белән әшнәлек итеп, аңа Ауропаны яулап алырга ярдәм итмәсә...

Әгәр, Финляндиягә сугыш башламаган булса...

Әгәр, Германия белән Польшаны бүлешеп, Балтик илләрен, Бессарабияне басып алмаса...

Әгәр, Бөек Ватан сугышында азат ителгән илләрне үзенә буйсындырып социализм лагеры, аннары Варшава хәрби блогы төземәгән булса...

Әгәр, соцлагерь илләрендә һәм халыкара интернационал оешмасында массакүләм репрессияләр үткәрмәгән булса...

Әгәр, диктатура шартларында төрле изелүләр, ачлыклар, репрессияләр аша үз халкында хакимнәргә карата нәфрәт тәрбияләмәгән булса...

Әгәр, илдәге бик күп аз санлы халыкларны үз йортларыннан сөреп, анда нигездә рус халкын урнаштырып, депортация оештырып яртысын һәлак итмәсә...

Әгәр, Корея сугышында катнашып, Көнбатыш илләр белән каршылыкка кермәсә, салкын сугыш башланмаса...

Әгәр, салкын сугыш чорында кораллануга күп көч сарыф ителмәгән булса...

Әгәр Әфганстанга сугыш башламаган булса...

Әгәр, Косыгинның икътисади реформалары туктатылмаган булса...

Әгәр Кытайдагыча реформалар үткәрелсә...

Әгәр дәүләт башында карт-корылар кланы барлыкка килеп, алар чиратлап вафат була башламаса...

Шушы гаять күп «ӘГӘР»ләр фонында СССРны нормаль илгә әверелдерү кирәклеген аңлаган сәяси һәм икътисади төркем барлыкка килү бер дә гаҗәп түгел. Әгәр алар, бу юнәлештә лидер Горбачев булырга тиеш дип аңа ышаныч күрсәткәннәр икән, монда Михаил Сергеевичның ни гаебе бар?

Тарих шуны күрсәтә, бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Үз заманында хәтта чәчәк аткан империяләр дә таралган (Мисыр, Рим, Византия, Алтын Урда, Бөекбритания, Франция, Бельгия, Германия, Япония һ. б. Соңгысы СССР). Әгәр дә чыннан да империя санала икән АКШ та таралыр, аннары Кытай...

Кайбер уңай якларын истә тотып үткәнне сагыну бер дә гаҗәп түгел. Путин да, СССР таралуга эче пошмаганның йөрәге юк, аны яңадан торгызырга теләүченең башы юк дип әйтте. Алтын сүзләр. Хәзерге чорда Горбачевка ябырылулар вакытлы күренеш, үтәр дә китәр дип уйлыйм. Шуңа сөенергә кирәк, СССР гражданнар сугышы аша үтеп таркалмады, зур кан түгелмәде, кайбер вак бәрелешләрне санамаганда.

Әгәр, бүгенге көндә Русия бөтен яктан да алга киткән илгә әверелеп, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерә алган, барлык илләр белән дә дустанә яшәп, атом сугышы куркынычы бетерелгән булса, иманым камил Горбачевка үзе исән вакытта ук һәйкәл куярлар иде. Ә йөз елдан соң, ул пәйгамбәрләр сафына басар, бәлки. Үз чорында аларга да бик кыен булган, дин юлына басканнар бу хакта яхшы белә.

Урының җәннәттә булсын Михаил Сергеевич.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Байлар Сабасы

Комментарии